‏ 1 Kings 19

Ильясның Хоребка качып китүе һәм аңа Раббының күренүе

1Ахаб, кайтып, Ильясның ни-нәрсәләр эшләве, шулай ук пәйгамбәрләрнең барысын кылычтан уздыруы турында Изебелгә сөйләп бирде. 2Шуннан Изебел, «Син аларның җанын кыйган кебек, иртәгә шушы вакытка мин дә синең җаныңны кыймасам, аллаларымның иң каты каһәре төшсен миңа» дигән сүзләрен җиткерер өчен, үзенең илчесен Ильяс янына җибәрде.

3Гомерен саклап калыр өчен, Ильяс качып китте. Яһүдә Беер-Шебасына килеп җиткәч, хезмәтчесен шунда калдырды да 4үзе әле тагын бер көн чүл буйлап барды һәм бер артыш куагы янына килеп җитеп аның төбенә утырды да үзенә әҗәл җибәрүен үтенеп:

– Җитәр инде, Раббы, ал минем җанымны, чөнки мин үземнең ата-бабаларымнан яхшырак түгелмен, – диде.

5Аннары артыш куагы төбенә ятып йокыга талды. Шул чакны аңа фәрештә кагылып китеп:

– Тор, тамагыңа ашап ал, – диде.

6Ильяс як-ягына каранды һәм баш очында күмер өстендә пешкән көлчә белән бер чүлмәк су күрде. Ашап-эчкәч, ул кабат йокларга ятты.

7Бераздан Раббы фәрештәсе аның янына икенче кат әйләнеп килде һәм аңа орынып:

– Тор, тамагыңа ашап ал, чөнки сине ерак юл көтә, – диде.

8Ильяс, торып, ашап-эчте. Шушы ризык белән тамагын ныгытканнан соң, Аллаһының Хореб дип исемләнгән тавына барып җиткәнче, кырык көн вә кырык төн буе юлда булды. 9Анда ул, мәгарәгә кереп, төнне уздырды. Шунда аңа Раббы сүзе иңде. Раббы аңа:

– Нәрсә эшлисең син биредә, Ильяс? – диде.

10– Мин ихлас күңелдән Күкләр Хуҗасы Раббыга хезмәт иттем, – дип җаваплады Аңа Ильяс. – Чөнки исраилиләр, Синең белән төзегән килешүне кире кагып, Синең мәзбәхләреңне җимерделәр, пәйгамбәрләреңне кылычтан уздырдылар; мин берьялгызым калдым; җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине дә эзлиләр.

11– Тау өстенә чык та Раббы каршына килеп бас, – диде аңа Раббы, – янәшәңнән Раббы узар.

Шул вакытны тау-ташларны кубарып, кыяларны җимереп, Раббы алдыннан көчле җил-давыл күтәрелде, әмма әлеге җил-давылда Раббының барлыгы сизелмәде. Җилдән соң җир тетри башлады; әмма җир тетрәвендә дә Раббының барлыгы сизелмәде.
12Җир тетрәгәннән соң ялкын кабынды; әмма Раббы ялкын эчендә дә юк иде. Ут-ялкыннан соң йомшак кына пышылдаган бер тавыш ишетелде. 13Әлеге сүзләрдән соң Ильяс, йөзен япанчасы белән каплап, һавага чыкты һәм мәгарә авызы төбендә туктап калды. Шулчакны аңа:

– Нәрсә эшлисең син биредә, Ильяс? – дигән тавыш килеп иреште.

14– Мин ихлас күңелдән Күкләр Хуҗасы Раббыга хезмәт иттем, – диде Ильяс, – чөнки исраилиләр, Синең белән төзегән килешүне кире кагып, Синең мәзбәхләреңне җимерделәр, пәйгамбәрләреңне кылычтан уздырдылар; мин берьялгызым калдым; җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине эзлиләр.

15– Килгән юлың белән кабат Дәмәшкъ чүленә кит, – диде аңа Раббы. – Барып җиткәч, май сөртеп, Хазаилне Арам патшасы итеп билгелә, 16Нимши углы Еһүне исә, май сөртеп, Исраил патшасы итеп билгелә; Әбел-Мехоладагы Шафат углы Элишаны, май сөртеп, үз урыныңа пәйгамбәр итеп калдыр. 17Хазаилнең кылычыннан качып котыла алганнарны Еһү кырып бетерер, Еһү кылычыннан исән калганнарның җанын исә Элиша кыяр. 18Хәлбуки Исраил җирендә Мин җиде мең кешене исән калдырдым: алар Багал каршында тез чүкмәделәр, аның сыннарын үпмәделәр.

Ильясның Элишаны чакырып алуы

19Шуннан Ильяс әлеге урыннан китеп барды һәм Шафат углы Элишаны эзләп тапты. Бу вакытны Элиша унике пар үгез җигеп җир сөреп ята һәм Ильяс килгәндә уникенче пар үгезе артыннан бара иде. Элиша яныннан узып барышлый, Ильяс үзенең япанчасын аның җилкәсенә салды
…Ильяс үзенең япанчасын аның җилкәсенә салды… – Ильясның әлеге япанчаны Элишага бирүе аның Ильяс урынына пәйгамбәр булып калуын аңлата торган билге.
.
20Шунда Элиша, үгезләрен калдырып, Ильяс артыннан йөгерде һәм аңа:

– Ата-анамны үбеп хушлашырга рөхсәт бир миңа, аннары мин синең белән китәрмен, – диде.

– Бар, – дип җаваплады аңа Ильяс, – мин сине тотмыйм.

21Элиша, аның яныннан китеп, ике үгезен чалды, аннары, сукасын ягып, ит кыздырды да аны халыкка таратты. Халык шул итне ашады. Элиша үзе исә, кузгалып, Ильяс артыннан иярде һәм аның ярдәмчесенә әверелде.

Copyright information for TatIBT15