‏ 1 Chronicles 13

Абинадаб йортыннан Аллаһы сандыгын алып кайту

1Давыт, үзенең меңбашлары, йөзбашлары һәм барлык гаскәр башлыклары белән киңәшләшкәннән соң, 2бөтен Исраил җәмәгатенә:

– Әгәр сезнең ризалыгыгыз булса һәм Раббы Аллабыз моңа ихтыяр кылса, Исраилдәге барлык кардәшләребезгә, шулай ук калаларда һәм алар тирәсендәге авылларда яшәүче руханиларга вә левиләргә хәбәр итик: һәммәсе бирегә җыелсыннар.
3Аллабызның сандыгын үзебезгә алып кайтыйк, чөнки Шаул патшалык иткән көннәрдә без аны кирәксенмәдек, – диде.

4Җыелган бар халык Давыт белән килеште, чөнки бу эш барсына да гадел тоелды. 5Шул рәвешле Давыт, Аллаһы сандыгын Кыръят-Ягаримнән алып кайтыр өчен, Мисырдагы Шихор елгасыннан башлап Лебо-Хаматка кадәр яшәгән бөтен исраилиләрне үз янына чакырып алып, 6алар бергәләп, керубимнәр арасында утырган Раббы Алла исемен йөрткән сандыкны Яһүдә Багаласыннан (Кыръят-Ягаримнән) алып кайтырга дип, чыгып та киттеләр.

7Аллаһы сандыгын алар Абинадабның йортыннан чыгарып яңа арба өстенә урнаштырдылар, арбаны Абинадабның Узза һәм Ахъя исемле угыллары тартып барды. 8Ә Давыт һәм шундагы барча исраилиләр, бөтен күңелен биреп бии-җырлый, гөслә вә лира чиертеп, шөлдерле барабан кагып, тәлинкәләр чеңләтеп, быргы кычкыртып, Аллаһы алдында күңел ачты. 9Кидон атлы адәмнең ындыры турысыннан узганда, үгезләр сөрлегеп китте дә Узза, кулын сузып, сандыкны тотып калмакчы булды. 10Шулчак Раббының Уззага ачуы чыкты, һәм Ул сандыкка кулын сузган Уззаның гомерен өзде – Узза шунда ук Аллаһы каршында җан бирде.

11Бу хәл Давытны зур хәсрәткә салды, һәм шушы төбәккә ул Перес-Узза
Перес-Узза – яһүдчә «Уззага ачуы чыккан» мәгънәсендә.
дип исем кушты; ошбу урынны әле дә шулай атап йөртәләр.
12 13Ул көнне Давыт Аллаһыдан курка калды һәм:

– Аллаһы сандыгын ничек итеп үземә алып кайтыйм?! – дип, сандыкны үзенең Давыт шәһәренә кертмичә гәтле Обид-Эдом йортына илтеп урнаштырды.

14Аллаһы сандыгы өч ай буена гәтле Обид-Эдом йортында кала бирде, һәм Раббы Обид-Эдомның йортына вә аның бар мөлкәтенә Үзенең мөбарәк фатихасын күндерде.

Copyright information for TatIBT15