‏ 1 Chronicles 21

Давытның халык исәбен алырга боеруы

1Бервакыт шайтан, исраилиләргә каршы чыгып, Давытны Исраил халкының исәбен алырга котыртты.

2Давыт Йоавка һәм гаскәр башлыкларына:

– Кайда күпме халык яшәгәнен белер өчен, Беер-Шебадан алып Данга кадәр Исраилнең бөтен халкын йөреп чыгып исәбен алыгыз, – дип боерды.

3Әмма патшага Йоав:

– Раббы Үзенең халкын хәзергедән тагын йөз тапкырга ишәйтсен, ләкин аларның барсы да әфәндемнең коллары түгелмени, и патша әфәндем?! Әфәндем патшага бу ни өчен кирәк?! Исраил халкын нигә гаепле итәргә?! – дип җаваплады.

4Тик патша үз сүзендә нык торды, һәм Йоав юлга кузгалды, бөтен Исраил җирен йөреп чыкты, шуннан Иерусалимгә әйләнеп кайтты. 5Йоав халыкның исәбен Давытка җиткерде; исемлек буенча исраилиләрдә – бер миллион йөз мең, яһүдиләрдә исә сугышка яраклы дүрт йөз җитмеш мең ир-егет булуы ачыкланды.

6Левиләр белән Беньяминнәрне исә Йоав исәпкә алмады, чөнки патша әмере аның күңеленә ятмады.

Аллаһының Давытны җәзага тартуы

7Давытның әлеге гамәле Аллаһы күзенә ятышсыз күренде, һәм Ул Исраилне җәзага тартты.

8Шуннан Давыт Аллаһыга:

– Әлеге гамәлем белән мин гөнаһ эш кылдым; шуның өчен бүген, зинһар, колыңның гөнаһын кичер, чөнки зур ахмаклык эшләдем, – диде.

9Аннары Давыт хезмәтендәге гаиптән хәбәр бирүче Гәдкә Раббы сүзе иңде:

10– Давытка, барып, Минем сүзләремне җиткер: «Раббы болай дип әйтә, диген: „Мин сиңа өч төрле җәза тәкъдим итәм, шуларның берсен сайлап ал, һәм Мин сиңа үзең сайлап алган шул җәзаны бирермен“».

11Гәд, Давыт янына килеп:

– Раббы болай дип әйтә: «Әлеге җәзаларның берсен сайлап ал:
12өч ел буе тоташтан ачлык килсенме, яисә кылыч белән коралланган дошманнарың өч ай дәвамында сине эзәрлекләсенме, әллә инде Раббы кылычы ябырылсынмы – илеңдә үлем зәхмәте булып, Раббы фәрештәсе бөтен Исраил җирендә өч көн буена халыкны кырсынмы?» Хәзер хәл ит: мине бирегә җибәргән Раббыга нинди җавап бирергә тиешмен? – диде.

13Гәдкә Давыт болай дип җавап кайтарды:

– Миңа бик авырдыр, ләкин адәм кулыннан җәза алганчы, Раббы кулыннан җәза күрүең хәерлерәк, чөнки Аның рәхим-шәфкате чиксездер.

14Шуннан Раббы исраилиләргә үләт зәхмәте җибәрде, һәм җитмеш мең кешенең гомере киселде. 15Аллаһы, Иерусалимне юк итәр өчен, Үзенең фәрештәсен юллады. Фәрештә Иерусалим каласын кырырга тотынгач, Раббы аны кызганды – җәза бирүдән баш тартты.

– Җитәр, төшер кулыңны! – диде Ул фәрештәгә.

Бу вакытта Раббы фәрештәсе явүси Орнан
Орнан – «II Патшалар», 24:16 да «Орна» дип бирелгән.
ындыры янына җиткән иде.
16Шулчакны Давыт күзләрен югары күтәрде һәм җир белән күк арасында Иерусалим өстенә кылычын сузган Раббы фәрештәсен күреп алды. Тупас тукымага төренгән Давыт һәм өлкәннәр шунда йөзләре белән җиргә капландылар. 17Давыт Аллаһыга:

– Халык санын исәпкә алырга мин куштым түгелме?! Гөнаһлы мин – яманлык кылдым! Бу кешеләр, Синең сарыкларың, бернинди начарлык эшләмәде ич. И-и Раббы Аллам! Синең җәзаң миңа һәм атам гаиләсенә төшсен. Халкың үләт зәхмәтеннән кырылмасын иде, – диде.

Давытның Раббыга мәзбәх коруы

18Аннары Раббы фәрештәсе Гәдкә:

– Давытка әйт, явүси Орнан ындырына барып, Раббыга мәзбәх корсын, – диде,
19һәм Раббы исеменнән Гәд кушканны эшләргә дип, Давыт китеп барды.

20Бу вакытны Орнан бодай суга иде. Ул борылып карады да фәрештәне күрде. Аның белән булган дүрт углы исә кереп яшеренде. 21Үзенә таба килүче Давытны күреп, Орнан ындыр табагыннан аның каршына чыкты һәм патша алдында җиргә кадәр башын иде. 22Давыт Орнанга:

– Тиешле бәягә миңа үзеңнең ындырыңны сат. Халык үләт зәхмәтеннән кырылмасын өчен, Раббыга шунда мәзбәх кормакчымын, – диде.

23– Ал, алайса. Әфәндем патша җаны теләгәнне эшләсен. Менә тулаем яндыру корбаны өчен үгезләр, ягар өчен – ашлык сугу җайланмалары, икмәк бүләге өчен – бодай; һәммәсен бушка бирәм, – диде Орнан Давытка.

24Әмма Давыт патша аңа:

– Юк, боларның һәммәсе өчен мин сиңа тиешле бәясен түлим, синең әйберләреңне мин Раббыга бирә һәм бушка килгән малны да корбан китерә алмыйм, – дип җавап кайтарды
25һәм әлеге урын өчен Орнанга алты йөз шәкыл
Шәкыл – 10 гр.
алтын түләде.

26Аннары Давыт шул урында Раббыга багышлап мәзбәх корды һәм Аңа тулаем яндыру корбаны белән татулык корбаны китерде. Давыт Раббыга мөрәҗәгать иткәннән соң, Раббы, аны ишетеп, корбан яндыру мәзбәхенә күкләрдән ут иңдерде.

27Шуннан Раббы Үзенең фәрештәсенә:

– Кылычыңны кынысына кире тыгып куй, – диде.

28Шулчак Давыт, Раббының явүси Орнан ындырында биргән җавабын күреп, Аңа корбан китерде. 29Муса чүлдә ясаган Раббы чатыры белән корбан яндыру мәзбәхе ул вакытта Гибгон каласындагы калкулыкта иде, 30әмма Давыт Аллаһыга мөрәҗәгать итәр өчен анда бара алмады, чөнки Раббы фәрештәсенең кылычыннан аның коты алынган иде.

Copyright information for TatIBT15