1 Kings 5
Сөләйманның Изге йортны төзергә әзерләнүе
1Сур патшасы Хирам гомер бакый Давыт белән дус яшәде. Атасы Давыт урынына Сөләйманның, май сөртелеп, патша итеп билгеләнүен белгәч, аның янына ул үзенең хезмәтчеләрен юллады. 2Сөләйман аларга түбәндәге хәбәрне ирештерде: 3– Сиңа мәгълүм булганча, – диде ул, – атам Давытның дошманнарын Раббы аның аяк астына салганчы, ул, якын-тирәдәге халыклар белән сугышып торганлыктан, үзенең Раббы Алласына багышлап йорт төзи алмады. 4Хәзер исә Раббы Аллам миңа һәрьяклап тынычлык иңдерде: минем дошманнарым юк, шулай ук афәтләр дә янамый. 5Һәм менә мин Раббы Аллама багышлап йорт салдырырга ниятлим, чөнки атам Давытка Раббы: «Синең урыныңа Мин синең углыңны ихтыяр кылырмын, Миңа багышланган йортны ул төзер», – дигән булган. 6Димәк ки, минем өчен Ливаннан эрбет агачы кистерергә әмер бирсәң, синең хезмәтчеләр, минекеләр белән бергә эшләп, аларның хезмәте өчен мин сиңа үзең билгеләгән эш хакын түләр идем; мәгълүм булганча, бездә сидунлылар кебек оста итеп агач кисә белүче юк. 7Сөләйманның сүзләрен ишетеп, Хирам бик куанды: – Шушы күп санлы халык белән идарә итәр өчен, Давытка зирәк угыл җибәргән Раббы мөбарәктер! – диде ул 8һәм Сөләйманга: – Синең хәбәреңне мин ишеттем, эрбет һәм кипарис агачларына булган ихтыяҗыңны үтәрмен. 9Хезмәтчеләрем әлеге агачларны Ливаннан диңгез читенә алып чыгарлар да, саллар ясап, син билгеләгән урынга диңгез буйлап агызып китерерләр; мин шунда салларны таратырмын, һәм син бүрәнәләрне шуннан килеп алырсың. Ләкин син дә минем бер теләгемне үтә: минем йортны азык-төлек белән тәэмин ит, – дип хәбәр җибәрде. 10Хирам, шулай итеп, Сөләйманга кирәк күләмдә эрбет һәм кипарис агачы ташыды, 11Сөләйман исә Хирам йортына егерме мең кор бодай һәм егерме мең ▼▼ …егерме мең… – Борынгы грек телендәге кайбер тәрҗемәләрдә шушы сан; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: егерме. («II Елъязма», 2:10 белән чагыштырыгыз.)
кор чип-чиста зәйтүн мае китерә торган булды. Сөләйман боларны Хирамга ел саен китерде. 12Раббы, алдан вәгъдә иткәнчә, Сөләйманга зирәклек иңдерде. Хирам белән Сөләйман арасында тынычлык урнашты, һәм алар үзара солых төзеделәр. 13Сөләйман патша, бөтен Исраил җиреннән утыз мең кешене мәҗбүри хезмәткә чакыртып, 14аларны унар меңләп өч төркемгә бүлде. Һәр төркем үз чиратында бер ай Ливанда эшли дә аннары ике айга өенә кайта иде. Аларның башлыклары итеп Адунирам билгеләнде. 15Алардан тыш Сөләйманның җитмеш мең кешесе таш ташыды, сиксән меңе тауларда таш чыгарды; 16эшнең барышын күзәтү һәм эшчеләргә күз-колак булу өчен, өч мең өч йөз кеше башлык итеп билгеләнде. 17Патша аларга Изге йортның нигезенә куярдай зур, затлы ташларны эшкәртеп алып кайтырга боерды. 18Сөләйман һәм Хирам хезмәтчеләре, шулай ук гәбаллылар, Изге йортны салыр өчен, агач һәм таш эшкәрттеләр.
Copyright information for
TatIBT15