1 Chronicles 9
1Шул рәвешле, Исраилнең бар халкы нәселнамәдә гаилә-гаилә саналып чыгып, әлеге мәгълүматлар Исраилнең патшалар китабына теркәлде.Бабилгә сөрелгәннәрнең кабат Иерусалимгә әйләнеп кайтуы
Раббыга хыянәт иткән өчен, Яһүдә халкы Бабилгә сөрелгән иде. 2Беренче булып үзләренең кала вә биләмәләренә гади исраилиләр, шулай ук рухани, леви һәм Изге йорт хезмәтчеләренең бер өлеше генә әйләнеп кайтты. 3Яһүдә, Беньямин, Эфраим һәм Менашше ыругыннан Иерусалимгә кайтып урнашкан кешеләр түбәндәгеләр. 4Яһүдә углы Перес нәселеннән: Бани углы Имридән туган Омри оныгы – Аммиһуд углы Утай; 5Шела нәселеннән: аның беренче углы Асая һәм аңардан туган угыллар; 6Зерах нәселеннән – Ягуһел. Димәк ки, җәмгысы алты йөз туксан кеше. 7Беньямин нәселеннән: Һассенуһа углы Һодавиядән туган Мешуллам углы Саллу; 8Ерухам углы Ибнея; Микри углы Уззидән туган Элаһ; Ибния углы Регуилдән туган Шефатия углы Мешуллам. 9Беньяминнәрнең нәселнамәсеннән күренгәнчә, аларның саны тугыз йөз илле алты кеше иде. Аларның һәммәсе гаилә башлыгыдыр. 10 Руханилардан: Едагыйя, Яһояриб, Яхин; 11Аллаһы йортының башлыгы булган Әхитүб углы Мәрают тудырган Садыйк углы Мешулламнан туган Хилкыйя углы Азария; 12Малкия углы Пашхурдан туган Ерухам углы Адая; Иммер углы Мәшиллемит тудырган Мешуллам углы Яхзерадан туган Адиел углы Масай; 13һәм аларның кардәшләреннән бер мең дә җиде йөз алтмыш гаилә башлыгы. Алар барысы да Аллаһы йортында хезмәт итәргә яраклы адәмнәр иде. 14Левиләрдән: Мерари нәселеннән булган Хәшәбия углы Азрикам тудырган Хашшуб углы Шәмәгыйя; 15Бакбаккар, Хереш, Гәләл; Асаф углы Зихри тудырган Микә углы Маттания; 16Едутун углы Гәләл тудырган Шәмәгыйя углы Убадия; Нетофа авылларында яшәгән Элкана углы Аса тудырган Бәрәхия. 17Капка каравылчыларыннан: Шаллум, Аккуб, Талмун, Ахиман һәм аларның кардәшләре. Шаллум аларның башлыклары иде. 18Әлеге кешеләр кояш чыгышына караган Патша капкасы төбендә бүген дә сакта торалар. Левиләрдән капка сакчылары шушыдыр. 19Корах углы Эбъясаф тудырган Коре углы Шаллум һәм аның Корах нәселеннән булган кардәшләре, Раббы станына керә торган юлны саклаган ата-бабалары кебек үк, Изге чатырның ▼▼ Изге чатыр – ягъни Раббы йорты.
бусага төбендә сакчылык кылдылар. 20Элгәре сакчыларның башлыгы Элгазар углы Пинхәс булып, Раббы аның юлдашы иде. 21Мешелемия углы Зәкәрия исә Очрашу чатырының ишеге төбендә сакта торды. 22Шул заманнарда Очрашу чатырының ишекләрен сакларга барлыгы ике йөз дә унике кеше сайлап алына. Аларның исемнәре авыллары буенча нәселнамәләренә теркәлгән. Әлеге кешеләрне, тугры булганнары өчен, Давыт һәм гаиптән хәбәр ▼▼ Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
бирүче Шемуил билгеләгән була. 23Сакчылар үзләре дә, аларның угыл-оныклары да Раббы йортының капкасы төбендә – Изге чатырның ишеге янында сакта тордылар. 24Каравылчылар көнчыгыш, көнбатыш, төньяк һәм көньякта – һәр дүрт тарафта сакта булдылар. 25Авылларда яшәүче кардәшләре вакыт-вакыт җидешәр көнгә аларга ярдәмгә киләләр иде. 26Левиләрдән дүрт баш каравылчы Аллаһы йортындагы бүлмәләр һәм хәзинә саклагычы өчен җаваплы булды. 27Алар төннәрен Аллаһы йорты тирәли сакта торып, һәр иртәне ачкыч белән ишекләрне ачу да аларга йөкләнгән иде. 28Левиләрнең беришләре, Аллаһы йортында гыйбадәт кылганда кулланыла торган савыт-сабага күз-колак булыр өчен куелып, аны санап тапшыра, санап кабул итә торган булганнар. 29Икенчеләренә изге урындагы башка кирәк-ярак, бүтән әйберләр һәм сыйфатлы бодай оны, шәраб, зәйтүн мае, хуш исле сумала-майлар өчен җаваплылык йөкләнде. 30Руханилардан кайберәүләр төрле сумала-майлардан катнашмалар әзерли торган иде. 31Корах нәселеннән булган Шаллумның баш углы – Леви ыругы кешесе Мәттитиягә Раббыга тәкъдим ителә торган икмәкне пешерү йөкләнде. 32Аларның кайбер ир кардәшләре исә – Коһат угыллары – һәр шимбәне изге икмәк пешерә торган иде. 33Җырчы вазифасын башкарган левиләрнең гаилә башлыклары Изге йорт бүлмәләрендә яшәде, көн-төн үзләренең төп вазифаларын башкарганга күрә, алар бүтән төр хезмәттән азат иделәр. 34Боларның һәрберсе, нәсел шәҗәрәләренә теркәлгәнчә, левиләрнең гаилә башлыгыдыр. Алар Иерусалимдә яшәделәр. Шаулның нәсел шәҗәрәсе
35Гибгонның атасы Егыил Гибгонда яшәде. Аның хатыны Мәгакәһ атлы иде. 36Егыилнең өлкән углы – Абдун, аңардан соң дөньяга килгән угыллары: Сур, Кыйш, Багал, Нер, Надаб, 37Гедор, Ахъя, Зәкәрия, Миклут. 38Миклутның углы – Шимһам. Аларның нәселе бер-берсе белән янәшә Иерусалимдә яшәде. 39Нер – Кыйшның, ә Кыйш Шаулның атасы иде. Шаулдан Йонатан, Малки-Шуа, Абинадаб һәм Эшбагал туды. 40Йонатанның углы Мериб-Багалдан Михә дөньяга килде. 41Михәнең угыллары: Питун, Мәлик, Тахреа һәм Әхәз. 42Әхәздән туган Ягъра угыллары: Алемет, Азмавет һәм Зимри. Зимридән соң нәсел җебенең дәвамы: Моса, 43Бинга, Репая, Элгаса, Әсел. 44Әселнең алты углы туды: Азрикам, Бокеру, Исмәгыйль, Шегарья, Убадия һәм Ханан; болар Әселнең угылларыдыр.
Copyright information for
TatIBT15