1 Chronicles 1
Адәмнең нәсел шәҗәрәсе
1– 2– 3Атабыз Адәмнең нәсел шәҗәрәсе ▼▼ …нәсел шәҗәрәсе… – Нәсел шәҗәрәсендә, гадәттә, ир балалар гына телгә алына.
: Адәм, Шет, Энош, Кынан, Маһалалел, Еред, Ханох, Мәтушелах, Ләмех, Нух. Нухның нәсел шәҗәрәсе
4Нухның угыллары: Шем, Хам, Яфет. 5Яфетның угыллары: Гомәр, Магог, Мадай, Яван, Түбәл, Мешех һәм Тирас. 6Гомәрнең угыллары: Ашкеназ, Рифат ▼▼ Рифат – кайбер борынгы язмаларда шулай язылган; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: Дифат. («Яратылыш», 10:3 белән чагыштырыгыз.)
һәм Түгәрмә. 7Яванның нәсел варислары: Элиша, Таршиш һәм киттиләр белән доданиләр ▼▼ Доданиләр – борынгы грек телендәге тәрҗемәдә: роданиләр.
. 8Хамның угыллары: Күш, Мисраим, Пут һәм Кәнган. 9Күшнең угыллары: Себа, Хавилә, Сабта, Рагма һәм Сабтеха. Рагманың угыллары: Шеба һәм Дедан. 10Күшнең шулай ук Нәмруд исемле бер углы да булды; җир йөзендә ул батырлыгы белән дан алды. 11Мисраим – луди, ганәми, ләһаби, нәфтухи, 12патруси, кәслухи (пелештиләр шулардан чыккан) һәм кәфтуриләрнең нәселбашы булды. 13– 14– 15– 16Кәнганның беренче углы Сидун булды, аннары – Хит. Шулай ук ул явүси, амори, гиргәши, хивви, аркый, сини, әрвади, семари һәм хаматиләрнең нәсел атасы булды. 17Шемның угыллары: Элам, Ашшур, Әрпәхшәд, Луд, Арам. Арамның угыллары ▼▼ Арамның угыллары… – Борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә әлеге гыйбарә юк. («Яратылыш», 10:23 белән чагыштырыгыз.)
: Утс, Хул, Гетер һәм Мешех. 18Әрпәхшәдтән – Шелах, ә Шелахтан Гыйбер туды. 19Гыйберның ике углы булды. Берсенең исеме Пелег, чөнки Пелег яшәгән заманда җир йөзе бүленеп беткән иде ▼▼ Пелег – яһүдчә «бүленү» мәгънәсендә.
. Пелегның кардәше Йоктан исемле иде. 20Йоктаннан Алмодад, Шелеф, Хатсармавет, Ярах, 21Һадорам, Узал, Дыйкла, 22Эвал ▼▼ Эвал – «Яратылыш», 10:28 дә «Обал» дип бирелгән.
, Абимаил, Шеба, 23Офир, Хавилә һәм Йовав туды; болар һәммәсе Йоктан угылларыдыр. 24Шемның нәсел шәҗәрәсе: Шем, Әрпәхшәд, Шелах, 25Гыйбер, Пелег, Регу, 26Серуг, Нахор, Терах һәм 27Ибрам, ягъни Ибраһим. Ибраһим гаиләсе
28Ибраһимның угыллары: Исхак һәм Исмәгыйль. 29Аларның нәсел шәҗәрәсе мондый: Исмәгыйльнең беренче углы – Нәбают, аның артыннан Кыдар, Адбеил, Мибсам, 30Мишма, Думаһ, Мәссә, Хадад, Тейма, 31Итур, Нафиш һәм Кыдыма дөньяга килде; болар һәммәсе Исмәгыйль угылларыдыр. 32Ибраһимның Кытура атлы кәнизәге булып, аңардан Зимран, Йокшан, Медан, Мидьян, Ишбак һәм Шуах туды. Йокшанның Шеба һәм Дедан, 33ә Мидьянның Эйфа, Эфер, Ханох, Абида һәм Элдага атлы угыллары булды. Болар барысы да Кытураның угыл-оныкларыдыр. 34Ибраһим тудырган Исхакның Эсау һәм Исраил атлы угыллары бар иде.Эсауның нәсел шәҗәрәсе
35Эсаудан Элифаз, Регуил, Игуш, Ягълам һәм Корах туды. 36Элифазның угыллары: Теман, Омар, Сефо, Гәтәм, Кыназ һәм (Тимнадан) Амалык ▼▼ …(Тимнадан) Амалык. – Яһүд телендәге төп нөсхәдә: Тимна һәм Амалык. Тимна – Элифазның җариясе иде. («Яратылыш», 36:12 белән чагыштырыгыз.)
. 37Регуилнең угыллары: Нахат, Зерах, Шамма һәм Мизза. Эдом җирендә яшәгән Сәгыйрьнең угыллары
38Сәгыйрьнең угыллары: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ, Дишон, Эсер һәм Дишан. 39Лотанның угыллары: Хори һәм Һомам ▼▼ Һомам – «Яратылыш», 36:22 дә «Һемам» дип бирелгән.
. Тимна – Лотанның кыз кардәше иде. 40Шобалның угыллары: Алян ▼▼ Алян – «Яратылыш», 36:23 тә «Алван» дип бирелгән.
, Манахат, Эвал, Шефи ▼▼ Шефи – «Яратылыш», 36:23 тә «Шефу» дип бирелгән.
һәм Онам. Сибгонның угыллары: Аяһ һәм Анаһ. 41Анаһның углы: Дишон. Дишонның угыллары: Хамран ▼▼ Хамран – «Яратылыш», 36:26 да «Хемдан» дип бирелгән.
, Эшбан, Итран һәм Керан. 42Эсерның угыллары: Билһан, Загаван һәм Ягакан ▼▼ Ягакан – «Яратылыш», 36:27 дә «Акан» дип бирелгән.
. Дишанның ▼▼ Дишан – кайбер борынгы язмаларда шулай язылган; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: Дишон.
угыллары: Утс һәм Аран. Эдом җире патшалары һәм эдомиләрнең ыругбашлары
43Исраил патшалары хакимлегенә кадәр Эдом җирләрендә хөкем сөргән патшалар. Бигур углы Бела Эдомда патша булып торды. Аның баш шәһәре Динһаба дип атала иде. 44Бела үлгәч, Босра шәһәреннән Зерах углы Йовав патша булды. 45Йовав үлгәч, Теман иленнән Хушам патша булды. 46Хушам үлгәч, Бедад углы Һадад патша булды (Мәаб кырларында мидьяниләрне ул тар-мар итте). Шәһәренең исеме Авит иде. 47Һадад үлгәч, Масрыкадан Самла патша булды. 48Самла үлгәч, елга буендагы Рехоботтан Шаул патша булды. 49Шаул үлгәч, Ахбор углы Багал-Ханан патша булды. 50Багал-Ханан үлгәч, Һадад патша булды. Шәһәренең исеме Пагу иде. Һададның хатыны – Матредның кызы, Ме-Заһабның кыз оныгы – Меһетабел исемле иде. 51Һадад дөнья куйгач, Эдомда бер-бер артлы Тимна, Алва, Ятет, 52Оһолибама, Элаһ, Пинон, 53Кыназ, Теман, Мибсар, 54Мәгдиел һәм Ирам атлы ыругбашлар идарә итте. Эдом ыругбашлары шушылардыр.
Copyright information for
TatIBT15