1 Kings 12
Исраилиләрнең Рехабгамга каршы чыгуы
1Рехабгамны патша итеп куяр өчен бөтен Исраил халкы Шәкемгә җыелгач, Рехабгам Шәкемгә килде. 2Сөләйман патшадан Мисырга качып киткән һәм шунда яшәгән Небат углы Яробам, бу хакта ишетеп, Мисырда калды. 3Исраилиләр Яробамны чакыртып кешеләр җибәрделәр, һәм ул бөтен Исраил җәмәгате белән бергә Рехабгам янына килде. 4– Синең атаң иңнәребезгә авыр йөк салды, син исә атаң безне мәҗбүр иткән михнәттән коткар, безнең өскә салган шушы авыр йөкне җиңеләйт, шул чагында без сиңа хезмәт итәрбез, – диде алар. 5Рехабгам: – Барыгыз, өч көннән кабат минем янга килерсез, – дип җавап бирде, һәм кешеләр өйләренә таралды. 6Рехабгам патша, атасы Сөләйман исән чакта аңа хезмәт күрсәткән өлкәннәрне чакыртып, алардан: – Халыкка нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәрсез? – дип сорады. 7Өлкәннәр аңа: – Әгәр син бүген әлеге халыкның хезмәтчесе булып аңа булышлык күрсәтсәң, тәмле телеңне кызганмасаң, алар мәңгегә синең хезмәтчеләреңә әйләнер, – диде. 8Тик Рехабгам өлкәннәр киңәшенә колак салмады, үзе белән бергә үскән һәм аңа хезмәт күрсәткән яшьтәшләренә мөрәҗәгать итте: 9– «Атаң безнең иңнәргә салган йөкне җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка сез ничек җавап бирергә киңәш итер идегез? – дип сорады ул алардан. 10Аның белән бергә үскән ишләре болай әйтте: – «Атаң безнең иңнәргә авыр йөк салды, син исә аны җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка син: «Минем чәнти бармагым атамның биленнән калынрак. 11Әгәр минем атам сезнең иңнәргә авыр йөк салган булса, мин әлеге йөкне тагын да арттырырмын; атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза исә чаян чагуына тиңләшер», – дип әйт. 12Патшаның «Өч көннән минем янга килерсез» дигән әмеренә буйсынып, Яробам вә бар халык, өч көн үтүгә, Рехабгам янына әйләнеп килде. 13Патша, өлкәннәрнең киңәшенә колак салмыйча, халык белән бик кырыс сөйләште. 14Яшьтәшләренең киңәшен тотып: – Минем атам сезнең иңгә авыр йөк салган булса, мин аны тагын да арттырырмын, атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза чаян чагуына тиңләшер, – диде. 15Халык сүзенә патша колак салмады, һәм бу хәл Раббының ихтыяры буенча булды – Ул моны Небат углы Яробамга шилоһлы Ахиядән әйттергән сүзләре хакка чыксын өчен шулай эшләде. 16Патшаның халык сүзенә колак салмавын күреп, исраилиләр аңа: – Давыт белән нәрсәбез уртак безнең?! Ишай углы мирасында безнең өлешебез юк. Шулай булгач, исраилиләр, чатырларыгызга таралышыгыз! Давыт нәселе хәзер үз йортын гына карасын! – дип, өйләренә кайтып киттеләр. 17Рехабгам, шулай итеп, Яһүдә шәһәрләрендә яшәүче исраилиләр белән генә идарә итеп калды. 18Шулай беркөнне Рехабгам патша мәҗбүр эшчеләр өстеннән назыйр булган Адунирамны ▼▼ Адунирам – яһүд телендәге төп нөсхәдә: Адурам; борынгы грек телендәге кайбер тәрҗемәләрдә: Дишан.
эш белән исраилиләр янына җибәргәч, исраилиләр аны таш атып үтерделәр, Рехабгам патша үзе исә ашыгып-кабаланып арбасына утырды да Иерусалимгә качып өлгерде. 19Шул вакыттан башлап бүгенге көнгә кадәр Исраил халкы Давыт йортына буйсынмый. 20Исраилиләр, Яробамның әйләнеп кайтканын ишетеп, аны халык җыенына чакыртып китерделәр дә бөтен Исраил халкы өстеннән патша итеп куйдылар. Бары тик Яһүдә ыругы гына Давыт йортына тугры булып калды. 21Иерусалимгә әйләнеп кайтканнан соң, Сөләйман углы Рехабгам, патшалыкны үзенә кайтарырга ниятләнеп, Исраил халкына каршы сугышка чыгар өчен, бөтен Яһүдә һәм Беньямин ыругларыннан йөз сиксән меңлек гаскәр туплады. 22Ләкин Аллаһы кешесе ▼▼ Аллаһы кешесе – ягъни пәйгамбәр.
Шәмәгыйягә Аллаһыдан мондый сүз иреште: 23– 24– Яһүдә патшасы Сөләйман углы Рехабгамга һәм бөтен Яһүдә вә Беньямин йортына, шулай ук калган бар халыкка, Раббы болай дип әйтә, диген: «Үзегезнең туганнарыгыз исраилиләргә каршы сугыш башламагыз; һәркайсыгыз үзенең өенә әйләнеп кайтсын, чөнки соңгы вакыйгалар Минем ихтыярым белән эшләнде». Халык, Раббы сүзенә колак салып, Раббы сүзе буенча өйләренә кайтып китте. Яробамның Раббыдан йөз чөерүе
25Яробам, таулы Эфраим төбәгендәге Шәкем шәһәрен ныгытып, шунда яши башлады; аннары әлеге шәһәрдән китеп, Пенуилне ныгытты. 26– 27Күңеленнән Яробам болай уйлады: – Әгәр бу халык, корбан китерү өчен, әүвәлгечә Иерусалимгә, Раббы йортына йөри торган булса, халыкның күңеле кабат хуҗаларына – Яһүдә патшасы Рехабгамга берегеп куюы бар, ул чагында патшалык яңадан Давыт йортына күчәр һәм халык, минем җанымны кыеп, кабат Яһүдә патшасы Рехабгамга йөзе белән борылыр. 28Шуннан патша, киңәш-табыш итеп, алтыннан ике бозау сыны койдырып алды да: – Иерусалимгә йөрү сезгә кыендыр. Исраил, сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллалар менә шушыдыр, – дип, халыкка мөрәҗәгать итте 29һәм сыннарның берсен Бәйт-Элдә, икенчесен Данда урнаштырды. 30Бу гөнаһ эш иде; әлеге сурәтләргә гыйбадәт кылыр өчен, халык хәтта Данга кадәр барып җитә торган булды. 31Шуннан Яробам, калку урыннарда гыйбадәтханәләр салдырып, халык арасыннан (гәрчә алар Леви угыллары булмаса да) каһиннәр ▼▼ Каһин – рухани (гадәттә, мәҗүси халыкларда).
билгеләп куйды. 32Аннары сигезенче айның унбишенче көнен бәйрәм көне дип игълан итте. Әлеге бәйрәм Яһүдәдә үткәрелә торган бәйрәм төсен алып, Яробам шул көнне мәзбәхтә корбан китерә торган булды. Үзе ясаткан бозау сыннарына корбан китерү йоласын ул Бәйт-Эл шәһәрендә башкарды. Бәйт-Элдәге калку урыннарда үзе салдырган гыйбадәтханәләргә Яробам каһиннәр билгеләде. 33Шулай итеп, сигезенче айның үзе билгеләгән унбишенче көнендә – Исраил халкы өчен бәйрәм дип игълан ителгән көндә – Яробам, корбан китерү өчен, Бәйт-Элдәге үзе төзеткән мәзбәх янына килде.
Copyright information for
TatIBT15