1 Chronicles 6
Левинең нәсел шәҗәрәсе
1Левинең угыллары Гершон, Коһат һәм Мерари атлы иде. 2Коһаттан Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел туды. 3Амрам угылларының исеме Һарун һәм Муса, ә кызы – Мәрьям иде. Һаруннан Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар дөньяга килде. 4Элгазардан соң нәсел җебенең дәвамы: Пинхәс, Абишуа, 5Вуккый, Уззи, 6Зерахия, Мәрают, 7Амария, Әхитүб, 8Садыйк, Ахимагас; 9Азария, Йоханан, 10Азария (шушы Азария Иерусалимдә Сөләйман төзеткән Изге йортта рухани вазифасын башкарды), 11Амария, Әхитүб, 12Садыйк, Шаллум, 13Хилкыйя, Азария, 14Сераяһ, Яһосадак. 15Әлеге Яһосадак яһүдиләр һәм Иерусалим халкы белән бергә Раббы ихтыяры буенча Нәбухаднессар тарафыннан сөргенгә җибәрелде. 16Димәк, Левинең угыллары Гершон, Коһат һәм Мерари атлы иде. 17Гершоннан – Либни һәм Шимгый, 18Коһаттан – Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел, 19ә Мераридән Махли һәм Муши дөньяга килде. Ата-бабалары буенча левиләрнең кабиләләре шундыйдыр. 20Гершоннан соң нәсел җебенең дәвамы: Либни, Яхат, Зимма, 21Йоах, Идду, Зерах, Еһатерай. 22Коһаттан соң нәсел җебенең дәвамы: Амминадаб ▼▼ Амминадаб – «Чыгыш», 6:18 дә «Исһар» дип бирелә.
, Корах, Ассир, 23Элкана, Эбъясаф, Ассир, 24Тахат, Уриел, Уззия, Шаул. 25Элкананың угыллары: Амасай һәм Ахимот. 26Ахимоттан соң нәсел җебенең дәвамы: Элкана, Сопай, Нахат, 27Элиаб, Ерухам, Элкана. 28Шемуилнең беренче углы – Йоил, икенчесе – Абия. 29Мераридән соң нәсел җебенең дәвамы: Махли, Либни, Шимгый, Уззаһ, 30Шимга, Хаггия, Асая. Раббы йортындагы җырчылар
31 Аллаһы сандыгын Раббы йортына урнаштырганнан соң, йорт эчендә җырчы вазифасын башкарыр өчен, Давыт түбәндәге кешеләрне билгеләде. 32Әлеге вазифаны алар кабул ителгән кагыйдә буенча Изге чатыр, ягъни Очрашу чатыры каршында башкардылар, һәм бу хәл Сөләйман Иерусалим каласында Раббы йортын салдырганчыга кадәр дәвам итте. 33Әлеге хезмәтне үз угыллары белән шулар башкарды: Коһат нәселеннән – җырчы Һеман; ул Йоилнең углы булып, Йоил үзе Шемуилнең, 34Шемуил – Элкананың, Элкана – Ерухамның, Ерухам – Элиелнең, Элиел – Тоахның, 35Тоах – Суфның, Суф – Элкананың, Элкана – Махатның, Махат – Амасайның, 36Амасай – Элкананың, Элкана – Йоилнең, Йоил – Азариянең, Азария – Сефаниянең, 37Сефания – Тахатның, Тахат – Ассирнең, Ассир – Эбъясафның, Эбъясаф – Корахның, 38Корах – Исһарның, Исһар – Коһатның, Коһат – Левинең, ә Леви исә Исраилнең углы иде. 39Асафның урыны кардәше Һеманнан уң якта иде. Асаф Бәрәхиянең углы булып, Бәрәхия үзе Шимганың, 40Шимга – Микәилнең, Микәил – Багасеянең, Багасея – Малкиянең, 41Малкия – Этнинең, Этни – Зерахның, Зерах – Адаяның, 42Адая – Этанның, Этан – Зимманың, Зимма – Шимгыйның, 43Шимгый – Яхатның, Яхат – Гершонның, ә Гершон исә Левинең углы иде. 44Мерари нәселеннән булган Этанның урыны Һеманнан сул якта иде. Этан Кыйшиның углы булып, Кыйши үзе – Әбдинең, Әбди – Мәллүкнең, 45Мәллүк – Хәшәбиянең, Хәшәбия – Амасиянең, Амасия – Хилкыйянең, 46Хилкыйя – Амсинең, Амси – Банинең, Бани – Самарның, 47Самар – Махлинең, Махли – Мушинең, Муши – Мераринең, Мерари исә Леви углы иде.Һарун угыллары
48 Гыйбадәтханәдәге – Аллаһы йортындагы – башка төр хезмәт левиләрнең калганнарына йөкләнде. 49Әмма, Аллаһы колы Муса кушканча, Исраил халкының гөнаһларын йолу өчен, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхе, корбан яндыру мәзбәхе янында, шулай ук Иң изге бүлмәдә бар хезмәтне башкару исә Һарунга һәм аның нәсел варисларына йөкләнде. 50Һарунның нәсел шәҗәрәсе: Һарун, Элгазар, Пинхәс, Абишуа, 51Вуккый, Уззи, Зерахия, 52Мәрают, Амария, Әхитүб, 53Садыйк, Ахимагас.Леви нәселенең шәһәрләре
54Алар көн күргән урыннар шушыдыр: Коһат токымыннан булган Һарун угылларына, жирәбә төшкәнчә, 55Яһүдә җирендәге Хебрун каласы һәм аның әйләнә-тирәсендәге көтүлекләр чыкты; 56әмма шәһәр янындагы басулар белән авыллар Ифунни углы Кәлебкә бирелде. 57Шулай итеп, Һарун нәсел-ыругына Хебрун (сыену шәһәре) ▼▼ Сыену шәһәре – «Саннар», 35:6-34 не карагыз.
, Яттир, көтүлек җирләре белән бергә Либна, Эштемога, 58Хилез, Дебир, 59Ашан, Бәйт-Шемеш шәһәрләре бүлеп бирелде. 60Беньямин ыругыннан аларга көтүлек җирләре белән бергә Геба, Алемет, Анатот калалары бүлеп бирелде. Алар кабиләсенә барлыгы унөч шәһәр тапшырылды. 61Коһат токымыннан булган башка буыннар өлешенә, жирәбә буенча, Көнбатыш менашшелар биләгән ун кала бүлеп бирелде. 62Гершон нәселенә караган кабиләләр өлешенә унөч шәһәр чыкты. Әлеге шәһәрләр моңарчы Исәсхәр, Ашер, Нәптали ыругына, шулай ук Башан җирендәге Көнчыгыш менашшеларга карый иде. 63Мерари нәселендәге кабиләләр өлешенә исә жирәбәгә унике шәһәр чыкты. Әлеге калаларны алар Рубин, Гәд һәм Зәбулун ыругыннан алдылар. 64Шул рәвешле, исраилиләр әлеге шәһәрләрне вә көтүлек җирләрен левиләргә бирделәр. 65Жирәбәгә чыкканча, Яһүдә, Шимун, Беньямин ыругы угыллары телгә алынган шушы калаларны аларга бүлеп бирделәр. 66Коһат токымының кайбер кабиләләренә Эфраим ыругына караган шәһәрләр бирелде: 67таулы Эфраим төбәгендә урнашкан сыену шәһәре Шәкем, шулай ук Газер, 68Йокмыгам, Бәйт-Хорун, 69Аялун һәм Гәт-Риммун, барысы да көтүлек җирләре белән бергә. 70Коһат кабиләләренең калганнарына исә Көнбатыш менашшеларга караган Анер вә Билгам шәһәрләре һәм аларның көтүлек җирләре бүленеп бирелде. 71Гершонның нәсел варисларына Көнчыгыш менашшелардан Башандагы Гөлән, Аштарот һәм аларның көтүлекләре бирелде. 72– 73Аларга шулай ук Исәсхәр ыругыннан – Кыдыш, Даберат, Рамот, Анем калалары һәм аларның көтүлек җирләре; 74– 75Ашер ыругыннан – Машал, Абдун, Хукок, Рәхуб һәм андагы көтүлекләр; 76Нәптали ыругыннан Гәлиләядәге Кыдыш, Хаммон, Кыръятаим һәм андагы көтүлек җирләре бирелде. 77Мерариләргә – левиләрнең калганнарына – түбәндәге калалар бирелде: Зәбулун ыругыннан – Риммуну, Тавор һәм андагы көтүлекләр; 78– 79Үрдүн елгасыннан көнчыгышта, Әрихә каршында урнашкан Рубин ыругыннан – чүлдәге Бесер, Яһас, Кыдемот, Мефагат һәм аларның көтүлек җирләре; 80– 81Гәд ыругыннан – Гилыгадтагы Рамот, Маханаим, Хишбун, Ягызер һәм аларның көтүлекләре.
Copyright information for
TatIBT15