‏ 1 Chronicles 20

1Яз җитеп, патшаларның яу чабар вакыты җиткәч, Йоав үзенең гаскәре белән Аммон җирләрен таларга тотынды, Рабаһ янына килеп, аны камап алды. Бу вакыт Давыт үзе Иерусалимдә иде. Йоав, Рабаһны басып алып, аны җимерде. 2Шунда Давыт, аммониләр илаһы булган Милком сынының башыннан бер талант алтыннан коелган һәм асылташ белән бизәлгән таҗын салдырып, әлеге асылташны үзенең таҗына беркетте. Әлеге шәһәрдә Давыт бик күп мал-мөлкәт кулга төшерде. 3Шәһәрдә яшәгән халыкны исә, куып алып китеп, пычкы, тимер кәйлә һәм балта белән эшләргә мәҗбүр итте. Аммониләр яшәгән бөтен шәһәрләрдә Давыт шулай эшләде. Аннары Давыт үзенең барлык гаскәре белән Иерусалимгә әйләнеп кайтты.

Пелештиләргә каршы алып барган сугышлар

4Күпмедер вакыттан Газерда пелештиләр белән сугыш чыкты да, хушалы Сиббекәй рефаимнәр
Рефаимнәр – гадәттән тыш зур гәүдәле алыплар нәселе; аларның нәселбашы – Рафа.
токымыннан булган Сиппайның
Сиппай – «II Патшалар», 21:18 дә «Сәп» дип бирелгән.
җанын кыйды; һәм пелештиләр буйсынырга мәҗбүр булды.
5Шуннан соң пелештиләр белән тагын бер көрәш булды; биредә Ягыр углы Элханан гәтле Галиатның ир кардәше Лахмине үтерде. Лахминең сөңге сабы туку күшәсе сыман иде.

6Аннары Гәттә янә бер сугыш булды; анда аяк-кулларында алтышар бармак үскән, җәмгысы егерме дүрт бармаклы, рефаимнәр нәселенә караган гаҗәп озын буйлы берәү бар иде. 7Әнә шул кеше исраилиләрне яманларга тотынгач, Давытның кардәше Шимга углы Йонатан аны үтерде.

8Әлеге кешеләр Гәт шәһәрендә яшәүче рефаимнәр нәселеннән иде, аларның үлеме Давыт һәм аның хезмәтчеләре кулыннан булды.

Copyright information for TatIBT15