‏ 1 Chronicles 18

Давытның сугышларда җиңеп чыгуы

1Күпмедер вакытлар узгач, Давыт, пелештиләрне тар-мар китереп, аларны үзенә буйсындырды һәм алар кулыннан Гәтне һәм янәшәсендәге шәһәрләрне тартып алды. 2Давыт шулай ук мәабиләрне дә тар-мар итте. Шул рәвешле, мәабиләр, Давытка буйсынып, аңа салым түләүчеләргә әйләнде. 3Аннары Давыт Фырат елгасы буендагы җирләрдә үз хакимиятен урнаштыру нияте белән юлга чыккан Соба патшасы Һададгызер гаскәрләрен тар-мар китерде – аларны Хаматка кадәр куа барды. 4Давыт аның бер мең сугыш арбасын, җиде мең җайдагын һәм егерме мең җәяүле гаскәрен әсир итте; йөз сугыш арбасына җигәрдәй атларны исән калдырып, калганнарының аяк сеңерләрен кисте. 5Соба патшасы Һададгызерга ярдәмгә Дәмәшкътән арамиләр дә килде, әмма Давыт аларның егерме ике мең сугышчысын үтерде. 6Аннары Давыт арамиләрнең мәркәзе Дәмәшкътә үзенең сакчы гаскәрләрен калдырды, һәм арамиләр, Давытка буйсынып, аңа салым түләүчеләргә әйләнде. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды. 7Һададгызер сугышчыларының алтын калканнарын Давыт Иерусалимгә алып килде. 8Һададгызер патшаның Тибхат һәм Күн шәһәрләрендә исә Давыт күп итеп бакыр кулга төшерде. Соңрак шул бакырдан Сөләйман Аллаһы йорты өчен ясалма диңгез вә баганалар, шулай ук төрле савытлар койдырды.

9 10Һададгызер белән һаман сугышып яшәгән Хамат патшасы Тогу
Тогу – «II Патшалар», 8:9-10 да «Тогый» дип бирелгән.
, Давытның Соба патшасы Һададгызер гаскәрен кырып бетергәнен ишетеп, Һададгызер белән сугышкан һәм яу кырында җиңеп чыккан өчен, Давытка үзенең сәламен күндерергә һәм аны тәбрик итәргә дип, углы Һадорамны җибәрде; Һадорам
Һадорам – «II Патшалар», 8:9-10 да «Йорам» дип бирелгән.
аның янына көмеш, алтын һәм бакырдан коелган савытлар күтәреп килде.
11Давыт патша башка халыклардан – эдоми, мәаби, аммони, пелешти һәм амалыкыйлардан тартып алган көмеш вә алтын белән бергә әлеге савытларны Раббыга багышлады.

12Сәрүя углы Әвишәй Тоз үзәнендә эдомиләрнең унсигез меңлек гаскәрен кырып бетереп, 13Эдомда үзенең сакчы гаскәрләрен куйды; һәм бөтен эдомиләр Давытка буйсына башлады. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды. 14Шул рәвешле, Давыт, бөтен Исраил белән патшалык итеп, үзенең бар халкы өстеннән гаделлек вә дөреслек белән хакимлек кылды. 15Сәрүя углы Йоав – аның гаскәрбашы, Ахилуд углы Еһошафат – елъязмачы, 16Әхитүб углы Садыйк һәм Абъятар углы Әбумәлик
Әбумәлик – «II Патшалар», 8:17 дә «Әхимәлик» дип бирелгән.
– руханилар, Шавша
Шавша – «II Патшалар», 8:17 дә «Сераяһ» дип бирелгән.
– кәтип,
17Еһояда углы Бенаяһ керетиләр һәм пелетиләрнең
Керетиләр һәм пелетиләр – шушы исемдәге халыклар арасыннан ялланган патша җансакчылары.
башлыгы итеп билгеләнде, ә Давытның угыллары беренче дәрәҗә сарай әһелләре булды.

Copyright information for TatIBT15