1 Chronicles 2
Исраил угыллары
1Исраилнең угыллары: Рубин, Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр, Зәбулун, 2Дан, Йосыф, Беньямин, Нәптали, Гәд һәм Ашер.Яһүдәнең нәсел шәҗәрәсе
3Яһүдәнең угыллары Эр, Онан һәм Шела атлы иде. Алар өчесе кәнгани Шуа кызыннан туды. Яһүдәнең беренче углы Эр Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, шунлыктан Раббы аның гомерен кисте. 4Яһүдәнең килене Тамар Яһүдәдән Перес һәм Зерахны тапты. Яһүдәнең җәмгысы биш углы булды. 5Перестан Хесрон һәм Хамул туды. 6Зерахның угыллары Зимри, Этан, Һеман, Кәлкөл һәм Дара атлы иде – барысы бишәүдер. 7Кәрминең углы Акәр исемле булды. Әлеге Акәр, юк ителергә тиешле нәрсәләргә нәфесен сузып, Исраилне бәлагә салган кеше иде. 8Этаннан Азария туды. 9Хесроннан Ярахмел, Рам һәм Кәлүбәй ▼▼ Кәлүбәй – 2:18 дә «Кәлеб» дип бирелә.
дөньяга килде. 10Рамнан соң нәсел җебенең дәвамы: Амминадаб, Яһүдә угылларының юлбашчысы Нахшон, 11Салмон, Богаз, 12Обид, Ишай. 13Ишайның беренче углы Элиаб атлы булып, икенчесе – Абинадаб, өченчесе – Шимга, 14дүртенчесе – Нетанел, бишенчесе – Раддай, 15алтынчысы – Осем, җиденчесе Давыт атлы иде. 16Аларның кыз туганнарының берсе – Сәрүя, берсе Абигәйль исемен йөртте. Сәрүянең өч углы туды: Әвишәй, Йоав һәм Асаһел. 17Абигәйль исә Амасаны тапты; Амасаның атасы исмәгыйли Етер иде. 18Хесрон углы Кәлебнең үз хатыны Азубадан кызы Яригот туды ▼▼ …Кәлебнең үз хатыны Азубадан кызы Яригот туды. – Борынгы латин һәм арамей телендәге тәрҗемәләрдә шулай язылган.
. Яриготның угыллары: Ешер, Шобаб һәм Ардон. 19Азуба дөнья куйганнан соң, Кәлеб үзенә хатынлыкка Эфратаны алды, һәм ул аңа бер угыл – Хүрне табып бирде. 20Хүрдән – Ури, ә Уридән Бесалел туды. 21Соңрак алтмышын узган Хесрон, Мәкир кызы янына килеп, аңа өйләнде, һәм әлеге хатын аңа бер угыл – Сигүвне табып бирде. Әлеге Мәкир – Гилыгадның атасыдыр. 22Сигүвтән Яһир туды. Яһирның Гилыгад җирендә егерме өч шәһәре бар иде. 23Әмма Гәшүр белән Арам Яһирның авылларын, Кынат каласын һәм аның әйләнә-тирәсендәге алтмыш шәһәрне яулап алдылар. Алар барысы да Гилыгад атасы Мәкирнең нәсел варислары иде. 24Хесрон Кәлеб-Эфрата каласында дөнья куйганнан соң, хатыны Абия бер угыл – Ашхурны тапты. Әлеге Ашхур – Тыкуаның атасыдыр. 25Хесронның беренче баласы Ярахмелнең угыллары шулардыр: беренчесе Рам, аның артыннан Буна, Орен, Осем һәм Ахия. 26Ярахмелнең Атара атлы икенче хатыны да булып, ул – Онамның анасы иде. 27Ярахмелнең баш баласы Рамнан Магас, Ямин һәм Экыр дөньяга килде. 28Онамның исә Шаммай һәм Яда атлы угыллары булды. Шаммайдан Надаб һәм Абишүр дөньяга килде. 29Абишүрнең хатыны Абиһаил аңа ике угыл – Ахбан һәм Молидны табып бирде. 30Надабның угыллары Селед һәм Аппаим атлы иделәр. Селедның балалары булмады, ул үзеннән соң угыл калдырмыйча үлеп китте. 31Аппаимнән исә Иши, Ишидән – Шешан, ә Шешаннан Ахлай дөньяга килде. 32Шаммайның ир туганы Яданың Етер һәм Йонатан атлы угыллары булды. Етер нәсел калдырмыйча үлеп китте. 33Йонатанның исә ике углы – Пелет һәм Заза дөньяга килде. Болар барысы да Ярахмел угылларыдыр. 34Шешанның угыллары булмады, аңардан кызлар гына туды. Шешанның Ярха исемле мисырлы колы бар иде, 35һәм Шешан үзенең кызын шул колы Ярхага хатынлыкка бирде; аларның угыллары Аттай исемле булды. 36Әлеге Аттайдан соң нәсел җебенең дәвамы: Натан, Забад, 37Эфлал, Обид, 38Еһү, Азария, 39Хелес, Элгаса, 40Сисмай, Шаллум, 41Якамия, Элишама. 42Ярахмелнең ир туганы Кәлеб угыллары: беренчесе – Меша, икенчесе – Мареша. Мешадан – Зиф, ә Марешадан Хебрун туды. 43Хебрунның Корах, Таппуах, Рәкым һәм Шема атлы угыллары булды. 44Шемадан – Рахам, ә Рахамнан – Йоркугам дөньяга килде. Рәкым – Шаммайның, 45ә Шаммай – Магонның атасыдыр. Әлеге Магон исә Бәйт-Сурның атасы иде. 46Кәлебнең Эйфа атлы кәнизәге өч угыл – Харан, Моса һәм Гәзезне тапты. Хараннан Гәзез туды. 47(Яһдайның Регем, Иотам, Гешан, Пелет, Эйфа һәм Шагап атлы угыллары булды.) 48Кәлебнең Мәгакәһ атлы кәнизәге Шебер һәм Тирхананы тапты; 49Мәгакәһ шулай ук Шагап белән Шеваның да анасы иде. Шагаптан – Мадманна, ә Шевадан Мәкбенә һәм Гибга дөньяга килде. Кәлебнең кызы исә Ахса исемле булды. 50– 51Кәлебнең нәсел шәҗәрәсе шундыйдыр. Эфратаның беренче углы Хүрнең Шобал, Салма, Хареф атлы балалары булды. Әлеге Шобал – Кыръят-Ягаримнең, Салма – Бәйт-Лехемнең, Хареф исә Бәйт-Гадерның атасы иде. 52Кыръят-Ягарим атасы Шобалның нәсел варислары: Һаруһе угыллары, менухотиләрнең яртысы, 53Кыръят-Ягаримнең кабиләләре: итри, пути, шумати һәм мишрагиләр; Сорга һәм Эштаол шәһәрләрендә яшәүчеләр алардан барлыкка килде. 54Салманың нәсел варислары: Бәйт-Лехемдә, Нетофада, Атрот-Бәйт-Йоавта, Соргада яшәүчеләр, Манахат халкының яртысы, 55шулай ук Ягбестә яшәүче һәм кәтип эшен башкаручы кабиләләр: тиргатиләр, шимгатиләр һәм сүхәтиләр; болар барысы да Рехаб йортының атасы Хамматтан барлыкка килгән кыниләр иде.
Copyright information for
TatIBT15