‏ 1 Chronicles 26

Капка сакчылары

1Капка янында сакта торучылар түбәндәге төркемнәргә бүленде. Корах нәселеннән: Асаф углы Коредан туган Мешелемия. 2Мешелемия угыллары: беренчесе – Зәкәрия, икенчесе – Едигаил, өченчесе – Зәбәдия, дүртенчесе – Ятниел, 3бишенчесе – Элам, алтынчысы – Еһоханан, җиденчесе – Эльеһогынай.

4Обид-Эдом угыллары: беренчесе – Шәмәгыйя, икенчесе – Яһозабад, өченчесе – Йоах, дүртенчесе – Сәкәр, бишенчесе – Нетанел, 5алтынчысы – Аммиел, җиденчесе – Исәсхәр, сигезенчесе – Пегуллетай. Болар – Обид-Эдомның Аллаһы фатихасы белән туган угылларыдыр. 6Обид-Эдом углы Шәмәгыйянең дә угыллары туды. Гаять булдыклы, сәләтле бу кешеләр барысы да гаилә башлыклары булды. 7Шәмәгыйянең угыллары шулар: Отни, Репаил, Обид, Элзабад. Шәмәгыйянең ир туганнары Элиһу белән Семәхья дә булдыклы ир-атлар иде. 8Болар һәммәсе Обид-Эдом нәселеннән; алар үзләре дә, аларның угыллары да, шулай ук ир туганнары да булдыклы, эшлекле адәмнәрдер; Обид-Эдом нәселеннән барлыгы алтмыш ике кеше бар иде.

9Мешелемиянең булдыклы, сәләтле унсигез углы һәм ир туганы бар иде.

10Мерари нәселеннән булган Хосаның угыллары: иң өлкәне – Шимри; беренче бала булмаса да, атасы аны өлкән угыл дип игълан иткән иде; 11икенчесе – Хилкыйя, өченчесе – Тебалья, дүртенчесе – Зәкәрия. Хосаның барлыгы унөч углы һәм ир туганы бар иде.

12Гаилә башлыклары буенча төркемнәргә бүленгән әлеге капка сакчылары, башка кардәшләре кебек үк, Раббы йортында һәркем үз вазифасын башкарды. 13Һәр гаилә, жирәбә салып, кем кайсы капкада сакта торасын билгеләде. Кечеләр дә олылар белән беррәттән жирәбәдә катнашты. 14Көнчыгыш капка Шелемиягә төште; аның углы Зәкәриягә (ул гакыллы-зирәк киңәшче иде) дә жирәбә салдылар – аңа төньяк капка чыкты. 15Жирәбәгә төшкәнчә, Обид-Эдом көньяк капканы сакларга, ә аның угыллары келәтләр каравылларга тиеш иде. 16Шуппим белән Хоса көнбатыш капканы, шулай ук югары юлдагы Шәллекет капкасын да сакларга тиеш булды. Сакчылар анда кара-каршы торды. 17Көнчыгыш якта көн дә алтышар, төньякта һәм көньякта – левиләрдән дүртешәр сакчы һәм келәтләр янында икешәр сакчы каравыл торды. 18Көнбатыш тарафтагы ишегалдына килсәк, юл буенда дүртешәр, ә ишегалдында икешәр сакчы торды. 19Корах һәм Мерари нәселеннән булган капка сакчылары әнә шул рәвешле бүленде.

Хәзинә саклагычын каравыллаучылар һәм башка хезмәтчеләр

20Левиләрнең башка ир туганнары Аллаһы йортындагы хәзинә саклагычларына һәм изге әйберләр саклагычына күз-колак булырга тиеш иде. 21Гершон нәселеннән булган Ладанның углы – Яхиели; ул Гершон нәселендәге Ладанның гаилә башлыкларыннан берсе иде. 22Әлеге Яхиели угыллары Зетам һәм аның ир туганы Йоил Раббы йортындагы хәзинә саклагычлары өчен җаваплы булды.

23Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел нәселеннән башка ир-егетләргә килгәндә: 24Муса углы Гершомнан туган Шебуһел Раббы йортындагы хәзинә саклагычларында каравыл башлыгы булды. 25Әлеге Шебуһелнең ир кардәше Элигызырның Рехабья атлы углы булып, аның – Ишагыйя, Ишагыйянең – Йорам, Йорамның – Зихри, Зихринең – Шеломот атлы углы бар иде. 26Давыт патша, гаилә башлыклары, меңбашлары вә йөзбашлары һәм гаскәрбашлары тарафыннан Аллаһыга багышланган изге әйберләр саклагычы өчен Шеломот һәм аның ир кардәшләре җаваплы булды. 27Сугыш кырында яулап алынган һәм таланган мал-мөлкәтне алар Раббы йортын төзекләндерүгә багышлый торганнар иде. 28Шул рәвешле, гаиптән хәбәр бирүче Шемуил, Кыйш углы Шаул, Нер углы Абнер, Сәрүя углы Йоавлар Аллаһыга багышлаган һәммә изге әйбернең саклылыгы Шеломот һәм аның ир кардәшләре өстендә булды.

29Исһар нәселеннән Кенанья һәм аның угылларының хезмәте Аллаһы йорты белән бәйләнмәгән иде; алар Исраилдә түрә вә хөкемче вазифасын башкарды.

30Хебрун нәселеннән Хәшәбия һәм аның ир кардәшләре – мең җиде йөз булдыклы ир-егет – Исраилдә, Үрдүн елгасының көнбатыш төбәгендә Раббыга хезмәт күрсәтү һәм патшаның эшләре өчен җаваплы булды. 31Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Хебрун нәселеннән Ярия Хебрун гаилә-йортының башлыгы иде. Давыт идарәсенең кырыгынчы елында алып барылган тикшерүләрдән соң, Гилыгад Ягызерында хебруннар арасында бик тә сәләтле, булдыклы кешеләр барлыгы ачыкланды. 32Яриянең ир кардәшләре арасында ике мең җиде йөз булдыклы гаилә башлыгы бар иде. Давыт патша аларны рубиннәр, гәдләр һәм Көнчыгыш менашшелар ыругында Аллаһы хезмәтенә һәм патшаның барлык эшләренә күзәтчелек итәр өчен билгеләде.

Copyright information for TatIBT15