1 Kings 6
Сөләйманның Аллаһы йортын төзүе
1Исраил халкының Мисырдан чыгуына дүрт йөз сиксән ел тулып, Исраил җирендә Сөләйман хакимлегенең дүртенче елында, икенче (Зив) аенда Сөләйман Раббы йортын төзергә тотынды. 2Сөләйман патша Раббы өчен салдырган йортның буе – алтмыш, иңе – егерме һәм биеклеге утыз терсәк ▼▼ Терсәк – 45 см.
иде. 3Аллаһы йорты алдындагы болдырның буе егерме терсәк булып, йортның иңенә тәңгәл иде; болдыр Аллаһы йортыннан ун терсәккә алгарак чыгарып салынды. 4Йортның тәрәзәләрен Сөләйман тар һәм рәшәткәле итеп эшләтте. 5Йорт тирәли диварга янкорма төзетте – зур зал вә эчке бүлмә тирәли янкорма бүлмәләр эшләтте. 6Янкорманың беренче каты иңгә – биш, икенче каты – алты, өченче каты – җиде терсәккә тәңгәл иде. Янкорма диварлары Аллаһы йорты диварына орынып тормасын өчен, йортның дивары тышкы яктан чыгынтылы итеп төзелде. 7Аллаһы йортын төзегән чакта, таш чыккан урында эшкәртеп-шомартылган таш кына кулланылды, төзелеш барган җирдә чүкеч, балта яисә башка төр тимер корал тавышы ишетелмәде. 8Түбәнге каттагы бүлмәләрнең ишеге йортның көньягында иде. Әйләнмәле баскычтан икенче катка менәсе, икенчедән өченчегә күтәреләсе. 9Йортны төзеп бетергәч, Сөләйман аның түбәсен борыслар вә эрбет такталар белән яптырды. 10Шулай ук йорт тирәли урнашкан янкорма бүлмәләрне дә төзеп бетерде; һәр катның биеклеге биш терсәк булды; әлеге янкорма йортның диварына эрбет бүрәнәләр белән беркетелде. 11Шуннан Сөләйманга Раббы сүзе иңде: 12– Син шушы йортны төзегән өчен, – диде аңа Раббы, – әгәр кагыйдәләрем буенча яшәп, кануннарымны төгәл үтәсәң, Мин кушканнарны санлап, шулар буенча гамәл кылсаң, синең хакта атаң Давытка биргән вәгъдәмне үтәрмен: 13исраилиләр арасында яшәп, Үземнең халкым Исраилне һичкайчан ташламам, – диде. 14Шулай итеп, Сөләйман Аллаһы йортын төзеп бетерде. 15Аның диварларын эчке яктан идәннән түшәмгә кадәр эрбет такталар белән каплады, идәненә кипаристан ярдырган сайгак җәйдерде. 16Йортның арткы ягында, кырыйдан егерме терсәк эчкәрәк кереп, идәннән түшәмгә кадәр эрбет такталардан дивар эшләтеп, бер эчке бүлмә ясатты; әлеге бүлмә Иң изге бүлмә булды. 17Әнә шул бүлмә каршындагы зур зал буйга кырык терсәккә тәңгәл иде. 18Йорт диварына эчке яктан кадакланган эрбет такталарга ташкабак һәм үрмә гөл сурәтләре уеп эшләнде; һәммәсе эрбет белән капланып, беркайда таш әсәре күзгә чалынырлык түгел иде. 19Йорт эчендәге бүлмә Раббының Килешү сандыгын урнаштырыр өчен эшләнеп, 20аның буе – егерме, иңе – егерме, биеклеге дә егерме терсәккә тәңгәл иде; әлеге бүлмәнең эчке ягын Сөләйман патша саф алтын белән каплап, шулай ук эрбет агачыннан төзелгән мәзбәхне дә алтын белән тышлатты; 21аннары йорт эчен саф алтын белән каплап, алтынланган эчке бүлмәгә керә торган урында аркылыга алтын чылбыр сузды. 22Сөләйман бөтен йорт эчен баштанаяк алтын белән каплап чыкты, эчке бүлмә каршындагы мәзбәхне дә алтын белән тышлатты. 23Шуннан эчке бүлмәгә зәйтүн агачыннан ун терсәк биеклегендә ике керубим сурәте эшләтеп куйдырды. 24Беренче керубимнең һәр канаты бишәр терсәк булып, канатларның бер очыннан икенче очына кадәр ара җәмгысы ун терсәккә тигез иде. 25– 26Керубимнең икенчесе дә ун терсәккә тәңгәл булып, аларның һәр икесе бер үлчәмдә, бер кыяфәттә һәм бер биеклектә иде; һәр керубимнең биеклеге ун терсәк булды. 27Шул рәвешле, Сөләйман керубимнәрне йортның эчке бүлмәсенә урнаштырды. Аларның канатлары як-якка җәелгән булып, берсенең бер канат очы бүлмәнең бер диварына, икенчесенең дә бер канат очы икенче диварга орынып тора, ә икенче канатларының очлары исә бүлмә уртасында бер-берсе белән килеп тоташа иде. 28Керубимнәр дә алтын белән йөгертелгән иде. 29Йорт диварларының барсында да – эчке һәм тышкы бүлмәләрдә керубимнәр, хөрмә агачлары, үрмә гөл сурәтләре уелып эшләнгән. 30Бүлмәләрнең һәр икесендә идәннәр дә алтыннан йөгертелгән. 31Эчке бүлмәнең ишеге зәйтүн агачыннан эшләнеп, ишек яңаклары биш кырлы итеп уелган. 32Зәйтүн агачыннан эшләнгән ишекнең һәр ике ягында керубимнәр, хөрмә агачлары, үрмә гөл сурәтләре төшерелгән булып, аларның һәммәсен алтын белән йөгерттеләр; керубимнәрне вә хөрмә агачларын алтын белән капладылар. 33Аллаһы йортына керә торган ишек яңакларын да дүрт кырлы итеп зәйтүн агачыннан эшләттеләр. 34Шулай ук кипарис агачыннан ике ишек уйдырдылар; һәр ишек күгәнгә эленгән икешәр ишекчәдән гыйбарәт иде. 35Әлеге ишекләрдә дә керубим, хөрмә агачы һәм үрмә гөл сурәтләре уелып, алар шоп-шома итеп алтын белән йөгертелде. 36Эчке ишегалдын исә өч рәте шомартылган таштан һәм бер рәте эрбет борыстан эшләнгән койма белән әйләндереп алдылар. 37Шулай итеп, хакимлегенең дүртенче елында, Зив аенда Сөләйман патша Раббы йортының нигезен салган иде, 38ә хакимлегенең унберенче елында, сигезенче (Бүл) аенда аны төзеп бетерде; Раббы йорты алдан ничек уйланган булса, нәкъ шулай салынды; аны төзүгә җиде ел вакыт китте.
Copyright information for
TatIBT15