‏ 1 Chronicles 4

Яһүдәнең башка балалары

1Яһүдәнең Перес, Хесрон, Кәрми, Хүр һәм Шобал атлы угыллары бар иде. 2Шобал углы Реһаядан Яхат туды; Яхатның Ахумай һәм Лаһад атлы угыллары булды – Сорга шәһәрендә яшәүчеләр чыгышлары белән шулардандыр.

3Этамның угыллары Изрегыл, Ишма һәм Идбаш атлы булып, аларның тагын Һаслелпони атлы сеңелләре дә бар иде.

4Пенуил – Гедорның, Эзер исә Хушаның атасыдыр. Болар – Эфратаның беренче углы Хүр балалары. Әлеге Хүр – Бәйт-Лехемнең атасыдыр.

5Тыкуа атасы Ахшурның Хела һәм Нагара атлы ике хатыны бар иде. 6Нагара аңа угыллары – Ахузам, Хепер, Темени һәм Һа-Ахаштарине табып бирде; болар Нагараның балаларыдыр.

7Хеладан туган угыллар исә менә шулар: Серет, Сохар, Этнан 8һәм Көс. Көснең Ануб һәм Һа-Собеба атлы угыллары булды. Көс шулай ук Һарум углы Ахархел кабиләләренең нәсел атасы иде.

9Ягбес үзенең ир туганнары арасында иң абруйлысы иде. Анасы аны бик авырдан, авыртынып тапканга күрә, углына Ягбес
Ягбес – яһүд телендәге «авырту» сүзе белән аваздаш.
дип исем кушкан була.
10Ошбу Ягбес Исраил Алласына:

– Мөбарәк фатихаларыңны күндереп, минем җирләремне киң итсәң иде дә, юлдашым булып, бәла-казага юлыктырмыйча явызлыктан сакласаң иде! – дип мөрәҗәгать итә, һәм Аллаһы аңа сораганын бирә.

11Шуханың ир туганы Кәлүбтән Мехир дөньяга килде; Мехир – Эштонның, 12Эштон – Бәйт-Рапа, Пасеах һәм Техиннаның, Техинна исә Ир-Нахашның атасы иде. Болар барысы да – Рекә шәһәрендә яшәүчеләр.

13Кыназның Отниел һәм Сераяһ атлы угыллары бар иде. Отниелнең угыллары исә болардыр: Хатат һәм Мегонотай
…һәм Мегонотай. – Латин һәм борынгы грек телендәге тәрҗемәләрдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә әлеге гыйбарә юк.
.
14Мегонотайдан – Офра, Сераяһтан Йоав туды. Йоав – Ге-Харашимнең
Ге-Харашим – яһүдчә «һөнәрчеләр үзәне» мәгънәсендә.
атасыдыр; әлеге җирдә яшәгән кешеләр оста һөнәрчеләр иде.

15Ифунни углы Кәлебнең Иру, Элаһ һәм Нагам атлы угыллары бар иде. Ә Элаһтан Кыназ туды.

16Яһаллелелның угыллары: Зиф, Зифа, Тирия һәм Асарһел.

17 18Эзраның Етер, Меред, Эфер һәм Ялон атлы угыллары булды. Меред хатынлыкка алган фиргавен кызы Битьядән бер кыз – Мәрьям, һәм ике угыл – Шаммай белән Ишбах дөньяга килде. Ишбах – Эштемоганың атасыдыр. Мереднең яһүди хатыны исә Гедорның атасы Ередны, Сөкөһнең атасы Хеберны һәм Зануахның атасы Якутиелне тапты.

19Нахамның кыз туганыннан – Һодиянең хатыныннан – гәрми Кыгыйләнең атасы һәм мәгакәһи Эштемоганың атасы туды.

20Шимуннан Амнун, Ринна, Бен-Ханан һәм Тилун дөньяга килде.

Ишидән Зохет һәм Бен-Зохет туды.

21Яһүдә углы Шеланың нәсел варислары: Леханың атасы Эр, Марешаның һәм Бәйт-Ашбеадагы җитен эшкәртүче эшчеләр кабиләсенең атасы Лада, 22Йокыйм, Көзебә шәһәрендә яшәүчеләр, Мәабта идарә иткән Йоаш белән Сараф, шулай ук Яшуби-Лехем. (Бу мәгълүмат – борынгы язмалардан.) 23Әлеге кешеләр чүлмәкчеләр иде; алар, Нетагыйм һәм Гедера каласында яшәп, патшага хезмәт күрсәттеләр.

Шимунның нәсел шәҗәрәсе

24Шимуннан Немуил, Ямин, Яриб, Зерах һәм Шаул атлы угыллар туды. 25Шаулдан соң нәсел җебенең дәвамы: Шаллум, Мибсам, Мишма, 26Хаммуил, Зәкүр, Шимгый.

27Шимгый – уналты ир бала вә алты кыз баланың атасыдыр. Әмма Шимгыйның ир туганнарында угыллар алай күп тумый – аларның нәселе Яһүдә ыругыныкы сыман күп санлы түгел. 28Шимгыйның кыз-угыллары Беер-Шеба, Молада, Хатсар-Шугал, 29Билһа, Эсем, Толад, 30Бетуил, Хорма, Сыйкләг, 31Бәйт-Мәркәбүт, Хатсар-Сусим, Бәйт-Бири һәм Шагараимдә яшәде. Патша тәхетенә Давыт утырганчы, әлеге шәһәрләр аларныкы булып кала бирде. 32Алар шулай ук биш кала – Этам, Аин, Риммун, Төкен һәм Ашанда, 33әлеге калалар тирәсендәге авылларда – Багалга кадәр сузылган җирләрдә дә яшәделәр. Аларның көн күргән һәм нәселләренең исемлеге теркәлеп барган җирләре шушыдыр.

34Мешубаб, Ямлек, Амасия углы Йоша, 35Йоил, Асиел углы Сераяһтан туган Йошибья углы Еһү, 36Элиогынай, Ягакуба, Яшухая, Асая, Адиел, Ясимиел, Бенаяһ, 37шулай ук Шәмәгыйя углы Шимридән туган Едайя углы Аллонның оныгы, ягъни Шифгыйның Зиза атлы углы – 38югарыда саналган әлеге ирләрнең һәммәсе үз кабиләләренең җитәкчесе булып, аларның төп гаилә-йортлары шактый тармакланып китте 39һәм алар, терлекләрен йөртер өчен яңа көтүлек җирләре эзләп, үзәнлекнең көнчыгышындагы Гедор читләренә кадәр барып җиттеләр 40һәм яхшы, мул көтүлекле, иркен, тыныч вә хәвефсез җирләр таптылар; аларга кадәр анда Хам токымы яшәгән була. 41Шул рәвешле, алда исемнәре саналган әлеге кешеләр, Яһүдә патшасы Хизәкыйя патшалык иткән чорда шушы җирләргә килеп чыгып, анда яшәгән Хам токымы белән Мыгуним халкын кырып бетерделәр һәм аларның җирләрен тартып алдылар (алар бүгенге көндә дә шунда яши бирәләр), чөнки анда терлек-туар йөртердәй көтүлек җирләре мул була. 42Шимун угылларыннан биш йөз кеше исә Сәгыйрь тауларына таба юнәлде, алгы сафларда Иши угыллары Пелатия, Ныгарья, Репая һәм Уззиел булды; 43алар, шул тарафларга качып киткән амалыкыйларның калдыкларын кырып бетереп, әле дә шул җирләрдә көн күреп яталар.

Copyright information for TatIBT15