1 Chronicles 27
Гаскәр башлыклары
1Патшага хезмәт күрсәтүче исраилиләрнең гаилә башлыклары, меңбашлары, йөзбашлары һәм хәрби бүлек җитәкчеләренең исемлеге түбәндә китерелә. Егерме дүрт мең гаскәридән торган бүлекләрнең һәммәсе ел әйләнәсендә бер ай дәвамында хезмәт итәргә тиеш иде. 2Беренче айда хезмәт күрсәтергә тиешле бүлек белән Зәбдиел углы Яшабгам җитәкчелек итте; аның бүлегендә җәмгысы егерме дүрт мең кеше саналды. 3Перес нәселеннән булган Яшабгам барлык гаскәрбашлары өстеннән беренче айда җитәкчелек итте. 4Икенче айда хезмәт күрсәтергә тиешле бүлек белән ахуахлы Додай идарә итте; Миклут аның ярдәмчесе булды; Додай җитәкләгән бүлектә егерме дүрт мең кеше саналды. 5Өченче ай өчен гаскәрбашы итеп рухани Еһояданың углы Бенаяһ билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 6Әлеге Бенаяһ, Утыз башлыкның берсе булып, аларның җитәкчесе иде. Аның углы Аммизабад та аның бүлегендә хезмәт итте. 7Дүртенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Йоавның ир кардәше Асаһел билгеләнде; соңрак аның урынына углы Зәбәдия калды; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 8Бишенче ай өчен бүлекнең гаскәрбашы итеп Израх нәселеннән Шамһут билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 9Алтынчы ай өчен бүлек җитәкчесе итеп тыкуалы Иккышның углы Гыйра билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 10Җиденче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Эфраим ыругыннан пелонлы Хелес билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 11Сигезенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Зерах нәселеннән хушалы Сиббекәй билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 12Тугызынчы ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Беньямин ыругыннан анатотлы Абигызер билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 13Унынчы ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Зерах нәселеннән нетофалы Маһрай билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 14Унберенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Эфраим ыругыннан пиргатонлы Бенаяһ билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 15Уникенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Отниел нәселеннән нетофалы Хелдай билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.Исраилнең ыруг җитәкчеләре
16Исраилнең ыруг җитәкчеләре түбәндәгеләр: Рубин ыругында – Зихри углы Элигызыр; Шимун ыругында – Мәгакәһ углы Шефатия; 17Леви ыругында – Кымуил углы Хәшәбия; Һарун нәселендә – Садыйк; 18Яһүдә ыругында – Давытның ир кардәше Элиһу; Исәсхәр ыругында – Микәил углы Омри; 19Зәбулун ыругында – Убадия углы Ишмая; Нәптали ыругында – Азриел углы Яримут; 20Эфраим ыругында – Азазья углы Һошея; Көнбатыш менашшеларда – Пәдая углы Йоил; 21Гилыгадтагы Көнчыгыш менашшеларда – Зәкәрия углы Идду; Беньямин ыругында – Абнер углы Ягасиел; 22Дан ыругында – Ерухам углы Азарел. Исраилнең ыруг җитәкчеләре әнә шулар иде. 23Яше егермегә җитмәгән егетләрне Давыт исәпкә алмаган иде, чөнки Раббы исраилиләрне күктәге йолдызлар санынча ишәйтергә вәгъдә иткән була. 24Сәрүя углы Йоав халыкның хисабын ала башласа да, тәмамлый алмый. Халыкны исәпкә алган өчен, Аллаһының Исраилгә каһәре төшә, һәм әлеге сан Давыт патшаның елъязмасына теркәлми кала.Давытның хезмәтчеләре
25Патшаның хәзинә саклагычлары өчен җаваплылык Адиел углы Азмаветка йөкләнде; басулардагы, шәһәрләрдәге, авыл җирендәге һәм манаралардагы саклагычлар өчен Уззия углы Йонатан җаваплы иде. 26Басу-кырларда эшләүчеләр, игенчелек өчен – Кәлүб углы Эзри; 27йөзем бакчалары өчен – рамаһлы Шимгый; йөзем бакчаларындагы шәраб базлары өчен – шефамлы Зәбди; 28үзәндәге зәйтүн вә сикомор агачлары өчен – гедерлы Багал-Ханан; зәйтүн мае саклагычлары өчен – Йогаш; 29Шаронда утлап йөрүче эре терлек өчен – шаронлы Шитрай; үзәндәге эре терлек өчен исә – Адлай углы Шафат; 30дөяләр өчен – исмәгыйли Обил; ишәкләр өчен – меронотлы Яхдея; 31вак терлек өчен һаҗәри Язиз җаваплы булды. Болар һәммәсе Давыт патшаның мал-мөлкәтенә күз-колак булыр өчен билгеләнгән назыйрлардыр. 32Давытның Йонатан атлы абзасы, акыллы-зирәк адәм булып, кәтип вә киңәшче вазифасын башкарды. Хәкмүни углы Ехиел – патшаның угылларын багучы-тәрбияләүче, 33Ахитофел – патшаның киңәшчесе, әрки Хушай патшаның дусты-сердәше иде. 34Ахитофелдан соң әлеге вазифа Бенаяһ углы Еһояда белән Абъятарга күчте. Йоав патшаның гаскәрбашы иде.
Copyright information for
TatIBT15