‏ 1 Chronicles 17

Давыт нәселенең тәхеттә мәңге утырачагы турында Раббы вәгъдәсе

1Давыт патша шулай үз сараенда яши бирде. Көннәрнең берендә Натан пәйгамбәргә Давыт:

– Менә, мин эрбет агачыннан салынган сарайда яшим, ә Раббының Килешү сандыгы чатырда тора, – диде.

2– Күңелеңдә булганны эшлә алайса, чөнки Аллаһы синең яндадыр, – диде аңа Натан.

3Әмма шул төнне Натанга Раббы сүзе иреште:

4– Бар, колым Давытка, Раббы менә болай дип әйтә, диген: «Минем өчен йорт салырга тиешле кеше син түгелсең. 5Исраил халкын Мисырдан алып чыккан көннән башлап бүгенгә кадәр йорт эчендә яшәгәнем юк Минем. Бер җирдән икенче җиргә күчкәндә, урыным һаман чатырда булды. 6Исраил халкы белән бергә кайда гына йөрсәм дә, Үз халкымны кайгырту өчен билгеләгән Исраил хөкемчеләренең берәрсеннән: „Ник Миңа эрбет агачыннан йорт салып бирмисез?“– дип сорадыммы?!» 7Димәк ки, колым Давытка Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сине, сарык көтеп йөргән җиреңнән алып, Үземнең Исраил халкына хаким итеп куйдым. 8Син кай тарафка юнәлсәң дә, Мин синең белән булдым, каршыңда торган бөтен дошманнарыңны кырып бардым. Синең исемеңне Мин җир йөзендә яшәүче бөек затлар рәтенә куярмын! 9 10Үземнең Исраил халкына Мин Үзем сайлаган урынны бирермен, аны шунда урнаштырырмын, һәм ул тыныч яшәр – аны инде беркем дә борчымас; әүвәлге сыман, Үземнең Исраил халкы өстеннән хөкемчеләр билгели башлаган чордагы кебек, явыз ниятле адәмнәр Минем халкымны инде кысрыклый алмас. Мин синең бөтен дошманнарыңны буйсындырырмын. Мин сиңа шуны белдерәм: Раббы синең гаилә-йортыңны корыр. 11Соңгы сәгатең сугып, ата-бабаларың янында тынычлык тапканнан соң, синең орлыгыңнан туган баланы патша итеп куярмын һәм аның патшалыгын ныгытырмын. 12Ул Миңа багышлап йорт салдырыр, һәм Мин аның патшалыгын мәңгегә урнаштырырмын. 13Мин – аның атасы, ә ул Минем углым булыр. Элекке патшадан йөз чөергән кебек, углыңны Мин беркайчан да Үземнең мәрхәмәтемнән ташламам. 14Мин аны Үземнең йортым
…йортым… – Биредә «халык» мәгънәсендә.
вә патшалыгым өстеннән мәңгегә куярмын, аның тәхете мәңгелек булыр!»

Давытның рәхмәт догасы

15Шулай итеп, Натан әлеге вәхине
Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр.
сүзгә-сүз Давытка сөйләп бирде.
16Шуннан Давыт, Раббы каршына килеп, дога кылды:

– И-и Раббы Аллам, Син шулай күтәрерлек кем әле мин ул кадәр?! – диде. – Минем гаиләм ни өчен Сиңа шулай мөһим?
17Моның өстенә, и Аллам, Син әле колың гаиләсенең киләчәге хакында да алдан хәбәр биреп куйдың; мине олуг бер адәм күреп мөгамәлә кыласың, и Раббы Аллам. 18Мине шулай олылаган өчен, нәрсә әйтә алам мин Сиңа?! Син бит Үзеңнең колыңны беләсең! 19И-и Раббым, бу бөек эшләрне Син колың хакына, йөрәгең кушканга эшләп, Үзеңнең мәһабәтлегеңне күрсәттең. 20И Раббым! Үз колагыбыз белән ишеткәнчә, Синең белән тиңләшердәй зат юктыр, Синнән башка алла юктыр! 21Җир йөзендә исраилиләр кебек тагын нинди халык бар?! Коллыктан йолып алып, Син фәкать аларны гына Үзеңнеке иттең. Исемеңне дан-шөһрәткә күмәр өчен, Син бөек вә дәһшәтле эшләр кылдың – Үз халкыңны Мисыр иленнән коткардың, аның күз алдыннан чит кавемнәрне куып җибәрдең. 22Үз халкың Исраилне Син мәңгегә Үзеңнеке иттең, һәм Син, Раббы, аның Алласына әйләндең. 23Ә хәзер, Раббым, Үзеңнең колың һәм аның гаилә-йорты турындагы сүзләреңне мәңгегә ныгытып куй һәм әйткәннәреңне тормышка ашыр. 24Синең исемеңне гомер бакый олылап искә алсыннар, «Исраил Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы – Исраил Алласыдыр!» – дип әйтсеннәр. Колың Давытның гаилә-йорты Синең каршыңда нык торсын! 25Син, Аллам, Үзеңнең колыңа, гаилә-йортыңны корырмын, дип әйтеп куйган идең. Шуңа күрә мин Сиңа шушы догаларымны юлларга җөрьәт иттем. 26И-и Раббым, Син – Аллаһыдыр! Үзеңнең колыңа Син әнә шундый игелекләр вәгъдә иттең! 27Колыңның гаилә-йорты күз алдыңда мәңге торсын өчен, Син аны фатихаларга ихтыяр кылдың. И-и Раббым, Синнән фатиха алучы мәңге фатихалыдыр!

Copyright information for TatIBT15