‏ 1 Kings 11

Сөләйманның Раббыдан йөз чөерүе

1Сөләйман патшаның, фиргавен кызыннан башка, тагын бихисап күп чит мәмләкәт хатын-кызларына гыйшкы төште. Алар арасында Мәаб, Аммон, Эдом, Сидун, Хит кызлары да бар иде. 2Алар хакында Раббы Үзенең Исраил халкын: «Ул кызларга өйләнмәгез, юкса алар йөрәгегезне үзләренең илаһларына аударыр», – дип, алдан кисәтеп куйган була. Әмма Сөләйманның гыйшкы төшеп, күңеле шуларга беректе. 3Сөләйманның хатыннары арасында җиде йөз патша кызы вә өч йөз кәнизәк булып, әлеге хатыннар аның күңелен аздырды. 4Сөләйман олыгая төшкәч, хатыннары аның күңелен башка илаһларга аударды; аның йөрәге, атасы Давытныкы сыман, үзенең Раббы Алласына тугры булып калмады. 5Сөләйман Сидун алиһәсе Ашторетка һәм аммониләрнең җирәнгеч илаһы Милкүмгә табына башлады. 6Сөләйман, шул рәвешле, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, атасы Давыт сыман, ахыргача Раббы юлында кала алмады. 7Иерусалимнән көнчыгышка табарак бер калкулыкта Сөләйман мәабиләрнең җирәнгеч илаһы Кемошка һәм аммониләрнең җирәнгеч илаһы Молыхка багышлап гыйбадәт кылу урыны ясады. 8Шул рәвешле ул, хуш исле сумала-майлар көйрәтеп, үз илаһларына корбан китерүче чит мәмләкәт хатыннарының һәммәсе өчен шундый урыннар булдырды.

9 10Ике тапкыр Сөләйман янына иңгән, башка илаһларга табынмаска боерган Исраилнең Раббы Алласыннан йөз чөергән өчен, Раббының Сөләйманга нык ачуы чыкты, чөнки ул Раббы боерыкларын үтәмәде. 11Шуннан Раббы Сөләйманга болай диде:

– Синең әнә шул эшләрең өчен, Минем белән төзегән килешүне сакламаган һәм Минем кагыйдәләремне үтәмәгән өчен, патшалыкны синең кулдан алып, хезмәтчеңә тапшырырмын.
12Ләкин атаң Давыт хакына Мин моны син исән чакта эшләмәм – Мин аны синең углың кулыннан тартып алырмын. 13Мин аңардан бөтен патшалыкны алмам, колым Давыт хакына һәм Үзем сайлап алган Иерусалим хакына Мин синең углың кулында Исраилнең бер ыругын гына калдырырмын.

Сөләйманның дошманнары

14Шуннан Раббы ихтыяры белән Эдом патшасы ыругыннан эдоми Һадад Сөләйманның дошманына әйләнде. 15Кайчандыр элек, Давыт эдомиләр белән сугыш алып барганда, яубашы Йоав үз гаскәриләренең мәетләрен күмәр өчен, Эдомга килеп, андагы барлык ир затын кырып бетерә. 16Эдомның бөтен ир-атын кырып бетергәнче, Йоав һәм башка исраилиләр алты ай дәвамында анда яшиләр. 17Шул вакытта әлеге Һадад үзенең атасында хезмәттә торучы берничә эдоми белән бергә Мисырга качып котыла; ул чакта әле Һадад кечкенә бала була. 18Мидьяннан китеп, алар Паранга юнәләләр, анда берничә кешене үзләре белән ияртеп Мисырга – Мисыр патшасы, ягъни фиргавен янына киләләр. Ул аңа йорт-җир бүлеп бирә, азык-төлек белән тәэмин итә. 19Һадад, фиргавеннең күңеленә ошап, аның шәфкатен казана, һәм фиргавен аңа үз хатыны Тахпенес мәликәнең сеңлесен хатынлыкка бирә. 20Шуннан Тахпенесның сеңлесе аңа Генубат атлы угыл таба. Тахпенес әлеге баланы фиргавен сараенда тәрбия кыла; фиргавен угыллары белән бергә Генубат фиргавеннең йортында яши.

21Шулай беркөнне Давытның дөнья куюы һәм яубашы Йоавның үлүе турындагы хәбәр Һададга килеп ирешкәч, фиргавенгә ул:

– Җибәр мине, мин үз җиремә кайтам, – диде.

22– Биредә син нәрсәгә дә булса мохтаҗ түгелдер бит, нигә шулай үз җиреңә ашкынасың? – дип сорады аңардан фиргавен.

– Мохтаҗ түгел, – дип җаваплады ул, – тик шулай да җибәр мине!

23Аллаһы Сөләйман дошманнарының санын тагын бер кешегә арттырды: ул – Соба патшасы Һададгызердан качып киткән Эльяда углы Резон иде. 24Һададгызерның гаскәрен Давыт тар-мар китергәннән соң, әлеге Резон, үз тирәсенә кешеләр туплап, шул юлбасарларның башлыгына әверелде; аннары алар, Дәмәшкъкә китеп, шунда гомер сөрде. 25Сөләйман үзе исән чакта, Резон, кинә тотып, Исраилнең дошманы булып кала бирде. Ул Арам иле белән идарә итте һәм, Һадад китергән бәла-казаларга өстәп, Исраилгә зыян сала торган булды.

Яробамның Сөләйманга каршы баш күтәрүе һәм Сөләйманның үлеме

26Берзаман Сөләйман хезмәтчеләреннән берсе, Эфраим нәселеннән булган, Середа шәһәрендә яшәүче Небат углы Яробам (аның әнкәсе тол хатын Серуга иде), патшага каршы баш күтәрде. 27Патшага баш күтәрүе әнә болай булды: Сөләйманның Милло кирмәнен төзегән, атасы Давыт шәһәрендә диварларның җимерек урыннарын төзекләндергән вакыты иде. 28Яробам бик булдыклы кеше иде. Сөләйман, әлеге яшь егетнең ничек эшләвен күреп, аны Йосыф нәселеннән булган мәҗбүри рәвештә эшләүчеләргә башлык итеп куйды. 29Беркөнне Яробамга Иерусалимнән читкә чыгарга туры килде, шулчакны аңа юлда яңа киемнәр кигән шилоһлы Ахия пәйгамбәр килеп очрады. Ялан кырда алар икесе генә иде. 30Шунда Ахия, өстендәге яңа киемнәрен салып, аларны унике кисәккә ерткалады да 31Яробамга менә нәрсә диде:

– Ун кисәген үзеңә ал, чөнки Исраилнең Раббы Алласы болай дип әйтә: «Мин, Сөләйман кулыннан патшалыкны тартып алып, ун ыругны синең кулга тапшырам.
32Ыругларның берсен исә колым Давыт хакына һәм бөтен Исраил ыруглары арасыннан Үзем сайлап алган Иерусалим шәһәре хакына Сөләйманга калдырам. 33Ул, Миннән йөз чөереп, Сидун алиһәсе Ашторетка, Мәаб алласы Кемошка, Аммон алласы Милкүмгә табына башлады, атасы Давыт кебек яшәмичә, Минем юлдан тайпылып, Минем күзгә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, Минем кагыйдәләрне вә кануннарны бозудан сакланмады. 34Мин аның кулыннан бөтен патшалыкны тартып алмыйм, Мин кушканнарны вә Минем кагыйдәләрне төгәл үтәгән, Үзем сайлап алган колым Давыт хакына Мин аны, үзе исән чакта, патша итеп калдырам. 35Патшалыкны Мин аның углы кулыннан тартып алырмын һәм аның ун ыругын сиңа тапшырырмын. 36Минем исемем шунда саклансын өчен, Үзем сайлап алган Иерусалим шәһәрендә, Минем йөзем каршында колым Давытның чырагы
…Давытның чырагы… – «Давыт токымы» мәгънәсендә.
гомер бакый янып торсын өчен, аның углына Мин бер ыругны бирермен.
37Ә сине исә Мин Үзем сайлап алдым, һәм син җаның теләгән бар нәрсә өстеннән патшалык итәрсең – Исраил патшасы булырсың. 38Әгәр дә Мин кушканнарның һәммәсен үтәп, Минем юлдан тайпылмасаң, Минем күз алдында дөрес гамәлләр кылып, Минем кагыйдәләрне вә боерыкларны колым Давыт кебек бозудан саклансаң, Мин синең янда булырмын, синең йортыңны, Давыт йорты сыман, мәңгегә патшалар йорты итәрмен, Исраилне синең кулга тапшырырмын. 39Сөләйман кылган хилафлыклар өчен, Мин Давыт нәселен хөкемгә тартырмын, ләкин гомерлеккә түгел».

40Сөләйман исә Яробамның җанын кыярга ниятләде; тик Яробам Мисырга, Мисыр патшасы Шишак янына качып китте һәм Сөләйман дөнья куйганчы шунда яшәде.

41Сөләйман патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм аның гакылы-зиһене хакында «Сөләйман кылган гамәлләр» дигән китапта язылган. 42Шул рәвешле, Сөләйман Иерусалимдә бөтен Исраил белән кырык ел дәвамында идарә итте. 43Ул, дөнья куеп, атасы Давыт шәһәрендә дәфен кылынды, һәм аның урынына тәхеткә углы Рехабгам утырды.

Copyright information for TatIBT15