‏ 1 Kings 2

Давытның Сөләйманга вазифа йөкләве. Давытның үлеме

1Соңгы сәгате якынлашкач, Давыт үзенең углы Сөләйманга үгет-нәсыйхәтләр биреп болай диде:

2– Миңа мәңгелек юлга кузгалыр вакыт җитте, син исә нык һәм батыр бул. 3Раббы Аллаң әйткәннәрне җиренә җиткереп башкар: Аның юлыннан йөр, Муса канунында язылганча, Аның кагыйдәләрен вә кушканнарын, канун вә билгеләмәләрен төгәл үтә; шул чагында барган һәр җиреңдә эшләгән эшләрең уң булыр. 4Шуларны башкарсаң, Раббы миңа биргән вәгъдәсен тормышка ашырыр. Ул миңа: «Әгәр синең угылларың, туры юлга күнеп, бөтен күңелләре белән ихлас йөрәктән Миңа итагать итсәләр, Миңа гына гыйбадәт кылсалар, Исраил тәхетендә һәрчак синең гаилә ирләре утырыр», – дип әйткән иде.

5Аннары тагын Давыт болай диде:

– Сәрүя углы Йоавның миңа каршы ни-нәрсәләр кылганы сиңа мәгълүмдер: сугышта коелган кан өчен үчләшеп, Исраил гаскәренең ике яубашы – Нер углы Абнер белән Етер углы Амасаның тыныч көннәрдә җанын кыеп, үзенең бил каешын вә аяк киемен алар канына буяганны беләсең.
6Син акыл белән эш ит – аның чал башы үлеләр дөньясына тыныч кына китмәсен! 7Гилыгадлы Барзиллайның угылларын мәрхәмәтеңнән ташлама, алар синең өстәлеңнән туклансыннар, чөнки, туганың Абшалумнан качкан чагымда, алар минем янда булдылар. 8Бахуримда яшәүче Беньямин ыругыннан Гера углы Шимгый бар тагын: мин Маханаим тарафына качып барганда, ул, яман телләнеп, миңа авыр сүзләр әйтте; ул миңа Үрдүн буенда килеп очрады, һәм мин шунда аңа: «Мин сине кылычтан уздырмам», – дип, Раббы белән ант иттем. 9Син исә аны җәзасыз калдырма, акылың җитәрлек, аның белән ни-нәрсә эшләргә икәнен үзең беләсең. Аның чал башын, канга батырып, үлеләр дөньясына озат.

10Шуннан Давыт дөнья куйды, һәм ул Давыт шәһәрендә дәфен кылынды
Дәфен кылу – мәет күмү.
.
11Давыт бөтен Исраил җирендә кырык ел дәвамында патшалык итте: шуның җиде елын ул – Хебрунда, утыз өч елын Иерусалимдә уздырды. 12Сөләйман шулай атасы Давытның тәхетенә утырды, һәм аның патшалыгы ныгыганнан-ныгый башлады.

13Беркөн Сөләйманның әнкәсе Батшеба янына Хаггит углы Адония килде.

– Яхшы ният белән йөрисеңме? – дип сорады аңардан Батшеба.

– Яхшы ният белән, – диде Адония, –
14әйтер сүзем бар сиңа.

– Сөйлә, – диде Батшеба.

15– Сиңа мәгълүм булганча, моңарчы патшалык минем кулда булып, бөтен Исраил халкының күзе миңа төбәлгән иде; әмма, хәлләр үзгәреп, патшалык минем туганыма күчте, чөнки Раббының ихтыяры шундый иде. 16Минем сиңа бер үтенечем бар, гозеремне аяк астына салмасаң иде, – диде Адония.

– Гозереңне әйт, – диде аңа Батшеба.

17– Сөләйман патша синең сүзеңне екмас, зинһарлап сорыйм, сөйләш әле аның белән, шунемлы Әбишәгне миңа хатынлыкка бирсен, – диде ул.

18– Ярар, синең хакта мин патша белән сөйләшермен, – диде Батшеба һәм, 19Адониянең сүзен җиткерергә дип, Сөләйман патша хозурына керде.

Әнкәсен каршы алып, патша аягүрә торып басты, аңа баш иде һәм тәхетенә утырды. Патшаның әнкәсенә дә тәхет китерделәр, һәм ул, патшаның уң ягыннан урын алып,
20сүзен башлады:

– Минем сиңа бер кечкенә йомышым бар, сүземне екмасаң иде.

– Йомышыңны әйт, анам, сүзеңне екмам, – диде аңа патша.

21– Туганың Адониягә шунемлы Әбишәгне хатынлыкка алырга рөхсәт итсәң иде, – диде Батшеба.

22Әнкәсенә җавап итеп Сөләйман патша:

– Ни өчен әле син Адония өчен шунемлы Әбишәгне сорыйсың? Адония минем олы туганым булгач, бәлки, патшалыкны да аңа бир, дип үтенерсең?! Рухани Абъятар белән Сәрүя углы Йоавны да онытма алайса, – диде һәм,
23Раббы белән ант итеп:

– Әлеге сүзләре өчен Адонияне җәзага тартмасам, Аллаһының миңа иң каты каһәре төшсен.
24Раббы мине, атам Давыт урынына патша итеп куеп, тәхетемдә ныгытты, әйткән вәгъдәсенә туры калып, патшалыкны минем гаиләгә тапшырды. Раббы Үзе шаһиттыр: бүген Адониянең гомере киселер! – диде.

25Шуннан Сөләйман патша Еһояда углы Бенаяһка әмер бирде, һәм ул Адониянең җанын кыйды.

26Рухани Абъятарга исә патша:

– Анатотка, үз җиреңә әйләнеп кайт; җаныңны кыясы иде дә, әмма хәзергә сиңа кул күтәрмим, чөнки атам Давыт алдыннан Хуҗа-Раббының сандыгын күтәреп барган, атам белән бергә барлык кыенлыкларны кичергән кеше син, – дип,
27Абъятарны Раббыга рухани хезмәте күрсәтүдән читләштерде; шул рәвешчә Раббының Шилоһта Эли йорты хакында әйткән сүзләре тормышка ашты.

28Шушы хәбәр Йоавка килеп ирешкәч, ул Раббы чатырына кереп яшеренде дә мәзбәхнең мөгезләренә барып ябышты, чөнки Йоав, Абшалумга иярмәсә дә, Адония яклы булды. 29Йоавның, Раббы чатырына кереп качып, мәзбәх мөгезенә ябышуын белгәч, Сөләйман патша:

– Бар, үтер аны, – дип, Еһояда углы Бенаяһны җибәрде.

30Бенаяһ, Раббы чатырына кереп, Йоавка:

– Патша сиңа моннан чыгарга боера, – диде.

Теге исә:

– Юк, мин монда үләчәкмен, – дип җавап кайтарды.

– Йоав менә шулай дип әйтә, – дип, Бенаяһ аның сүзләрен патшага җиткерде.

31– Үзе әйткәнчә эшлә! – дип боерды Бенаяһка патша. – Нахакка кан койган Йоавны үтереп, гәүдәсен җиргә тапшыр. Шулай итеп, минем һәм атам йорты өстеннән гаепне төшер. 32Коелган кан өчен Раббы аны җәзага тартсын, чөнки ул, атам Давытка хәбәр итмичә, үзеннән күпкә тәкъва һәм яхшы ике ир егетне – Исраилнең яубашы Нер углы Абнер белән Яһүдәнең яубашы Етер углы Амасаны кылычтан уздырды. 33Моның гөнаһысы Йоавка һәм дә мәңге җуелмастай булып аның нәселенә төшсен! Давытның үзенә исә, аның нәселенә вә гаиләсенә, шулай ук аның тәхетенә Раббы мәңгегә иминлек бирсен!

34Шуннан Еһояда углы Бенаяһ барды да Йоавның җанын кыйды. Йоавны үз йорты янында, чүлдә җирләделәр. 35Патша аның урынына гаскәр башлыгы итеп Еһояда углы Бенаяһны билгеләде; рухани Садыйкны исә Абъятар урынына куйды.

36Шуннан патша, Шимгыйны чакыртып:

– Үзеңә Иерусалимдә йорт салып, шунда яшә, тик шәһәрдән кая да китәсе булма.
37Белеп тор: шәһәрдән чыгып Кыдрун ташкынын кичә калсаң, шундук әҗәлеңне табарсың һәм моңа бары үзең генә гаепле булырсың, – диде.

38– Яхшы, патша әфәндем ничек боерса, хезмәтчең шулай эшләр, – дип җаваплады патшага Шимгый.

Шул рәвешле Шимгый Иерусалимдә яшәп калды. Шактый озак,
39өч ел узганнан соң, Шимгыйның ике колы, качып китеп, Гәт патшасы, Мәгакәһ углы Әкиш янына килде. «Колларың – Гәттә» дигән хәбәр килеп ирешкәч, 40Шимгый ишәгенә атланды да, колларын эзләп, Әкиш янына Гәткә чыгып китте. Шунда барып, колларын Гәттән алып та кайтты. 41Шимгыйның Иерусалимнән чыгып китеп Гәткә баруын, аннан әйләнеп кайтуын Сөләйманга җиткерделәр, 42һәм патша, Шимгыйны чакыртып, болай диде:

– Мин сиңа, Раббы белән ант итеп, шәһәрдән чыгып кая да булса китә калсаң, шул көнне үк әҗәлеңне табарсың дип әйткән идем түгелме?! Шунда син миңа: «Ярар, шулай булсын», – дип җавап кайтарган идең.
43Шулай булгач, ни өчен соң син Раббы белән ант итеп биргән боерыгымны үтәмәдең? 44Атам Давытка кылган барлык явызлыкларыңны син күңелеңдә саклыйсың булыр. Шуның өчен Раббы сине җәзага тартсын! 45Ә Сөләйман патша фатихалы булыр, Давыт тәхете Раббы алдында мәңге нык торыр.

46Шуннан Сөләйман патша Еһояда углы Бенаяһка боерык бирде, һәм Бенаяһ, барып, Шимгыйның җанын кыйды. Сөләйман кулында патшалык әнә шулай ныгыганнан-ныгый барды.

Copyright information for TatIBT15