1 Kings 17
Козгыннарның Ильясны тукландыруы
1Гилыгад җирендәге Тишбә шәһәрендә яшәүче Ильяс Ахабка болай диде: – Үзем табынган Исраилнең Раббы Алласы Үзе шаһиттыр: бу елларда җиргә чык бөртеге дә, яңгыр тамчысы да төшмәс! Төшә калса да, бары минем боерыгым буенча гына булыр. 2Шуннан Ильяска Раббы сүзе иңде: 3– Биредән китеп, көнчыгыш тарафына юл ал һәм Үрдүннән көнчыгыштарак аккан Керит инеше буенда яшерен. 4Шул инештән эчеп сусыныңны басарсың, ә козгыннар сине тукландырып торыр – Мин аларга шулай боердым. 5Шуннан ул, юлга кузгалып, һәммәсен Раббы кушканча эшләде: Үрдүннән көнчыгышта аккан Керит инешенә җитеп, шунда калды. 6Иртәләрен вә кичләрен козгыннар аңа икмәк белән ит китерделәр, ә сусынын ул инештән су эчеп басты.Ильяс һәм Сарепаттагы тол хатын
7Күпмедер вакытлар узгач, әлеге инеш кипте, чөнки җиргә яңгыр яумады. 8Шунда Ильяска Раббы сүзе иңде: 9– Бар, Сидун Сарепатына кузгал һәм шунда кал; Мин андагы бер тол хатынга синең тамагыңны кайгыртырга боердым. 10Шуннан ул, торып, Сарепат тарафына юл алды; шәһәр капкасына килеп җиткәч, утын җыеп йөрүче бер тол хатынга тап булды. Ильяс аны чакырып алып: – Зинһар, миңа эчәргә чүлмәгеңнән бераз су бир, – диде. 11Хатын су алып килергә дип китеп барганда аның артыннан: – Ашарыма берәр телем икмәк тә алсаң иде, – дип кычкырды. 12– Раббы Аллаң Үзе шаһиттыр: минем һичнинди пешкән ризыгым юк, кисмәктә бер уч он белән чүлмәк төбендә бераз май калды. Хәзер утынга бер-ике агач җыеп кайтам да үземә һәм углыма ашарга әзерлим; булган ризыкны ашап бетергәч, безгә инде үләргә генә кала, – дип җаваплады хатын. 13Ильяс аңа: – Бар, хафаланма, – диде, – үзең ниятләгәнчә эшлә, ләкин әүвәл миңа шул калган оныңнан кечерәк бер көлчә пешереп бир; үзеңә һәм углыңа кабат пешерерсең, 14чөнки Исраилнең Раббы Алласы әйтә: «Раббы җиргә яңгыр яудырган көнгә кадәр кисмәктә он бетмәс, чүлмәктә май кимемәс». 15Хатын китеп барды һәм барысын Ильяс кушканча эшләде; байтак вакытлар ул үзе дә, Ильяс та, хатынның йорты да ризыктан өзелмәде. 16Ильяс аша Раббы җиткергәнчә, кисмәктәге он бетеп тормады, чүлмәктәге май кимемәде. 17Күпмедер вакыттан соң йорт хуҗасы булган әлеге хатынның углы авырып китте; малайның хәле бик нык авыраеп, ул гел сулаудан туктады. 18– Аллаһы кешесе, ни кирәк сиңа миннән? Әллә кылган гөнаһларымны исемә төшерергә һәм углымны үтерергә дип килдеңме син? – диде аңа хатын. 19– Бир әле миңа углыңны, – диде аңа Ильяс һәм, аның кулыннан баланы алып, үзе яшәгән өске каттагы бүлмәгә күтәреп керде дә түшәгенә яткырды. 20Аннары Раббыга мөрәҗәгать итеп: – И Раббы Аллам! Мине сыендырган шушы тол хатынны бәлагә салып углының җанын кыярсың микәнни?! – диде 21һәм, өч тапкыр бала өстенә капланып, Раббыга ялварды: – И Раббы Аллам! Баланың җанын кабат тәненә кайтарсаң иде! 22Раббы Ильясның гозерен ишетте: баланың җаны кабат тәненә әйләнеп кайтты, һәм бала терелде. 23Ильяс, баланы күтәреп, өске каттагы бүлмәдән төште дә өйгә керде: – Менә кара, углың исән! – дигән сүзләр белән баланы әнкәсенә тапшырды. 24– Хәзер инде мин синең Аллаһы кешесе булуыңа да, син җиткергән Раббы сүзләренең хак булуына да чын-чынлап ышанам, – диде Ильяска теге хатын.
Copyright information for
TatIBT15