1 Chronicles 3
Давыт угыллары
1Давытның Хебрунда туган угыллары: беренчесе – изрегыллы Ахиногамнан туган Амнун; икенчесе – кәрмилле Абигәйль тапкан Даниил; 2өченчесе – Гәшүр патшасы Талмай кызы Мәгакәһ тудырган Абшалум; дүртенчесе – Хаггиттән туган Адония; 3бишенчесе – Абитал тудырган Шефатия; алтынчысы – хатыны Эгла тапкан Итрыгам. 4Әлеге угылларының алтысы да Хебрунда дөньяга килде; Давыт анда җиде ел да алты ай дәвамында патшалык итте; Иерусалимдә исә ул утыз өч ел буена патша булып торды. 5Иерусалимдә Аммиел кызы Батшебадан ▼▼ Батшеба – борынгы грек һәм латин телендәге тәрҗемәләрдә шулай язылган; яһүд телендәге төп нөсхәдә: Батшуа.
аның дүрт углы туды: Шимга ▼▼ Шимга – «II Патшалар», 5:14 тә «Шаммуа» дип бирелгән.
, Шобаб, Натан һәм Сөләйман. 6– 7– 8– 9Болардан кала Давытның тагын тугыз углы дөньяга килде: Ибхар, Элишама ▼▼ Элишама – «II Патшалар», 5:15 тә «Элишуа» дип бирелгән.
, Элифелет, Нога, Непег, Япиа, Элишама, Эльяда һәм Элипелет. Аларның Тамар исемле сеңелләре дә бар иде. Әлеге угыллардан тыш Давытның әле кәнизәкләреннән туган угыллары да булды. Сөләйманның нәсел шәҗәрәсе
10Сөләйманның нәсел шәҗәрәсе: Сөләйман, Рехабгам, Абия, Аса, Еһошафат, 11Яһорам, Ахазея, Йоаш, 12Амасия, Азария, Иотам, 13Әхәз, Хизәкыйя, Менашше, 14Амон, Йошия. 15Йошиянең угыллары: беренчесе – Йоханан, икенчесе – Яһоякыйм, өченчесе – Сәдыкыйя, дүртенчесе – Шаллум. 16Яһоякыймның угыллары Якөнья ▼▼ Якөнья – «IV Патшалар», 24:6 да «Яһояхин» дип бирелгән.
һәм Сәдыкыйя. Сөргендә булган Якөньянең нәсел шәҗәрәсе
17Читкә сөрелгән Якөньянең угыллары: Шеһалтиел, 18Малкирам, Пәдая, Шенасар, Якамия, Һошама һәм Нәдабья. 19Пәдая угыллары: Зеруббабел һәм Шимгый. Зеруббабелның угыллары: Мешуллам һәм Ханания; аларның шулай ук Шеломит исемле сеңелләре дә булды. 20Болардан тыш Зеруббабелның тагын биш углы дөньяга килде: Хашуба, Оһел, Бәрәхия, Хасадия һәм Юшаб-Хесед. 21Хананиянең нәсел варислары: Пелатия, Ишагыйя, Репая һәм аның угыллары; Арнан һәм аның угыллары; Убадия һәм аның угыллары; Шәканья һәм аның угыллары. 22Шәканьянең бер углы Шәмәгыйя атлы иде. Шәмәгыйянең угыллары: Хаттуш, Игәл, Бариах, Ныгарья һәм Шафат, барысы – алтау. 23Ныгарьянең өч углы болардыр: Элиогынай, Хизкыйя һәм Азрикам. 24Элиогынайның җиде углы булды: Һодавия, Эльяшиб, Пелая, Аккуб, Йоханан, Делая һәм Анани.
Copyright information for
TatIBT15