‏ 1 Chronicles 10

Шаулның үлеме

1Пелештиләр белән исраилиләр арасында сугыш барган чакта, берзаман Исраил ирләре пелештиләрдән кача башлады, һәм, Гильбога таулыгында тар-мар ителеп, күбесе шунда ятып калды. 2Пелештиләр, Шаул белән аның угылларын куып җитеп, Шаулның угыллары Йонатан, Абинадаб һәм Малки-Шуаны үтерделәр. 3Шуннан соң Шаулның үзенә каршы аяусыз көрәш башланды; укчылар, җәяләрдән атып, аны җәрәхәтләделәр. 4Шунда Шаул үзенең корал йөртүчесенә:

– Шул сөннәтсезләр килеп, мине мәсхәрә иткәнче, кылычыңны чыгар да кадап үтер мине, – диде.

Әмма аның корал йөртүчесе, куркып, бу эштән баш тартты. Шуннан Шаул кылычын чыгарды да бөтен гәүдәсе белән кылычы өстенә ауды.
5Шаулның җан биргәнен күргәч, корал йөртүчесе шулай ук үз кылычы өстенә ауды һәм һәлак булды. 6Шул рәвешле, Шаул үзе, аның өч углы һәм аның белән бергә бөтен гаиләсе кырылып бетте. 7Изрегыл үзәнендә яшәүче барча исраилиләр, Исраил гаскәренең кача башлавын һәм Шаул белән аның угылларының җан биргәнен күреп, яшәгән шәһәрләрен ташлап киттеләр. Пелештиләр исә шул шәһәрләргә килеп яши башладылар.

8Икенче көнне пелештиләр яу кырында ятып калган Исраил сугышчыларын таларга дип килделәр һәм Гильбога тавында әҗәлләрен тапкан Шаул белән аның өч углын күрделәр. 9Алар Шаулны таладылар, аннары, башын кисеп һәм коралларын салдырып алып, бу турыда халыкка һәм үзләренең пот-сыннары каршында игълан итәр өчен, Пелешет җиренең бөтен тарафына илчеләрен җибәрделәр. 10Шаулның коралларын үзләренең потлары куелган гыйбадәтханәгә урнаштырып, башын Дагон йортында элеп куйдылар.

11Гилыгад Явешендә яшәүчеләр пелештиләрнең Шаул белән ни-нәрсә кылганын ишеттеләр, 12һәм шәһәрнең курку белмәс чая ир-егетләре, юлга кузгалып, Шаул белән угылларының мәетләрен Явешкә алып кайттылар. Аннары аларның сөякләрен Явештәге имән төбенә күмеп, җиде көн буена ураза тоттылар.

13Раббыга тугры булмаган Шаулның гомере әнә шулай киселде. Ул, Раббы сүзенә колак салмыйча, үлеләрнең рухларын чакыручыга мөрәҗәгать итте, Раббының Үзеннән исә киңәш сорамады. 14Шуның өчен Раббы аның җанын кыйды һәм патшалыкны Ишай углы Давытка тапшырды.

Copyright information for TatIBT15