1 Chronicles 16
1Аллаһы сандыгын Давыт эшләткән чатыр эченә урнаштырганнан соң, исраилиләр Раббыга тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерделәр. 2Тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерү тәмамлангач, Давыт халыкны Раббы исеме белән фатихалады. 3Аннары ул һәрбер исраилигә – ир-ат вә хатын-кызга – берешәр икмәк, берешәр кисәк кыздырылган ит һәм йөземле берешәр көлчә өләшеп чыкты. 4Аннары Давыт, Раббы сандыгы алдында Исраилнең Раббы Алласына мөрәҗәгать итү, Аңа шөкраннар кылу, Аны данлау кебек хезмәтне үтәү өчен, Леви токымыннан берничә кешене сайлады: 5Асаф аларның җитәкчесе иде, ә Зәкәрия, Егыил, Шемирамот, Ехиел, Мәттития, Элиаб, Бенаяһ, Обид-Эдом һәм Егыил ярдәмчеләре булды. Аларга арфа вә гөсләдә, Асафка исә тәлинкәдә уйнау йөкләнде. 6Руханилар Бенаяһ белән Яхәзиел Аллаһының Килешү сандыгы янында көннең-көнендә быргы кычкыртып торырга тиеш булды.Давытның рәхмәт җыры
7Ул көнне Давыт беренче мәртәбә Асаф белән аның кардәшләреннән Раббыны данлый торган җыр җырлатты: 8«Раббыга рәхмәтләр укыгыз, исемен яд итегез ▼▼ Яд итү – телгә алу, искә төшерү.
,эш-гамәлләрен халыкларга җиткерегез!
9Җырлагыз Аңа, мәдхияләр җырлагыз,
бөтен могҗизаларын сөйләп бирегез!
10Мөкатдәс исеме белән Аның мактаныгыз!
Раббыга йөз тотучыларның йөрәкләре куансын!
11Раббыга, Аның кодрәтенә сыеныгыз,
Аның нурлы йөзен һәрчак эзләгез!
12Ул кылган гаҗәеп гамәлләрне,
могҗизаларны, авызыннан чыккан хөкемнәрне хәтерегездә саклагыз,
13әй сезләр, Аның колы Исраил токымы,
Ул сайлаган Ягъкуб угыллары!
14Ул – Раббы, безнең Аллабыз;
Үзенең хөкем карарларын Ул бөтен җир йөзенә чыгара.
15Үзе төзегән килешүне Ул һәрчак истә тота,
меңнәрчә буыннарга биргән сүзен онытмый.
16Бу килешүне Ул Ибраһим белән төзегән,
ант итеп Исхак белән ныгыткан,
17Ягъкуб өчен – Канун,
Исраил өчен мәңгелек Килешү итеп куйган.
18Раббы әйткән: „Кәнган җирен сезгә бирәм –
хакыгызга тигән милкегез булыр“, – дигән.
19Ул заман алар бик аз санлы кавем,
Кәнган җирендә килмешәкләр,
20бер халыктан – икенче халыкка,
бер патшалыктан икенче патшалыкка күчеп йөрүчеләр иде.
21Әмма Раббы аларны кыерсытырга бирмәгән,
патшаларны ачуланып кисәткән:
22„Кагылмагыз Мин сайлаган ▼
▼ …сайлаган… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: май сөрткән.
халыкка,пәйгамбәрләремә дә зарар салмагыз!“– дигән.
23Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыга җыр җырлагыз!
„Ул – Коткаручы!“– дип көн дә сөйләгез!
24Халыкларга Аның дан-шөһрәтен,
бөтен кавемнәргә могҗизалы эшләрен белдерегез!
25Чөнки Раббы бөек һәм мактауга лаектыр,
илаһларның барысыннан дәһшәтледер.
26Мәҗүси кавемнәрнең бар илаһлары – фәкать сыннар гына,
Раббы исә күкләрне бар иткән Зат.
27Дан вә бөеклек – Аның хозурында,
көч вә шатлык – изге йортындадыр.
28Әй халыклар, барча-барчагыз Раббыны олуглагыз,
Аның дан-шөһрәтен, кодрәтен олуглагыз!
29Аның шанлы исемен данга күмегез!
Корбанлык малыгызны алып, Аның хозурына килегез!
Аның мәһабәт изгелеге алдында баш иегез!
30Бөтен җир йөзе тетрәнсен каршысында!
Дөньяның нигезе какшамас итеп нык корылган.
31Куанышсын күкләр, җир йөзе тантана итсен!
Халыкларга: „Раббы – патша!“– дип игълан ителсен.
32Дулкынланып шауласын диңгез сулары вә андагы бар нәрсә!
Шатлансын кыр-далалар вә андагы бар нәрсә,
33урмандагы бар агачлар сөенечкә уралсын Раббы каршында!
Чөнки җир йөзен хөкем итәргә киләчәк Ул.
34Раббыга рәхмәтләр укыгыз,
чөнки Ул игелекле,
һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
35Болай дип әйтегез:
„Коткар безне, и Аллаһы, Коткаручыбыз безнең!
Чит кавемнәр арасыннан җыеп алып, безне азат ит!
Шунда мөкатдәс исемеңә рәхмәтләр укырбыз,
шөһрәтең, даның белән мактанырбыз!“
36Исраилнең Раббы Алласына мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын!»
Шуннан барлык халык: «Амин!» – диде һәм Раббыны данлады.
Иерусалим һәм Гибгонда Аллаһыга хезмәт итүче левиләр
37Раббының Килешү сандыгы янында көндәлек хезмәтне даими рәвештә башкарыр өчен, Давыт Асафны һәм аның ир кардәшләрен, 38шулай ук Обид-Эдом белән бергә аның алтмыш сигез ир кардәшен калдырды. Едутун углы Обид-Эдом һәм Хоса капка сакчылары иде. 39Рухани Садыйк белән аның рухани ир кардәшләрен исә Гибгондагы калку җирдә урнашкан Раббы чатыры янында калдырды; 40алар, Исраилгә Раббы биргән Канунда язылганча, корбан яндыру мәзбәхендә һәрдаим, иртәсен һәм кичен, тулаем яндыру корбаны китерергә тиеш иделәр. 41– 42Алар белән бергә мәңге мәрхәмәтле Раббыга шөкраннар яудырыр өчен, ул Һеман һәм Едутунны, шулай ук, исемнәрен атап, тагын берничә кешене сайлап калдырды. Һеман һәм Едутун, быргы, тәлинкә вә башка төр уен коралларында уйнап, Раббыга җырлар җырларга тиеш иделәр. Ә Едутунның угыллары капка янында сакта тордылар. 43Әнә шуннан соң һәркем үз өенә кайтып китте; Давыт та, гаиләсен фатихаларга дип, өенә юнәлде.
Copyright information for
TatIBT15