‏ 1 Chronicles 11

Исраил патшасы Давыт

1Исраил халкы Давыт янына Хебрунга җыелып килеп:

– Без синең белән бер җан, бер тәндер, – диде. –
2Әүвәле, Шаул патшалык иткән вакытларда, безне әйдәп сугышларга син алып бардың һәм Исраилне, яу кырыннан алып чыгып, кабат өенә син алып кайттың. Раббы Аллаң сиңа: «Син минем халкым Исраилнең көтүчесе булырсың һәм Исраил өстеннән идарә итәрсең», – диде.

3Исраилнең барча өлкәннәре патша янына Хебрунга килгәч, Давыт Раббы каршында алар белән килешү төзеде; һәм өлкәннәр, Шемуил аша Раббы вәгъдә иткәнчә, Давытны, зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләделәр.

4Бервакыт Давыт бөтен Исраил халкы белән Иерусалимгә каршы яуга кузгалды. Ул вакытта әле бу шәһәр Явүс дип аталып, анда шул җирнең халкы явүсиләр яши иде. 5Явүсиләр Давытка:

– Син бирегә керә алмассың, – диделәр.

Ләкин Давыт Сион кирмәнен яулап алды, һәм әлеге ныгытма Давыт шәһәренә әйләнде.
6Давыт:

– Явүсиләргә каршы беренче булып һөҗүмгә ташланган кеше гаскәр башлыгы итеп билгеләнәчәк, – дигән иде; беренчеләрдән булып һөҗүмгә Сәрүя углы Йоав күтәрелде, һәм, шул рәвешле, гаскәрбашы итеп билгеләнде.

7Шуннан Давыт әлеге ныгытмада яши башлады, шуңа күрә ул Давыт шәһәре дигән исем алды; 8аннары Давыт, Милло кирмәненнән башлап, кала тирәли төзелгән диварга кадәр бөтен шәһәрне төзекләндереп чыкты. Шәһәрнең калган өлешен Йоав яңартып бетерде. 9Давыт зур уңышларга ирешеп, аның көч-гайрәте һаман арта барды, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы һәрчак Давыт янында булды.

Давытның гайрәтле сугышчылары

10Раббының Исраил хакындагы сүзе буенча, Давытны тәхеткә утыртыр өчен, бөтен Исраил халкы белән беррәттән Давытка нык ярдәм иткән гаскәр башлыклары түбәндәгеләр иде. 11Менә Давыт гаскәрендәге батыр сугышчыларның исемнәре: гаскәрбашы Хәкмүни углы Яшабгам. Ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны бер алышуда тар-мар иткән баһадирдыр.

12Аңардан соң Өч каһарманның берсе – Ахуах нәселеннән Доду углы Элгазар. 13Пелештиләр, сугышырга әзерләнеп, Пас-Даммимдә тупланган вакытта, әлеге Элгазар Давыт янында булды: арпа басуында алышкан вакытта Исраил халкы пелештиләрдән кача башлагач, 14Давыт, Элгазар белән басу уртасына чыгып, басуны да саклап кала, пелештиләрне дә тар-мар китерә, һәм ул көнне Раббы Исраилгә бөек җиңү бүләк итә.

15Бервакыт шулай пелештиләр Рефаим үзәненә килеп тупландылар. Ул чакны Утыз башлык арасыннан өчесе Давыт катына, Адуллам мәгарәсе каршындагы кыя янына килде. 16Давыт – ныгытма эчендә, ә пелешти сугышчылары Бәйт-Лехемдә иде. 17Шунда Давыт бик нык сусап:

– Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан берәрсе эчәремә су алып килсә иде, – диде.

18Әлеге өч батыр, пелештиләр станы аша сугышып үтеп, Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан Давытка су алып килеп бирде. Әмма Давыт әлеге судан баш тартты, ул аны Раббыга бүләк итеп җиргә койды.

19– Бу суны эчүдән мине Аллам сакласын! Шушы ирләрнең канын эчәммени мин?! Тормышларын куркыныч астына куеп алып килде алар миңа бу суны, – диде ул һәм суны эчәргә теләмәде.

Менә ни-нәрсәләр эшләде әлеге өч батыр!

20Йоавның кардәше Әвишәй Өч каһарманның башлыгы иде. Бервакыт ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны кырып бетерде һәм әлеге Өч каһарман сыман дан яулады. 21Әвишәй, шул Өч каһарманнан мәртәбәлерәк булып, аларның башлыгына әйләнде, гәрчә аларның берсе булмаса да.

22Кабсеһел каласыннан Еһояда углы Бенаяһ зур батырлыклар кылган гаярь сугышчы иде. Ул мәабиләрнең иң көчле ике сугышчысын үтерде. Икенче бервакытны кышкы карлы көндә, чокырга төшеп, бер арысланны үтерде. 23Аннары ул буе биш терсәк
Терсәк – 45 см.
булган бер мисырлының җанын кыйды: туку күшәседәй
Күшә – туку станында буй җепне чорный торган вал.
сөңгесен тоткан мисырлы каршына Бенаяһ таяк тотып китте һәм, тегенең сөңгесен тартып алып, мисырлының үз коралы белән аның үзен үтерде.
24Еһояда углы Бенаяһ әнә шундый батырлыклар эшләде. Ул да, алдагы Өч каһарман сыман, зур дан-шөһрәт казанган кеше иде. 25Утыз башлык арасында иң мәртәбәлесе булып, ул теге Өч каһарманның берсе түгел иде. Давыт аны үзенең җансакчылар башлыгы итеп куйды.

26Каһарманнар арасында түбәндәгеләр бар иде: Йоавның кардәше Асаһел; Бәйт-Лехемнән Доду углы Элханан; 27һарорлы Шаммот; пелонлы Хелес; 28тыкуалы Иккыш углы Гыйра; анатотлы Абигызер; 29хушалы Сиббекәй; Ахуах нәселеннән Гыйлай; 30нетофалы Маһрай; нетофалы Багъна углы Хелед; 31Беньямин җирендәге Гибгадан Рибай углы Итай; пиргатонлы Бенаяһ; 32Гәгаш үзәненнән Хурай; арбаһи Абиел; 33бахуримлы
…бахуримлы… – «II Патшалар», 23:31 дә «бархуримлы» дип бирелгән.
Азмавет; шагалбимле Эльяхба;
34гизонлы Һашемның угыллары; һарарлы Шаге углы Йонатан; 35һарарлы Сәкәр углы Ахиам; Ур углы Элифал; 36мекералы Хепер; пелонлы Ахия; 37кәрмилле Хесро; Эзбай углы Нагарай; 38Натанның кардәше Йоил; Һагри углы Мибхар; 39аммони Селык; Сәрүя углы Йоавның корал йөртүчесе беһеротлы Нахрай; 40итри Гыйра; итри Гәреб; 41хитти Урия; Ахлай углы Забад; 42Шизә углы Адинә – Рубин ыругыннан нәсел башлыгы (аның утыз сугышчысы бар иде); 43Мәгакәһ углы Ханан; митанлы Йошафат; 44аштыралы Уззия; арогырлы Хотам угыллары Шама һәм Егыил; 45Шимри углы Едигаил һәм аның ир кардәше тисле Йоха; 46махавалы Элиел; Элнагам угыллары Ярибай һәм Йошавия; мәаби Итма; 47Элиел; Обид; месобалы Ягасиел.

Copyright information for TatIBT15