‏ 1 Chronicles 25

Җырчылар

1Давыт һәм аның гаскәрбашлары Асаф, Һеман һәм Едутунның угылларын махсус хезмәт өчен башкалардан аерып алды: алар гөслә, арфа вә тәлинкәләрдә уйнап пәйгамбәрлек кылырга тиеш иде. Әлеге хезмәтне башкаручылар түбәндәгеләр. 2Асаф угылларыннан: Зәкүр, Йосыф, Нетания һәм Асарела. Асаф, үзенең угыллары өстеннән җитәкчелек итеп, патша боерыгы буенча пәйгамбәрлек кылырга тиеш иде. 3Едутун угылларыннан: Гедалия, Сәри, Ишагыйя, Шимгый
Шимгый – яһүд телендәге төп нөсхәдә шушы урында әлеге исем юк.
, Хәшәбия һәм Мәттития, җәмгысы алтау. Аталары Едутун аларның җитәкчесе булды, һәм ул, гөслә көенә пәйгамбәрлек кылып
Пәйгамбәрлек кылу – 25:1-3 тә кабатланган әлеге гыйбарә яһүд телендә «җыр җырлау» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
, Раббыга рәхмәтләрен вә мактауларын яудырырга тиеш иде.
4Һеман угылларыннан: Вуккыйя, Маттания, Уззиел, Шебуһел, Яримут, Ханания, Ханани, Элиата, Гиддалти, Ромамти-Эзер, Йошбыкаша, Маллоти, Һотир һәм Махазиут. 5Болар барысы да патша хезмәтендәге гаиптән хәбәр бирүче Һеманның угылларыдыр. Алар аңа Аллаһының, Мин синең даныңны күтәрермен, дигән вәгъдәсе буенча бирелгән иделәр. Аллаһы Һеманга ундүрт угыл һәм өч кыз бала бүләк итте.

6Болар һәммәсе, тәлинкәләрдә, арфа вә гөсләдә уйнап, аталары җитәкчелегендә Раббы йортында җырлаучылар иде. Аллаһы йортындагы хезмәтләре аларның шуннан гыйбарәт булды. Асаф, Едутун һәм Һеман – патша кул астындагы хезмәтчеләрдер. 7Раббы каршында җыр башкару сәнгатенә өйрәтелгән һәм әлеге эшнең остасы булган кешеләрнең саны – кардәшләре белән бергә – җәмгысы ике йөз дә сиксән сигез иде. 8Боларның һәммәсе – кечесе-олысы, укытучысы-шәкерте – жирәбә салып, вазифаларын бүлеште.

9Беренче жирәбә Асаф углы Йосыфка чыкты. Икенчесе – Гедалия нәселенә; кардәшләре һәм угыллары белән алар унике кеше иде. 10Өченчесе – Зәкүр нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 11Дүртенчесе – Исри нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 12Бишенчесе – Нетания нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 13Алтынчысы – Вуккыйя нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 14Җиденчесе – Ясарела нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 15Сигезенчесе – Ишагыйя нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 16Тугызынчысы – Маттания нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 17Унынчысы – Шимгый нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 18Унберенчесе – Азарел нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 19Уникенчесе – Хәшәбия нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 20Унөченчесе – Шубаһел нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 21Ундүртенчесе – Мәттития нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 22Унбишенчесе – Еремот нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 23Уналтынчысы – Ханания нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 24Унҗиденчесе – Йошбыкаша нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 25Унсигезенчесе – Ханани нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 26Унтугызынчысы – Маллоти нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 27Егерменчесе – Элията нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 28Егерме беренчесе – Һотир нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 29Егерме икенчесе – Гиддалти нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 30Егерме өченчесе – Махазиут нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде. 31Егерме дүртенчесе – Ромамти-Эзер нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.

Copyright information for TatIBT15