1 Chronicles 24
Руханилар
1Һарун нәселе тармакларга түбәндәгечә бүленде. Һарун угыллары: Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар. 2Надаб белән Абиһу аталарыннан элегрәк дөнья куялар, аларның угыллары тумый кала; шул сәбәпле рухани вазифасын Элгазар белән Итамар башкара. 3Элгазар нәселеннән Садыйк, Итамар нәселеннән Әхимәлик белән берлектә Давыт, хезмәт вазифаларына карап, Һарун нәселен төркемнәргә бүлеп чыкты. 4Итамар нәселе белән чагыштырганда Элгазар нәселендә гаилә башлыклары күбрәк булганга, Элгазар нәселе – уналты, ә Итамар нәселе сигез төркемгә бүленде. 5Изге йортта да, Раббы алдында да эш башында беренчеләрдән булып Элгазар һәм Итамар нәселе торганга күрә, алар жирәбә буенча бүленде. 6Патша, түрәләр, рухани Садыйк, Абъятар углы Әхимәлик алдында, шулай ук руханиларның һәм левиләрнең гаилә башлыклары алдында Леви нәселеннән булган Нетанел углы Шәмәгыйя, кәтип буларак, Элгазар белән Итамарның нәселбашларын теркәп барды. Нәселбашлары әүвәл Элгазар токымыннан, аннары Итамар токымыннан чиратлап сайланды. 7Беренче булып жирәбә Яһоярибкә төште, икенчесе – Едагыйягә, 8өченчесе – Хәримгә, дүртенчесе – Сәгуримгә, 9бишенчесе – Малкиягә, алтынчысы – Миямингә, 10җиденчесе – Һаккоска, сигезенчесе – Абиягә, 11тугызынчысы – Ешуага, унынчысы – Шәканьягә, 12унберенчесе – Эльяшибка, уникенчесе – Якымга, 13унөченчесе – Хуппага, ундүртенчесе – Яшебьябкә, 14унбишенчесе – Билгәйгә, уналтынчысы – Иммерга, 15унҗиденчесе – Хезиргә, унсигезенчесе – Һафисеска, 16унтугызынчысы – Петахиягә, егерменчесе – Яхәзкылга, 17егерме беренчесе – Яхингә, егерме икенчесе – Гәмулга, 18егерме өченчесе – Делаягә, егерме дүртенчесе Магазиягә төште. 19Бабалары Һарунга Исраилнең Раббы Алласы калдырган Канун буенча, Раббы йортына хезмәт итәргә килгәндә, алар жирәбәгә чыккан шушы тәртипне сакларга тиеш иделәр.Башка левиләрнең исемлеге
20Левинең башка нәсел варислары түбәндәгеләрдер: Амрам угылларыннан – Шубаһел; Шубаһел угылларыннан – Яхдея; 21Рехабья угылларыннан беренче бала Ишшия; 22Исһар угылларыннан – Шеломот; Шеломот угылларыннан – Яхат; 23Хебрун угылларыннан: беренчесе – Ярия, икенчесе – Амария, өченчесе – Яхәзиел, дүртенчесе – Якамгам. 24Уззиел угылларыннан – Михә; Михә угылларыннан – Шамир. 25Михәнең кардәше – Ишшия; Ишшия угылларыннан – Зәкәрия. 26Мерари угыллары: Махли һәм Муши; Ягазия углы Бено. 27Мерари углы Ягазиядән – Бено һәм Шоһам, Зәкүр һәм Ибри. 28Махлидән – Элгазар (аның угыллары булмый). 29Кыйштан – Кыйш углы Ярахмел. 30Муши угыллары: Махли, Эдер һәм Яримут. Болар барысы да – гаиләләре буенча саналган левиләр. 31Алар да, кардәшләре Һарун угыллары кебек, Давыт патша, Садыйк, Әхимәлик каршында, шулай ук руханилар һәм левиләрнең гаилә башлыклары алдында жирәбә тарттылар. Өлкән угылларның гаиләләре кече угылларныкы белән бертигез күрелде.
Copyright information for
TatIBT15