‏ 1 Chronicles 29

Аллаһы йортын төзү өчен китерелгән бүләкләр

1Аннары Давыт патша, җыелган бар халыкка мөрәҗәгать итеп, болай диде:

– Аллаһы сайлап алган углым Сөләйман хәзергә яшь вә тәҗрибәсез; кылынасы эш исә гаҗәеп бөек, чөнки бу йорт инсаннар өчен түгел, ә бәлки Раббы Алла өчендер.
2Аллам йорты өчен мин, бар көчемне салып, алтын, көмеш, бакыр, тимер, агач, ахак вә фирәзә ташлар, төсле ташлар, асылташлар һәм мәрмәрне шактый күләмдә әзерләп калдырдым. 3Аңардан тыш, Аллам йортына булган тугрылыгымны күрсәтеп, мин Изге йорт өчен хәзерләнгән әйберләрдән башка да әле үземнең шәхси хәзинәмдәге алтын-көмешне Аллам йорты өчен өстәп бирәм: 4бу исә – өч мең талант саф Офир алтыны вә җиде мең талант саф көмештер. Әлеге алтын-көмеш йортның диварларын каплау, 5шулай ук осталарга алтын вә көмеш әйберләр ясау өчен китәчәк. Үзен Раббыга багышлап, сезнең кайсыгыз бүген иганә кертергә әзер?

6Шуннан соң гаилә башлыклары, Исраилнең ыруг җитәкчеләре, меңбашлары, йөзбашлары вә патшаның эшләре өчен җаваплы кешеләр үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. 7Раббы йортын төзү өчен, алар иганәгә биш мең талант һәм ун мең дарик
Дарик – 10 гр.
алтын, ун мең талант көмеш, унсигез мең талант бакыр һәм йөз мең талант тимер бирделәр.
8Затлы ташлары булганнар аларны Раббы йортының хәзинә саклагычына, Гершон нәселеннән булган Ехиел кулына тапшырды. 9Җитәкчеләрнең бу эшкә үз ихтыяры белән катнашуын күреп, халык бик сөенде, чөнки алар Раббы хакына иганәләрен ихлас йөрәктән тапшырдылар. Шулай ук Давыт патшаның да шатлыгы зур иде.

Давытның Аллаһыга мактау яудыруы

10Аннары Давыт, җыелган бар халык алдында Раббыга шөкраннар яудырып, болай диде:

«И-и Раббы, атабыз Исраилнең Алласы,
мәңгегә мөбарәк бул!
11И-и Раббы, бөеклек тә, көч тә, дан-шөһрәт тә,
җиңү дә, мәһабәтлек тә Синдәдер!
Күктә вә җирдә булган бар нәрсә Синекедер!
Син – Патшадыр,
Син бар нәрсәдән өстендер!
12Байлык та, дан-хөрмәт тә Синнән килә,
Син барысына Хуҗадыр;
көч вә кодрәт Синең кулда,
бөек вә куәтле итү дә Синең ихтыярда.
13Ә хәзер, Аллабыз, без Сиңа рәхмәт укыйбыз,
Синең шанлы исемеңә мактау яудырабыз!

14Сиңа иганә китерердәй кем инде мин ул хәтле, халкым да кем?! Һәммә нәрсә Синнән килә; Синең кулдан кабул кылып алганны кабат Сиңа кайтардык кына. 15Ата-бабаларыбыз кебек, Синең алда без бары мосафир вә килмешәкләрдер, җирдәге көннәребез дә күләгә сыман кыскадыр, һәм һичбер өметебез дә юктыр. 16И-и Раббы Аллабыз! Сиңа, Синең изге исемеңә багышлап салыначак йорт өчен әзерләгән шушы күп санлы мал-мөлкәт Синең кулдан алынгандыр, һәм ул тулысынча Синекедер. 17Беләм, Аллам, Син йөрәкләрне сыныйсың һәм ихласлык сөясең; мин боларның һәммәсен ихлас йөрәктән Сиңа багышладым, һәм үз күзләрем белән күреп торам: бирегә җыелган халкың да Сиңа үзенең бүләкләрен шатланып-сөенеп багышлый. 18И-и Раббы, аталарыбыз Ибраһим, Исхак һәм Исраилнең Алласы! Халкың күңелендәге шушы ниятне мәңгегә сакла, аларның йөрәкләрен Үзеңә таба юнәлт. 19Углым Сөләйманга исә Синең боерык, күрсәтмә вә кагыйдәләреңне бөтен йөрәге белән сакларга һәм мин хәстәрен күргән йортны бина итәргә насыйп әйләсәң иде».

20Аннары Давыт җыелган бар халыкка болай диде:

– Раббы Аллагызга шөкраннар яудырыгыз!

Шуннан бөтен җыен ата-бабаларының Раббы Алласына мактаулар яудырды, Аңа сәҗдә кылды һәм патшага баш иде.

Сөләйманның тәхеткә утыруы. Давытның вафаты

21Иртәгесен халык Раббыга корбаннар китерде. Мең баш үгез, мең баш сарык тәкәсе, мең баш тәкә бәрән чалып, алар Раббыга тулаем яндыру корбаны, шәраб бүләге, шулай ук бөтен Исраил өчен күп төрле башка корбаннар китерделәр. 22Ул көнне алар, шатланып-сөенеп, Раббы каршында ашадылар, эчтеләр. Аннары, Давыт углы Сөләйманны патша дип, икенче тапкыр игълан иттеләр. Раббы алдында Сөләйман белән Садыйкның башына зәйтүн мае коеп, Сөләйманны – хөкемдар, Садыйкны исә рухани дип белдерделәр. 23Атасы Давыт урынына Сөләйман Раббы тәхетенә патша булып утырды; аның эшләре һаман уң булды, һәм бар Исраил аңа буйсыну күрсәтте. 24Бөтен түрәләр, батыр сугышчылар, шулай ук Давыт патшаның бөтен угыллары Сөләйманны патша дип таныдылар. 25Раббы шулай бөтен исраилиләр алдында Сөләйманның абруен нык күтәрде һәм аның патшалыгына моңарчы бер генә Исраил патшасы да ирешмәгән дан-шөһрәт бүләк итте.

26 27Шулай итеп, Ишай углы Давыт бөтен Исраил җире белән кырык ел дәвамында патшалык итте: шуның җиде елын ул – Хебрунда, утыз өч елын Иерусалимдә уздырды. 28Давыт байлык-муллык вә дан-шөһрәт эчендә озын гомер кичереп, шактый олыгаеп дөнья куйды. Аның урынына патша булып углы Сөләйман килде. 29Давыт патшалык иткән чордагы вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, гаиптән хәбәр бирүче Шемуил, Натан пәйгамбәр һәм гаиптән хәбәр бирүче Гәднең язмаларында теркәлгән. 30Әлеге язмаларда Давытның патшалык итү чорында кылган гамәлләре, ул күрсәткән батырлыклар, кичергән вакыйгалар, Исраилдә һәм бөтен җир йөзендәге патшалыкларда булган хәлләр бәян ителә.

Copyright information for TatIBT15