1 Chronicles 23
Левиләрнең вазифасы
1Шактый олыгаеп өлкән яшькә җиткәннән соң, Исраил патшасы итеп Давыт үзенең углы Сөләйманны билгеләде. 2Аннары, Исраилнең бөтен юлбашчыларын, руханиларын һәм левиләрне үз янына җыеп, 3яше утыздан югары булган левиләрнең санын исәпкә алды: алар утыз сигез мең кеше булып чыкты. 4Давыт: – Шулар арасыннан егерме дүрт меңе Раббы йортындагы эшләрне башкарырга, алты меңе идарә итәргә һәм хөкем чыгарырга, 5дүрт меңе капкалар янында каравыл торырга һәм тагын дүрт меңе, мин ясаткан уен коралларында уйнап, Раббыга дан җырларга тиеш, – диде. 6Шуннан Давыт левиләрне Леви угыллары – Гершон, Коһат һәм Мерари нәселләре буенча төркемнәргә бүлде. 7Гершонның ике углы: Ладан һәм Шимгый. 8Ладанның өч углы: беренчесе – Ехиел, калганнары – Зетам һәм Йоил. 9Шимгый угыллары Шеломот, Хазиел һәм Һаран атлы булып, алар өчесе дә Ладан нәселенең кабилә башлыклары иде. 10Шимгыйның Яхат, Зиза, Игуш һәм Берига исемле тагын дүрт углы булып, 11өлкәне – Яхат, икенчесе Зиза иде. Игуш һәм Бериганың балалары аз булу сәбәпле, алар аталары йортында бер гаилә исәбендә йөрделәр. 12Коһатның дүрт углы: Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел. 13Амрамның угыллары: Һарун һәм Муса. Һарун һәм аның нәселенә иң изге әйберләр өчен җаваплылык, шулай ук Раббы алдында корбан китерү, Аңа хезмәт итү һәм Аның исеменнән фатиха күндерү мәңгегә йөкләнде. 14Аллаһы кешесе Мусаның угыллары Леви ыругының бер өлеше булып санала иде. 15Мусаның угыллары: Гершом һәм Элигызыр. 16Гершомның беренче углы Шебуһел атлы иде. 17Элигызырның беренче углы Рехабьядән башка угыллары тумый; ә Рехабьянең үзенең угыллары бик күп була. 18Исһарның өлкән углы Шеломит атлы иде. 19Хебрунның угыллары: өлкәне – Ярия, икенчесе – Амария, өченчесе – Яхәзиел, дүртенчесе – Якамгам. 20Уззиелнең угыллары: беренчесе – Михә, икенчесе – Ишшия. 21Мераринең угыллары: Махли һәм Муши. Махлинең угыллары: Элгазар һәм Кыйш. 22Элгазар угыллар калдырмыйча дөньядан китеп бара: аңардан кыз балалар гына туа; әлеге кызлар үзләренең кардәшләре булган Кыйш угылларына кияүгә чыгалар. 23Мушинең өч углы: Махли, Эдер һәм Еремот. 24Исемнәре гаиләләре буенча нәселнамәгә теркәлеп, яше егермедән узган һәм Раббы йортында хезмәт күрсәткән Леви ыругының кабилә башлыклары әнә шулардыр. 25Чөнки Давыт болай дип әйтеп куйган була: – Исраилнең Раббы Алласы, Үзенең халкына тынычлык китереп, мәңгегә Иерусалимдә калды; 26шуңа күрә левиләргә хәзер Изге чатырны һәм анда гыйбадәт кылганда кулланыла торган төрле әйберләрне күтәреп күченеп йөрүнең кирәге юк. 27Давытның соңгы боерыгы буенча, левиләрнең егерме яшьтән узганнары исәпкә алынган иде. 28Левиләрнең вазифасы Раббы йортында, аның ишегалдында вә янкормалардагы хезмәттә Һарун угылларына булышудан гыйбарәт иде. Алар изге әйберләрнең чисталыгы, Аллаһы йортында башкарыла торган һәр төр хезмәт, 29изге икмәк, икмәк бүләгенә дигән бодай оны, төче күмәч, таба икмәге, зәйтүн мае кушып пешерелгән икмәк, шул бүләкләрнең авырлыгы, саны вә күләме өчен җаваплы иделәр. 30– 31Болардан тыш, левиләр һәр шимбә көнне, Яңа ай бәйрәмендә һәм башка бәйрәмнәрдә Раббыга тулаем яндыру корбаны китергәндә, шулай ук һәр иртә вә кичен Раббыга рәхмәтләр укырга, дан җырларга, билгеле бер санда һәрчак Аның алдында хезмәт итәргә тиеш булдылар. 32Шулай итеп, алар Очрашу чатыры, изге әйберләр өчен җаваплы булып, Раббы йортындагы хезмәттә кардәшләре Һарун угылларына ярдәм күрсәтергә тиеш иделәр.
Copyright information for
TatIBT15