1 Chronicles 14
Давытның Иерусалимгә килүе
1Сур патшасы Хирам үзенең илчеләрен, шулай ук сарайны төзү өчен эрбет агачы, ташчыларын һәм балта осталарын Давыт янына җибәрде. 2Давыт шуны аңлады ки, Раббы аны Үзенең халкы – исраилиләр хакына Исраил патшасы итеп билгеләгән һәм патшалыгының дәрәҗәсен югары күтәргән булырга тиеш. 3Давыт Иерусалимдә дә үзенә хатыннар алды. Аның тагын да угыл-кызлары туды. 4Иерусалимдә дөньяга килгән балаларының исемнәре мондыйдыр: Шаммуа һәм Шобаб, Натан һәм Сөләйман, 5Ибхар һәм Элишуа, Элпелет ▼▼ Элпелет – 3:6-9 да «Элифелет» дип бирелә.
һәм 6Нога, Непег һәм Япиа, 7Элишама, Быгыльяда ▼▼ Быгыльяда – 3:6-9 да «Эльяда» дип бирелә.
һәм Элифелет. Пелештиләрнең җиңелүе
8Давытка май сөртеп Исраил патшасы итеп куюларын белгәч, пелештиләр Давытны эзләргә тотындылар. Бу хакта ишетеп, Давыт аларга каршы юнәлде. 9Пелештиләр, килеп, Рефаим үзәнендә талап-басып йөри башлаган иделәр инде. 10Шулчак Давыт: – Пелештиләргә каршы чыгаргамы миңа? Аларны минем кулга тапшырырсыңмы? – дип, Аллаһыга мөрәҗәгать итте. – Бар, каршы чык, Мин аларны синең кулга тапшырачакмын, – диде Давытка Раббы. 11Давыт Багал-Перасим тарафына кузгалды һәм пелештиләрне шунда тар-мар китерде. – Су ташкыны буаны җимергән кебек, Аллаһы да минем кулым белән дошманнарымны таратып-туздырып ташлады, – диде Давыт. Шуңа күрә әлеге урынга соңыннан Багал-Перасим ▼▼ Багал-Перасим – яһүдчә «Аллаһы җимерде» мәгънәсендә.
дип исем куштылар. 12Пелештиләр үзләренең пот-сыннарын шунда ташлап калдырдылар, һәм Давыт үзенең кешеләренә аларны яндырырга әмер бирде. 13Күпмедер вакыттан соң пелештиләр кабат үзәндә талап-басып йөри башладылар. 14Давыт тагын сорау белән Аллаһыга мөрәҗәгать итте, һәм Ул аңа: – Дошманның каршысына барма, әйләнеп, бәлзәм агачлыгы ягыннан артларыннан бәр. 15Бәлзәм агачларының очлары адәмнәр атлавына охшатып шаулый башлагач, һөҗүмгә күч; димәк, Пелешет гаскәрләрен тар-мар итәргә синең алдан Аллаһы Үзе бара дигән сүз бу, – диде. 16Аллаһы ничек кушса, Давыт шулай эшләде, һәм исраилиләр, Гибгоннан Газерга җиткәнче, Пелешет гаскәрен юл буе кырып бардылар. 17Давытның даны бөтен илләргә таралды, һәм Раббының кодрәте белән барча халыклар аңардан курка торган булды.
Copyright information for
TatIBT15