1 Chronicles 12
Сыйкләгтә Давыт ягына чыккан сугышчылар
1Кыйш углы Шаулдан яшеренеп Сыйкләгтә яткан чакта, Давытка сугышларда ярдәм итәр өчен, түбәндәге батыр кешеләр килде. 2Җәяләр белән коралланган, уң вә сул кулы белән дә дошманнарына таш һәм ук ата белүче бу сугышчылар Беньямин ыругыннан Шаулның туганнары иде. 3Гибгалы Шемага угыллары: Ахигызыр (башлыклары) һәм Йоаш; Азмавет угыллары Язиел һәм Пелет; Берәкә; Анатоттан Еһү. 4Утыз башлыктан берсе һәм аларның җитәкчесе булган гибгонлы Ишмая; Иремия; Яхәзиел; Йоханан; гедералы Йозабад; 5Элгузай; Яримут; Бегалья; Шемария; харуфлы Шефатия; 6Корах нәселеннән Элкана, Ишшия, Азарел, Йогызыр һәм Яшабгам; 7гедорлы Ерухам угыллары Йогыла һәм Зәбәдия. 8Давытның чүлдәге ныгытмасына гәдләрдән дә калкан һәм сөңге белән коралланган, сугышка әзер, батыр ир-егетләр килде. Аларның йөзләре арысланныкы кебектер, үзләре тау кәҗәседәй җитездер. 9Башлыклары Эзер булып, икенчесе – Убадия, өченчесе – Элиаб, 10дүртенчесе – Мишманна, бишенчесе – Иремия, 11алтынчысы – Аттай, җиденчесе – Элиел, 12сигезенчесе – Йоханан, тугызынчысы – Элзабад, 13унынчысы – Иремия, унберенчесе – Махбаннай. 14Әлеге гәдләр гаскәр башлыклары. Аларның иң кечесе – йөзбашы, ә иң зурысы меңбашы иде. 15Үрдүн үзенең ярларыннан ташып чыккан беренче айда алар, елганы кичеп, үзәндә яшәүче халыкны көнчыгыш һәм көнбатыш тарафына куып тараттылар. 16Беньямин һәм Яһүдә ыругыннан башка кешеләр дә Давытның ныгытмасына килделәр. 17Аларны каршы алып, Давыт: – Әгәр минем янга изге ният белән, ярдәм итәр өчен килсәгез, мин сезнең белән туганлашырмын, әмма инде бер хаксызга мине дошманнарым кулына тапшырырга килгәнсез икән, ата-бабаларыбызның Алласы Үзе күреп сезгә хөкемен чыгарсын, – диде. 18Гаскәрбашы Амасайны шунда Аллаһы Рухы камап алып, Амасай: «И Давыт, без синекедер!И Ишай углы, без синең белән!
Иминлек сиңа, иминлек!
Синең яраннарың да имин булсын!
Чөнки синең Аллаң синең яклыдыр!» – диде.
Давыт, аларны кабул кылып, гаскәр башлыклары итеп билгеләде. 19Давыт, пелештиләргә кушылып, Шаулга каршы сугышка кузгалгач, Менашше ыругыннан кайберәүләр аңа иярде. Әмма Давыт һәм аның кешеләре чынлыкта пелештиләргә булышмады, чөнки Пелешет яубашлары бер-берсе белән киңәшләштеләр дә, Давыт үзенең әфәндесе Шаул ягына чыгар һәм шулай итеп башыбызны бәлагә салыр, дип аны кире кайтарып җибәрделәр. 20Давыт Сыйкләгкә кайтып киткәндә, аның белән бергә менашшелардан Аднах, Йозабад, Едигаил, Микәил, Йозабад, Элиһу, Силлетәй дә китте; болар менашшеларның меңбашлары иде. 21Дошман баскынчыларына каршы бәрелешләрдә Давытка алар да ярдәм иттеләр, чөнки һәммәсе батыр йөрәкле яубашлары иде. 22Шул рәвешле, Давытка ярдәмгә көннең-көнендә халык килә торды, һәм берзаман аның гаскәре Аллаһы явы сыман ишәеп китте.
Хебрунга Давыт янына килүче сугышчылар
23Раббы сүзе буенча, Шаул урынына тәхеткә Давытны утыртыр өчен, Давыт янына Хебрунга килгән кораллы гаскәриләрнең саны шушыдыр: 24калкан вә сөңге белән коралланган, сугышка әзер Яһүдә угылларыннан – алты мең сигез йөз кеше; 25батыр йөрәкле Шимун угылларыннан – җиде мең бер йөз гаскәри; 26левиләрдән – дүрт мең алты йөз кеше, 27шул исәптән Һарун кабиләсенең башлыгы Еһояда һәм аның өч мең җиде йөз сугышчысы, 28батыр йөрәкле егет Садыйк һәм аның гаиләсеннән егерме ике яубашы; 29Шаулның кардәшләре булган Беньямин ыругыннан – өч мең кеше (моңарчы аларның байтагы Шаул яклы иде); 30Эфраим ыругыннан – үз кабилә-нәселендә дан тоткан егерме мең дә сигез йөз батыр ир-егет; 31Көнбатыш менашшелардан – Давытны патша итеп куяр өчен исемнәре атап билгеләнгән унсигез мең кеше; 32Исәсхәр ыругыннан – ике йөз җитәкче һәм аларның кул астындагы кардәшләре (әлеге җитәкчеләр заман үзенчәлекләрен һәм Исраилнең нәрсә эшләргә тиешлеген белүче кешеләр иде); 33Зәбулун ыругыннан – һәр төр сугыш коралы белән коралланган, бөтенесе бер булып Давытка ярдәмгә кузгалган, сугышка әзер илле мең гаскәри; 34Нәптали ыругыннан – мең гаскәрбашы һәм калкан, сөңге белән коралланган утыз җиде мең кеше; 35Дан ыругыннан – сугышка әзер егерме сигез мең алты йөз кеше; 36Ашер ыругыннан – сугышка әзер кырык мең гаскәри; 37Үрдүн аръягында яшәүче Рубин, Гәд ыругыннан, Көнчыгыш менашшелардан – төрле сугыш коралы белән коралланган йөз егерме мең кеше. 38Шулай итеп, әлеге сугышчылар, Давытны бөтен Исраил өстеннән патша итеп куярга чын йөрәктән өметләнеп, саф-саф тезелеп Хебрунга килделәр. Калган барча исраилиләр дә патшалыкны Давытка тапшыру теләгендә иде. 39Килгән сугышчылар Давыт янында өч көнгә торып калды; аларның ашар-эчәренә туганнары һәммә нәрсәне хәстәрләп куйган иде. 40Исәсхәр, Зәбулун һәм Нәптали җирендә яшәүче ерак күршеләре дә, ишәк, дөя, качыр, үгезләргә төяп, байтак кына он, инҗир, йөзем, шәраб, май, эре һәм вак терлек алып килде – Исраилнең шатлыгы чиксез иде.
Copyright information for
TatIBT15