1 Chronicles 5
Рубиннең нәсел шәҗәрәсе
1Рубин – Исраилнең беренче баласы иде, әмма атасының ятагын мәсхәрә иткән ▼▼ Атасының ятагын мәсхәрә иткән – «Яратылыш», 35:22 не карагыз.
өчен, Исраилнең беренче угыл хокукы Йосыфка тапшырылды. Нәсел шәҗәрәсендә Рубин баш угыл буларак теркәлмәгән. 2Үзенең ир туганнары арасында Яһүдә иң көчлесе иде, һәм аның гаиләсеннән юлбашчы чыкты, әмма беренче бала хокукы Йосыфка күчте. 3Исраилнең беренче баласы Рубин угыллары: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми. 4Йоилнең нәсел шәҗәрәсе: Йоил, Шәмәгыйя, Гог, Шимгый, 5Михә, Реһая, Багал, 6Беһерә. Әлеге Беһерәне Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер ▼▼ Тилгат-Пилнеһесер – «IV Патшалар», 15:29, 16:7, 16:10 да «Тиглат-Пилесер» дип бирелгән.
әсирлеккә алды. Беһерә – Рубин ыругының җитәкчесе иде. 7Нәсел шәҗәрәсендә кабилә-кабилә булып теркәлгәнчә, аның ир туганнары: иң өлкәне – Егыил, аннары Зәкәрия 8һәм Бела. Йоил токымыннан Бела – Азазның углы, Шеманың оныгы. Алар Арогырда, Нәбу һәм Багал-Мегон шәһәрләрендә яши; 9Гилыгад төбәгендә терлекләре артып китеп, алар көнчыгышка таба – Фырат елгасына чиктәш чүл читенә кадәр җирләрне били башлыйлар. 10Шаул патшалык иткән заманнарда һаҗәриләргә каршы сугышта җиңеп чыгып, алар Гилыгад җиренең көнчыгыш тарафындагы биләмә-чатырларны яулап алалар. Гәднең нәсел шәҗәрәсе
11Гәд ыругы исә аларның каршында, Сәлкә шәһәренә кадәр җәелгән Башан җирләрендә көн күрде. 12Башанда түрә булып Йоил утырды, аңардан кала икенче түрә булып Шафам, аннары Янай һәм Шафат тора иде. 13Аларның кардәшләре (һәркем үз нәсел-гаиләсе белән) җидәү иде: Микәил, Мешуллам, Шеба, Йорай, Якән, Зиа һәм Гыйбер. 14Алар һәммәсе Абихаил угыллары булып, Абихаил үзе – Хуринең, Хури – Яруахның, Яруах – Гилыгадның, Гилыгад – Микәилнең, Микәил – Яшишайның, Яшишай – Яхдуның, Яхду исә Бузның углы иде. 15Ә Гүни углы Абдиелдән туган Ахи үз нәселенең башлыгы иде. 16Гәдләр Гилыгадта, Башанда һәм аның тирәсендәге авылларда, Шаронда барча көтүлекләрне биләп көн күрде; 17аларның исемнәре, Яһүдә патшасы Иотам, Исраил патшасы Яробам идарә иткән заманда, нәсел шәҗәрәләренә теркәлгән була. 18Рубиннәрдә һәм гәдләрдә, шулай ук Көнчыгыш менашшеларда ▼▼ Көнчыгыш менашшелар – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Менашше ыругының бер яртысы. Менашше ыругының бер яртысы Үрдүн елгасыннан көнчыгышта, икенче яртысы көнбатышта яшәгән.
кылыч вә калкан тотардай, ук атардай, сугыш һөнәрен белгән кырык дүрт мең җиде йөз алтмыш гаскәри бар иде. 19Һаҗәриләргә, Итур, Нафиш һәм Нодаб гаскәрләренә каршы сугышка чыккач, алар, 20Аллаһыдан ярдәм алып, дошманнарын җиңеп чыктылар, чөнки, орыш барган мәлдә, Аллаһы аларның ялынып-ялваруларын ишетте һәм Үзенә булган ышану хакына җавапсыз калмады. 21Алар дошманның илле мең дөя, ике йөз илле мең сарык, ике мең данә ишәктән гыйбарәт булган көтү-көтү малларын үз кулына төшереп, шулай ук йөз мең кешесен әсир иттеләр; 22дошманның күбесе исә яу кырында ятып калды, чөнки әлеге сугыш белән Аллаһы Үзе идарә итте. Биләп алган шушы җирләрдә гәдләр сөргенгә куылганчы гомер кичерделәр. Көнчыгыш менашшелар
23Менашше ыругына караган кабиләләрнең бер яртысы Башаннан алып Багал-Хәрмун, Сенир һәм Хәрмун тавына кадәр булган җирләрдә көн күрде; аларның саны исәпсез-хисапсыз иде. 24Аларның гаилә башлыклары шулардыр: Эфер, Иши, Элиел, Азриел, Иремия, Һодавия һәм Яхдиел. Батыр гаскәриләр булып саналган әлеге ир-егетләр үз гаиләләренең мәшһүр җитәкчеләре иде. 25Әмма алар үзләренең ата-бабалары табынган Аллаһыга тугры булмадылар, Аллаһы аларның күз алдында һәлак иткән халыкларның потларына табына башладылар. 26Шуңа күрә Исраил Алласы ихтыяры буенча Ашшур патшасы Пул, ягъни Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер, Рубин белән Гәд ыругларын һәм Көнчыгыш менашшеларны әсирлеккә төшереп, аларны Халак, Хабур, Һара җирләренә, шулай ук Гөзән елгасы буена сөрде. Әлеге ыруглар хәзерге көндә дә шул җирләрдә гомер итеп яталар.
Copyright information for
TatIBT15