‏ 1 Kings 20

Арам патшасы Бен-Һадад белән Ахаб арасындагы сугыш

1Арам патшасы Бен-Һадад үзенең бөтен гаскәрен җыйды да (аңа үзенең атлары һәм сугыш арбалары белән тагын утыз ике патша да кушылган иде), Самареяне камап алып, аңа каршы сугыш башлады. 2Бен-Һадад, Исраил патшасы Ахаб янына шәһәргә үзенең илчеләрен җибәреп, алар аша мондый хәбәр юллады:

3– Синең бөтен алтын-көмешләрең һәм иң затлы хатыннарың белән балаларың минеке.

4Аңа җавап итеп Исраил патшасы болай диде:

– Син әйткәнчә булсын, патша әфәндем, мин үзем һәм минем бар нәрсәм синеке.

5Аннары илчеләр кабат килеп:

– Бен-Һадад болай дип әйтә: «Алтын-көмешләреңне, хатыннарыңны һәм балаларыңны таләп итәр өчен, мин илчеләр җибәргән идем;
6иртәгә исә шушы вакытка синең янга үземнең хезмәтчеләремне җибәрермен, алар синең йортыңны һәм хезмәтчеләреңнең йортын карап чыгып күзләре төшкән бар әйбереңне алып китәрләр», – диделәр.

7Шуннан соң Исраил патшасы, илдәге барча өлкәннәрне җыеп, болай диде:

– Күрегез моны: Бен-Һадад яман эшкә тотынды. Минем хатыннарымны һәм балаларымны, алтын-көмешләремне сорап илчеләрен җибәргәч, мин аңа һич каршы килмәгән идем.

8Илнең бар өлкәннәре һәм барча халык аңа:

– Тыңлама да аны, ризалашма да, – диде.

9Шуннан ул Бен-Һадад илчеләренә болай диде:

– Әфәндем патшага әйтегез: синең хезмәтчең беренче таләпне үтәргә әзер, ә менә бу соңгысын эшли алмый, диегез.

Илчеләр, китеп, шул җавапны Бен-Һададка тапшырдылар.
10Ул үзенең илчеләрен кабат юллады. Һәм алар Бен-Һададның:

– Самарея шәһәреннән минем кешеләрем берешәр уч җыярлык көл-тузан калса, аллаларымның миңа иң каты каһәре төшсен! – дигән сүзләрен килеп әйттеләр.

11Исраил патшасы аларга:

– Кайтып әйтегез: биленә кылыч тагучы кылычын салучыдай мактанмасын, – диде.

12Бу сүзләрне ишетеп, чатыр эчендә башка патшалар белән шәраб эчеп утыручы Бен-Һадад үзенең хезмәтчеләренә:

– Һөҗүмгә әзерләнегез! – диде, һәм алар һөҗүмгә әзерләнә башладылар.

13Шулвакыт Исраил патшасы Ахаб янына бер пәйгамбәр килеп:

– Раббы болай дип әйтә: «Очсыз-кырыйсыз дошман явын күрәсеңме? Бүген Мин аларны синең кулга тапшырырмын, һәм син Минем Раббы икәнемне белерсең», – диде.

14– Кем башкарып чыгар бу эшне? – дип сорады Ахаб.

– Раббы әйтә: «Өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләре», – диде пәйгамбәр.

– Сугышны кем башлар? – дип сорады Ахаб.

– Син, – дип җаваплады пәйгамбәр.

15Ахаб өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләрен барлады, аларның саны ике йөз утыз ике булып чыкты. Аннары бар халыкны – бөтен исраилиләрне – җыеп алды, аларның саны җиде мең булып чыкты. 16Көн үзәгендә алар һөҗүмгә кузгалды. Бу вакытны исә Бен-Һадад үзенә ярдәм итүче утыз ике патша белән чатыр эчендә эчеп-исереп утыра иде. 17Беренче булып өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләре кузгалды. Бен-Һадад, үзенең күзәтчеләрен җибәреп, алар аңа: «Самареядән кешеләр чыкты», – дип килеп әйттеләр.

18– Әгәр алар иминлек белән чыккан булсалар, тереләй тотып алыгыз; әгәр инде сугышырга дип чыксалар, барыбер тереләй тотып алыгыз, – диде ул.

19Шәһәрдән башта өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләре, аннары алар артыннан Исраил гаскәре чыкты. 20Һәркем үзенең дошманына ташланды. Арамиләр кача башлады, исраилиләр аларны куа китте. Арам патшасы Бен-Һадад үзенең җайдаклары белән бергә ат менеп качып котылды. 21Исраил патшасы исә, шәһәрдән атылып чыгып, дошманның атларын, сугыш арбаларын тар-мар китерде, Арам гаскәрләре зур югалтуларга дучар булды.

22Исраил патшасы янына пәйгамбәр килеп болай диде:

– Хәзер инде бар, көчеңне тупла, ни-нәрсәләр эшлисен алдан карап, чамалап куй, чөнки бер ел үтүгә Арам патшасы кабат сиңа каршы яуга кузгалачак.

23Арам патшасының хезмәтчеләре үз патшаларына:

– Аларның Алласы – таулар Алласыдыр, шуңа күрә исраилиләр бездән көчлерәк булып чыкты, – диделәр. – Әгәр алар белән тигез җирдә сугыша калсак, һичшиксез, без җиңәр идек.
24Димәк ки, менә нәрсә эшлә: син ул патшаларны җитәкчелектән алып ат та алар урынына гаскәр башлыкларын билгелә; 25әүвәлге күләмдә гаскәр тупла, атларны да, сугыш арбаларын да әүвәлгечә санда булдыр; шуннан без алар белән тигез җирдә сугышырбыз һәм шул чакта инде, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз.

Арам патшасы, алар сүзенә колак салып, нәкъ шулай эшләде.
26Бер ел узуга Бен-Һадад арамиләрне туплады да, Исраил белән сугышыр өчен, Афыкка юнәлде. 27Исраилиләр дә яуга җыенды; алар, азык-төлекләрен алып, Арам гаскәренә таба кузгалдылар һәм дошманнары каршында зур булмаган ике туплам кәҗә көтүен хәтерләткән станнарын корып куйдылар. Арам сугышчылары исә бөтен әйләнә-тирәне тутырды.

28Шунда Исраил патшасы янына Аллаһы кешесе килеп әйтте:

– Раббы болай ди: «Арамиләр: „Аларның Раббысы – тау Алласы, ул үзән Алласы түгелдер“, – дип әйткән өчен һәм сез Минем Раббы булуымны белсен өчен, әлеге дошман чирүен Мин синең кулга тапшырам».

29Шул рәвешле алар җиде көн дәвамында кара-каршы тупланып тордылар. Җиденче көнне сугыш башланды, һәм исраилиләр арамиләрнең йөз меңлек җәяүле гаскәрен бер көн эчендә тар-мар китерде. 30Башкалары Афыкка качты, ләкин анда исән калганнарның егерме җиде меңе өстенә дивар ишелеп төште. Бен-Һадад үзе шулай ук шәһәргә качты һәм эчке бүлмәләрнең берсенә кереп яшеренде.

31Хезмәтчеләре аңа:

– Исраил йорты патшалары – мәрхәмәтле патшалар, дип ишеткән идек. Билебезгә тупас тукыма, башыбызга бау урап, Исраил патшасы янына барырга рөхсәтеңне бирсәң иде, бәлки, гомереңне аяп калыр, – диделәр.

32Алар, билләренә тупас тукыма, башларына бау урап, Исраил патшасы янына килделәр һәм:

– Синең хезмәтчең Бен-Һадад гомерен аяуны үтенә, – диделәр.

– Ул исәнмени? Ул – минем туганым, – дип җавап кайтарды тегесе.

33Әлеге кешеләр моны яхшы фалга санап аның авызыннан чыкан сүзне эләктереп алдылар һәм:

– Әйе, Бен-Һадад – синең туганың, – дип, патшаның сүзен җөпләделәр.

– Барыгыз, алып килегез аны, – диде патша.

Бен-Һадад аның янына чыкты, һәм патша аны үз янына арбага утыртты.

34Бен-Һадад аңа:

– Минем атам синең атаңнан тартып алган шәһәрләрне мин сиңа кире кайтарырмын. Минем атам Самареядә сәүдә мәйданнары тоткан кебек, син дә Дәмәшкътә үзең өчен сәүдә мәйданнары тота алырсың, – диде.

– Шундый шартларда килешү төзегәннән соң, мин сине җибәрермен, – диде аңа Ахаб һәм, килешү төзеп, аны кайтарып җибәрде.

Пәйгамбәрнең Ахабны искәртүе

35Раббы боерыгы буенча пәйгамбәрләр таифәсеннән берәү үзенең ишенә: «Зинһар, сук миңа!» – дип сүз кушты. Әмма теге аңа сугарга риза булмады.

36– Раббы сүзенә колак салмаган өчен, минем яннан киткән чакта сине арыслан ботарлап ташлаячак, – диде аңа шулчак пәйгамбәр.

Теге аның яныннан китеп барды, һәм юлда арыслан очрап әлеге кешене ботарлап ташлады.

37Шуннан әлеге пәйгамбәр, икенче берәүне табып:

– Зинһар, сук миңа! – диде.

Тегесе моны кыйный-кыйный җәрәхәтләп бетерде.

38Аннары пәйгамбәр күзләренә үк төшереп йөзен бөркәнчек белән томалады да, яныннан патшаның үтүен көтеп, юл читенә барып басты. 39Янәшәсеннән патша узып барган чакта, ул кычкырып патшага мөрәҗәгать итте:

– Мин сугышның иң кызу җирендә булдым. Шунда бер кеше, әсир төшкән сугышчыны минем янга китереп: «Бу адәмнән күзеңне алма. Әгәр кача калса, аның җаны урынына синең җаның кыелыр, яисә син бер талант көмеш түләргә мәҗбүр булырсың», – диде.
40Мин башка эшләр белән мәшгуль булган арада, теге әсир качкан булып чыкты.

Исраил патшасы аңа:

– Син гаеплесең; гаебеңне үзең дә таныйсың бит, – дип җавап бирде.

41Шулчак пәйгамбәр җәһәт кенә күз-башыннан бөркәнчеген алып ташлады, һәм Исраил патшасы пәйгамбәрне танып алды.

Пәйгамбәр әйтте:

42– Раббы болай ди: «Мин һәлакәткә дучар иткән кешене кулыңнан ычкындырган өчен, аның җаны урынына синең җаның кыелыр, аның халкы урынына синең халкың кырылыр».

43Чырае караңгыланган Исраил патшасы, ачуыннан кайнап, өенә таба юнәлде һәм Самареягә кайтты.

Copyright information for TatIBT15