1 Chronicles 15
Аллаһы сандыгын Иерусалимгә алып килү
1Давыт шәһәрендә Давыт үзенә йортлар салды, Аллаһы сандыгы өчен урын әзерләде – чатыр корды. 2– Аллаһы сандыгын левиләрдән башка берәү дә күтәреп йөртергә тиеш түгел, – диде Давыт, – чөнки Аллаһы сандыгын алып барыр өчен һәм дә Аңа мәңге хезмәт күрсәтер өчен, Раббы левиләрне сайлады. 3Раббы сандыгын алдан хәзерләнгән урынына илтеп урнаштырыр өчен, Давыт бөтен Исраил халкын Иерусалимгә җыйды. 4Давыт Һарун угыллары белән левиләрне чакыртты. 5Коһат угылларыннан шулар иде: башлыклары Уриел һәм аның йөз егерме кардәше; 6Мерари угылларыннан: башлыклары Асая һәм аның ике йөз егерме кардәше; 7Гершон угылларыннан: башлыклары Йоил һәм аның йөз утыз кардәше; 8Элисапан угылларыннан: башлыклары Шәмәгыйя һәм аның ике йөз кардәше; 9Хебрун угылларыннан: башлыклары Элиел һәм аның сиксән кардәше; 10Уззиел угылларыннан: башлыклары Амминадаб һәм аның йөз унике кардәше. 11Аннары Давыт руханилардан Садыйк белән Абъятарны, левиләрдән Уриелне, Асаяны, Йоилне, Шәмәгыйяне, Элиелне һәм Амминадабны чакырып: 12– Сез – левиләрнең гаилә башлыклары. Исраил Раббы Алласының сандыгын мин әзерләгән урынга алып кайтып куяр өчен, үзегез һәм кардәшләрегез пакьләнеп-чистарыныгыз. 13Теге юлы сандыкны сез, левиләр, алып бармаганга, Раббы Аллабызның безгә ачуы чыкты: чөнки бу эшнең ничек эшләнергә тиешлеген Аңардан сорамаган идек, – диде. 14Шуннан руханилар һәм левиләр Исраил Раббы Алласының сандыгын алып кайтыр өчен пакьләнделәр дә, 15Раббы сүзе буенча Муса әмер итеп калдырганча, сандык колгаларын җилкәләренә куеп, Аллаһы сандыгын күтәреп алып киттеләр. 16Давыт, левиләрнең башлыкларын чакырып алып, арфа, гөслә һәм тәлинкә кебек уен коралларында уйнап шатлыклы җырлар башкарыр өчен, аларга үзләренең кардәшләреннән җырчылар билгеләргә боерды. 17Левиләр Йоил углы Һеманны, аның кардәше Бәрәхия углы Асафны, аларның кардәшләре булган Мерари угылларыннан Кушая углы Этанны билгеләделәр; 18аларга ярдәмгә башка кардәшләре дә тәгаенләнде, болар: Зәкәрия, Бен, Ягазиел, Шемирамот, Ехиел, Унни, Элиаб, Бенаяһ, Магасея, Мәттития, Элипеле, Мыйкныя һәм капка сакчылары Обид-Эдом белән Егыил. 19Җырчылар Һеман, Асаф һәм Этан бакыр тәлинкәләрдә; 20Зәкәрия, Азиел, Шемирамот, Ехиел, Унни, Элиаб, Магасея һәм Бенаяһ «Аламот» ▼▼ Аламот – әлеге яһүд сүзенең мәгънәсе анык түгел; музыкаль атама булуы ихтимал.
көенә арфада; 21Мәттития, Элипеле, Мыйкныя, Обид-Эдом, Егыил һәм Азазья исә җырчылар җитәкчелегендә шемини ▼▼ Шемини – әлеге яһүд сүзенең мәгънәсе анык түгел; музыкаль атама булуы ихтимал.
көенә гөсләдә уйнарга тиеш иделәр. 22Леви ыругы башлыкларының берсе, Кенанья, җырга оста булганлыктан, җыр өчен җаваплы иде. 23Бәрәхия белән Элкана сандык янында сакчылар булды. 24Руханилар Шебания, Йошафат, Нетанел, Амасай, Зәкәрия, Бенаяһ һәм Элигызыр Аллаһы сандыгы алдында быргыда уйнарга тиеш иделәр. Обид-Эдом һәм Яхия шулай ук сандык янында сакчылардан булды. 25Шул рәвешле, Давыт, Исраил өлкәннәре һәм меңбашлары Раббының Килешү сандыгын Обид-Эдом йортыннан алып кайтырга дип киттеләр. Һәммәсе бик шат иде. 26Раббының Килешү сандыгын күтәреп баручы левиләргә Аллаһы Үзе ярдәм иткәнгә күрә, корбанга җиде үгез вә җиде сарык тәкәсе чалынды. 27Давыт та, сандыкны күтәреп баручы левиләр, җыр башкаручылар, җырчылар җитәкчесе Кенанья дә нәфис җитен киемнән иде. Давыт өстендә әле руханиларның җитен киеме – эфод та бар иде. 28Бөтен Исраил халкы әнә шулай шатлыклы авазлар белән, тәкә мөгезе, быргы һәм тәлинкә тавышлары астында, лира вә гөсләдә уйный-уйный Раббының Килешү сандыгын алып кайтты. 29Раббының Килешү сандыгын Давыт шәһәренә алып кергән чакта, Шаул кызы Микәл тәрәзәдән карап тора иде. Раббы каршында сикерә-сикерә күңел ачучы Давыт патшаны күргәч, аның йөрәгенә Давытка карата җирәнү хисе кереп оялады.
Copyright information for
TatIBT15