‏ 1 Chronicles 7

Исәсхәрнең нәсел шәҗәрәсе

1Исәсхәрнең дүрт углы бар иде: Тола, Пуаһ, Яшуб, Шимрон. 2Толаның угыллары: Уззи, Репая, Яриел, Яхмай, Ибсам, Шемуил; болар гаилә башлыкларыдыр. Давыт заманында Тола нәселеннән гаскәриләр саны егерме ике мең алты йөзгә җитте. 3Уззинең углы: Израхия. Израхиянең угыллары: Микәил, Убадия, Йоил, Ишшия. Аларның бишесе дә гаилә башлыкларыдыр. 4Хатыннары һәм балалары күп булганга, аларның, нәселнамәдән күренгәнчә, сугышка әзер утыз алты мең гаскәриләре бар иде. 5Нәсел исемлегеннән күренгәнчә, Исәсхәр кабиләләрендә барлыгы сиксән җиде мең сугышчы бар иде.

Беньяминнең нәсел шәҗәрәсе

6Беньяминнең өч углы бар иде: Бела, Бәхер, Едигаил. 7Беланың биш угыл туды: Эсбон, Уззи, Уззиел, Яримут һәм Ири. Болар бишесе дә гаилә башлыклары вә батыр сугышчылар иде. Нәсел шәҗәрәләреннән күренгәнчә, аларның егерме ике мең дә утыз дүрт сугышчысы була.

8Бәхернең угыллары: Земира, Йогаш, Элигызыр, Элиогынай, Омри, Еремот, Абия, Анатот, Алемет; болар барысы да Бәхер угылларыдыр. 9Аларның нәсел шәҗәрәсендә гаилә башлыклары исеменнән тыш шулай ук егерме мең дә ике йөз сугышчы булуы теркәлгән.

10Едигаилнең углы: Билһан. Билһанның угыллары: Игуш, Беньямин, Эһуд, Кенагана, Зетан, Таршиш, Ахишахар. 11Едигаилнең шушы нәсел варислары һәммәсе үз гаиләсенең башлыгы булып, аларда сугышка әзер унҗиде мең дә ике йөз гаскәри бар иде.

12Шуппим һәм Хуппим – Ирнең угыллары; Хушим исә Ахер углы иде.

Нәпталинең нәсел шәҗәрәсе

13Нәпталинең Билһадан туган угыллары: Яхсиел, Гүни, Есер һәм Шаллум
Шаллум – «Яратылыш», 46:24 тә һәм «Саннар», 26:49 да «Шиллем» дип бирелгән.
.

Менашшеның нәсел шәҗәрәсе

14Менашшеның угыллары: арами кәнизәгеннән туган Асриел һәм Гилыгадның атасы Мәкир. 15Хуппим һәм Шуппимгә хатыннарны Мәкир үзе табып биргән иде. Мәкирнең кыз кардәше Мәгакәһ исемле иде. Менашшеның икенче углы – Селупхад. Селупхадның кызлары гына туды.

16Мәкир хатыны Мәгакәһ
Мәгакәһ – 7:15 тә телгә алынган Мәгакәһнең адашы булу ихтимал.
ике угыл – Переш һәм Шерешне тудырды. Шерешнең исә Улам һәм Рәкым атлы угыллары булды.
17Уламның углы Бедан атлы иде. Менашше углы Мәкирдән дөньяга килгән Гилыгадның угыллары әнә шушылардыр.

18Гилыгадның кыз туганы Һәммүлекет – Ишһуд, Абигызер һәм Махланы тапты.

19Шемидәнең угыллары: Ахян, Шәкем, Ликхи һәм Анигам.

Эфраимнең нәсел шәҗәрәсе

20 21Эфраимнең угыллары: Шутелах, Эзер һәм Элгад. Шутелахтан соң нәсел җебенең дәвамы: Беред, Тахат, Элгада, Тахат, Забад, Шутелах. Эзер белән Элгад, Гәттә яшәүчеләрнең терлекләрен көтүлектән урлаган чакта тотылып, шулар кулыннан әҗәлән тапты. 22Аларны югалткан кайгыдан аталары Эфраим ничәмә көннәр буена яшь түкте; ир туганнары аны юатырга килделәр. 23Күпмедер вакыт узгач, Эфраим хатыны янына кереп ятты, һәм хатыны, авырга узып, ир бала тапты. Эфраим аңа Берига
Берига – яһүдчә «бәла» мәгънәсендә.
дип исем кушты, чөнки йортына бәла килгән иде.
24Аның Шеһера атлы кызы да туды; шул кыз Түбән һәм Югары Бәйт-Хорун, Уззен-Шеһера калаларын корды.

25 26 27Эфраимнең Рефах исемле углы булды. Шул Рефахтан соң нәсел җебенең дәвамы: Решеф, Телах, Тахан, Ладан, Аммиһуд, Элишама, Нун, Ешуа.

28Аларның биләгән җирләре һәм яшәгән урыннары: Бәйт-Эл, көнчыгышта – Нагаран, көнбатышта – Газер, Шәкемнән алып Әйя каласына кадәр. Әлеге шәһәрләр тирәсендәге авыллар да аларның җирләре санала иде. 29Менашше ыругы Бәйт-Шан, Тәгънәк, Мегиддо, Дор һәм әлеге шәһәрләр тирәсендәге авылларга хуҗа иде. Шушы калаларда Исраил углы Йосыф
Йосыф – Менашшеның атасы.
нәселе яшәде.

Ашерның нәсел шәҗәрәсе

30Ашерның угыллары: Имна, Ишва, Ишви, Берига. Аларның кыз туганы Серах атлы иде. 31Бериганың угыллары: Хебер һәм Малкиел. Малкиел – Бирзаитнең, 32ә Хебер – Яфлетның, Шомерның, Хотамның һәм аларның кыз туганы Шуганың атасы иде. 33Яфлетның угыллары: Пасак, Бимһал һәм Ашват; Яфлетның угыллары әнә шулар.

34Шомерның угыллары: Ахи, Роһга, Хубба һәм Арам.

35Шомерның ир кардәше Һелемнең угыллары: Сопа, Имна, Шелеш һәм Амал. 36Сопаның угыллары: Суах, Харнефер, Шугал, Бери, Имра, 37Бесер, Һод, Шамма, Шилша, Итран һәм Беһерә.

38Етерның угыллары: Ифунни, Писпа һәм Ара.

39Улланың угыллары: Арах, Ханниел һәм Рисия.

40Болар һәммәсе – Ашер нәселенең гаилә башлыклары, батыр сугышчылар вә мәшһүр юлбашчылар. Нәсел исемлегендә теркәлгәнчә, аларда сугышка яраклы егерме алты мең гаскәри бар иде.

Copyright information for TatIBT15