1 Chronicles 8
Беньяминнең нәсел шәҗәрәсе
1Беньяминнең беренче углы – Бела, икенчесе – Ашбел, өченчесе – Ахрах, 2дүртенчесе – Ноха, бишенчесе Рапа атлы иде. 3Беланың угыллары: Аддар, Гера, Абиһуд, 4Абишуа, Нагаман, Ахуах, 5Гера, Шефуфан һәм Хурам. 6– 7Гебада яшәүче гаилә башлыклары – Эхуд угыллары Нагаман, Ахия һәм Гера – Манахатка сөрелгәннәр иде. Аларны анда шушы Гера ияртеп алып киткән була. Ул – Узза белән Ахихудның атасыдыр. 8– 9Шахараим үзенең Хушим һәм Багара атлы хатыннарын куып җибәргәннән соң, Ходеш исемле хатыны аңа Мәаб җирендә угыллары Йовав, Сибья, Меша, Мәлкәм, 10Ягус, Сәхья, Мирманы табып бирде. Болар Шахараим угылларыдыр. Алар һәммәсе – гаилә башлыклары. 11Хатыны Хушимнән Шахараимнең Абитуб һәм Элпагал исемле угыллары бар иде. 12– 13Әлеге Элпагалның Гыйбер, Мишгам, Шемед, Берига һәм Шема атлы угыллары булды. Шемед исемлесе Һоно һәм Лод калаларына, шулар тирәсендәге авылларга нигез салган кеше. Берига һәм Шема исә Аялунда гаилә башлыклары булып, Гәт халкын әнә шулар сөреп җибәрде. 14Ахъя, Шашак, Еремот, 15Зәбәдия, Арад, Эдер, 16Микәил, Ишпа һәм Йоха – Бериганың угыллары. 17Зәбәдия, Мешуллам, Хизкый, Хебер, 18Ишмерай, Излия һәм Йовав – Элпагал угыллары. 19Якым, Зихри, Зәбди, 20Элигынай, Силлетәй, Элиел, 21Адая, Берая һәм Шимрат – Шимгый угыллары. 22Ишпан, Гыйбер, Элиел, 23Абдун, Зихри, Ханан, 24Ханания, Элам, Антотия, 25Ифдия һәм Пенуил – Шашак угыллары. 26Шамшерай, Шехәрья, Аталия, 27Ягарешия, Ильяс һәм Зихри – Ерухам угыллары. 28Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, алар, һәрберсе гаилә башлыклары булып, Иерусалимдә яши иделәр. 29Гибгонның атасы Ягыил ▼▼ Ягыил – яһүд телендәге төп нөсхәдә шушы урында бу исем юк. (9:35 белән чагыштырыгыз.)
Гибгонда яшәде. Аның хатыны Мәгакәһ атлы иде. 30Ягыилнең өлкән углы – Абдун, аңардан соң дөньяга килгән угыллары: Сур, Кыйш, Багал, Надаб, 31Гедор, Ахъя, Зәкәр, Миклут. 32Миклутның углы – Шимһа. Алар барысы да үз туганнары белән янәшә Иерусалимдә яшәде. 33Нер – Кыйшның, ә Кыйш Шаулның атасы иде. Шаулдан Йонатан, Малки-Шуа, Абинадаб һәм Эшбагал ▼▼ Эшбагал – «II Патшалар», 2:8 дә «Иш-Бошет» дип бирелгән.
туды. 34Йонатанның углы Мериб-Багалдан ▼▼ Мериб-Багал – «II Патшалар», 4:4 тә «Мепибошет» дип бирелгән.
Михә дөньяга килде. 35Михәнең угыллары: Питун, Мәлик, Тареа һәм Әхәз. 36Әхәздән туган Яһугада угыллары: Алемет, Азмавет һәм Зимри. Зимридән соң нәсел җебенең дәвамы: Моса, 37Бинга, Рапа, Элгаса, Әсел. 38Әселнең алты углы туды: Азрикам, Бокеру, Исмәгыйль, Шегарья, Убадия һәм Ханан; болар барысы да Әселнең угылларыдыр. 39Әселнең ир кардәше Эшык угыллары: беренчесе – Улам, икенчесе – Игуш, өченчесе – Элифелет. 40Уламның угыллары батыр сугышчылар, оста укчылар иде. Аларның угыллары, оныклары күп булды – барлыгы йөз илле кеше. Боларның һәммәсе Беньямин нәселеннәндер.
Copyright information for
TatIBT15