‏ 1 Chronicles 19

Давытның аммониләрне җиңүе

1Күпмедер вакытлар үткәч, Аммон патшасы Нахаш вафат булды, һәм патшалыкны аның углы Ханун кабул итеп алды.

2«Нахаш миңа карата игелекле иде, мин дә аның углы Ханунга мәрхәмәт күрсәтим» дигән фикердә булып, атасын югалткан Ханун патшаның кайгысын уртаклашырга Давыт үзенең илчеләрен җибәрде, һәм Давыт хезмәтчеләре Ханунның кайгысын уртаклашырга Аммон җиренә килделәр.

3Әмма Аммон түрәләре Ханунга:

– Давыт үзенең юатучыларын атаңа хөрмәт йөзеннән җибәргәндер дип уйлыйсыңмы әллә? Җиребезне карап-күзәтеп, соңыннан җимереп китәр өчен килмәде микән аның хезмәтчеләре? – диделәр.

4Шуннан Ханун Давытның хезмәтчеләрен тотып алды да сакалларын кырдырып, янбашлары турысыннан киемнәрен яртылаш кистереп кайтарып җибәрде. 5Хезмәтчеләренең бик нык мәсхәрә ителүен ишеткәч, Давыт «Сакалыгыз җиткәнче, Әрихәдә калыгыз, шуннан соң гына өегезгә кайтырсыз» дигән боерыгын ирештерер өчен, алар каршына хәбәрчеләрен юллады.

6Давыт белән аралары бозылганны күреп, Ханун белән аммониләр, сугыш арбалары, шулай ук җайдаклар яллар өчен, Арам-Наһараимгә, Арам-Мәгакәһкә һәм Собага мең талант
Талант – 30 кг.
көмеш озаттылар.
7Алар утыз ике мең сугыш арбасы, шулай ук халкы белән бергә Мәгакәһ патшасын ялладылар; Мәгакәһ патшасы Медеба каршына килеп стан булып тукталды. Аммониләр дә, шәһәрләреннән җыенып чыгып, сугышка әзерләнде.

8Давыт, бу хакта ишеткәч, Йоав җитәкчелегендәге батыр сугышчыларын яуга күтәрде. 9Аммон гаскәрләре шәһәр капкасыннан чыктылар да, алышырга әзерләнеп, тезелеп бастылар. Килгән патшалар исә читтәрәк басу өстендә тупланганнар иде. 10Каршысында да, артта да басып торган дошман белән алышырга туры киләсен күргәч, Йоав, Исраилнең иң батыр сугышчыларын сайлап алып, арамиләр каршысына тезеп бастырды; 11калган сугышчыларны исә, аммониләр каршысына тезәр өчен, үзенең ир туганы Әвишәйгә тапшырды:

12– Әгәр арамиләр мине җиңә башласа, ярдәмгә килерсең, – диде ул аңа, – әгәр инде аммониләр сине җиңә башласа, мин ярдәм итәрмен. 13Кыю бул, халкыбыз өчен, Аллабыз шәһәрләре өчен үзебезне аямыйча көрәшик! Ә Раббы Үзе ничек кирәк санаса, шулай эшләсен.

14Шуннан Йоав үзенең сугышчылары белән арамиләргә каршы һөҗүмгә күчте, һәм тегеләр аңардан чабарга тотындылар. 15Арамиләрнең кача башлавын күреп, аммониләр, Әвишәй гаскәренә арка куеп, шәһәр эченә кире кереп тулдылар. Аннары Йоав Иерусалимгә әйләнеп кайтты. 16Исраилиләрдән җиңелгәннәрен күргәч, арамиләр, чапкыннарын җибәреп, ярдәмгә Фырат аръягында яшәүче арамиләрне чакырып китерделәр; алар белән Һададгызерның гаскәр башлыгы Шофак
Шофак – «II Патшалар», 10:16 да «Шобак» дип бирелгән.
җитәкчелек итә иде.

17Бу хәбәр Давытка ирешкәннән соң, ул, бөтен исраилиләрне җыеп, Үрдүнне кичте дә, арамиләр янына килеп җитеп, сугышчыларын дошман каршына тезеп бастырды һәм һөҗүмгә күчте; шулай итеп, ике арада сугыш башланды. 18Арамиләр, сугыш кырын ташлап, исраилиләрдән качарга тотынды. Давыт арамиләрнең җиде мең сугыш арбасын һәм кырык мең җәяүле гаскәрен юк итте; ул шулай ук дошманның гаскәр башлыгы Шофакны да үтерде. 19Исраил гаскәреннән җиңелгәннән соң, моңарчы Һададгызер яклы патшалар, Давыт белән солых төзеп, аңа буйсыну белдерделәр. Шушы хәлләрдән соң арамиләр аммониләргә ярдәм кулы сузмас булдылар.

Copyright information for TatIBT15