‏ 1 Kings 8

Сөләйман белән исраилиләрнең Раббы йортын изгеләштерүе

1Сөләйман патша, Раббының Килешү сандыгын Давыт шәһәреннән – Сионнан күчерер өчен, Исраил өлкәннәрен, Исраилнең бөтен ыруг вә кабилә башлыкларын үз янына, Иерусалимгә чакыртты. 2Елның җиденче Этаним аенда барлык исраилиләр Сөләйман патша янына бәйрәмгә җыелды. 3 4Исраил җиренең бөтен өлкәннәре килеп беткәч, руханилар Раббы сандыгын һәм эчендәге бөтен изге әйберләр белән бергә Очрашу чатырын күтәреп алып киттеләр. Руханилар һәм левиләр шул әйберләрне күтәреп алып барганда, 5Сөләйман патша үзе һәм аның янына җыелган бөтен Исраил халкы, исәпсез-хисапсыз сандагы сарык вә үгезне корбан кылып, Аллаһы сандыгы алдыннан атлады. 6Руханилар, шулай итеп, Раббының Килешү сандыгын үз урынына – Аллаһы йорты эчендәге Иң изге бүлмәгә, керубимнәр канаты астына алып керделәр. 7Керубимнәрнең канатлары, сандык өстенә җәелеп, сандыкны да, аның колгаларын да каплап тора иделәр. 8Сандыкның колгалары шулкадәр озындыр, аларның бер очы Иң изге бүлмә каршындагы Изге бүлмәдән күренеп тора, ә тышкы яктан күренми иде; колгалар бүгенге көндә дә шунда саклана. 9Сандык эчендә Хореб тавында Муса салган ике таш тактадан башка һичнәрсә булмый. Мисыр җиреннән качып киткән исраилиләр белән Раббы килешү төзеп, әлеге Килешү язылган таш такталарны Муса халыкка күрсәткән була.

10Руханилар Изге бүлмәдән чыгуга, Раббы йортының эче тоташ болыт белән тулды. 11Раббы шөһрәте болыт булып Раббы йортына кереп тулганга, руханилар үзләренең тиешле вазифаларын дәвам итә алмады.

12Шунда Сөләйман болай дип сүз башлады:

– Раббы куе болыт эчендә торып калырга ихтыяр кылды.
13Менә, Син шушында мәңге яшәсен дип, мин Сиңа мәһабәт сарай салдым, – диде.

14Шуннан патша, йөзе белән борылып, каршысында басып торган бөтен Исраил җәмәгатенә үзенең фатихасын күндерде:

15– Атам Давытка биргән вәгъдәсен тормышка ашырган Исраил Раббы Алласына мактаулар яусын! Минем атама Ул: 16«Үземнең халкым Исраилне Мисырдан алып чыкканнан бирле, Миңа багышланган йортны салырдай шәһәрне Мин бер генә Исраил ыругыннан да сайламаган идем. Әмма хәзер Мин, Үземнең Исраил халкы белән идарә итәр өчен, Давытны сайладым», – дип әйткән булган. 17Атам Давытның күңелендә Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салу теләге яши иде. 18Әмма атам Давытка Раббы болай дигән: «Синең күңелеңдә Минем исемгә багышлап йорт салу теләге яши, күңелеңдә шундый ният йөртүең яхшы нәрсә, 19тик син әлеге йортны төземәссең, Миңа багышланган йортны син тудырган угыл җиткерер». 20Һәм Раббы Үзе әйткән сүзләрне тормышка ашырды: мин, Раббы әйткәнчә, атам Давыт урынын алып, Исраил тәхетенә утырдым һәм Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салдым; 21ата-бабаларыбызны Мисыр җиреннән алып чыкканнан соң, Раббы алар белән төзегән Килешү салынган сандыкны куяр өчен, анда урын әзерләдем.

22Шуннан Сөләйман Раббы мәзбәхе алдына килеп басты һәм бөтен Исраил җәмәгате каршында, кулларын күккә ашырып, 23болай диде:

– И Раббы, Исраил Алласы! Югарыда, күкләр киңлегендә дә, түбәндә, җир йөзендә дә, Сиңа тиң булырдай алла бүтән юктыр. Син, Килешүгә тугры калган хәлдә, бөтен йөрәкләрен биреп хак юлыңнан йөрүче колларыңны мәрхәмәтеңнән аермыйсың.
24Син Үзеңнең колыңа – атам Давытка биргән вәгъдәңне үтәдең, телең белән әйткәннәрне бүгенге көндә кулың белән башкарып чыктың. 25И Раббы, Исраил Алласы, инде хәзер: «Угылларың да, синең кебек, хак юлымнан йөрсәләр, Минем каршыда торган Исраил тәхетенә һаман аларны ихтыяр кылырмын», – дип, колың Давытка – минем атама биргән вәгъдәңне тормышка ашырсаң иде. 26Һәм менә хәзер, Исраил Алласы, Үзеңнең колың Давытка – минем атама әйткән сүзләрең чынга әйләнсә иде!

27Дөрестән дә, Аллаһының урыны җирдәмени?! Очсыз-кырыйсыз күкләр киңлеге дә Сине сыйдырып бетерә алмаганны, мин салган йорт кына ничек сыйдырсын?! 28Тик колыңның дога-гозерләренә колак салсаң иде, Раббы Аллам; бүген Сиңа ялварган колыңның гозерләрен вә догаларын ишетсәң иде. 29Син «Минем исем шунда сакланачак» дигән урынны, әлеге йортны, көндез дә, төнлә дә күз уңыңда тотсаң иде, шушы якка йөз куеп дога кылачак колыңны ишетсәң иде. 30Колың һәм Синең Исраил халкың шушы тарафка йөз куеп дога кылганда, аларның ялварулары Сиңа килеп ирешсә иде; Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән торып, безне ишетсәң һәм кичерсәң иде.

31Кем дә булса берәү якынына каршы гөнаһ эш кылуда гаепләнеп, аның ант итүен таләп итсәләр, һәм ул, шушы йортка килеп, Синең мәзбәхең каршында «гаепсезмен» дип ант эчсә, 32Син, күкләр киңлегеннән колак салып, колларыңа хөкемеңне чыгарсаң иде: гаепле адәмне җавапка тартып, кылган гамәлләренә карата җәзасын бирсәң, гаепсезне нахактан аралап, аның хаклыгын расласаң иде.

33Синең Исраил халкың, Сиңа карата кылган гөнаһлары өчен дошманы тарафыннан җиңелеп, кабат Синең хозурыңа әйләнеп кайтса, шушы йортта исемеңне атап Сиңа ялынып-ялварса, 34Син, күкләр киңлегеннән аның сүзенә колак салып, халкың Исраилнең гөнаһларын кичерсәң, аларның аталарына биргән җирне кабат үзләренә кайтарсаң иде.

35Сиңа карата кылган гөнаһлары өчен күк йөзе томаланып яңгырлар яумый башласа, шушы тарафка йөз куеп дога кылганда Синең исемеңне атасалар һәм, Син җәзага тартканга күрә, гөнаһ эшләрен ташласалар, 36күкләр киңлегеннән алар сүзенә колак салсаң иде дә Үз колларың – халкың Исраилнең гөнаһларын ярлыкасаң иде, аларны туры юлга күндереп, Үз халкыңа мирас итеп биргән җиргә яңгыр яудырсаң иде.

37Җир йөзенә кытлык яисә үләт зәхмәте киләме, көйдергеч сәмум җиле исәме, игенне күгәрек басамы, саранча чирүе яисә корт-бөҗәк баш калкытамы, йә булмаса дошман берәр Исраил шәһәрен камалышта тотамы – нинди генә бәла-каза килмәсен, нинди генә мур кырмасын, – 38Синең Исраил халкыңнан берәрсе йә барысы бергә, килгән бәла-казасын, хәсрәтен әйтеп, шушы йортка таба кулларын сузып дога һәм гозерләрен юлласа, 39Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән торып, Син алар сүзенә колак салсаң һәм гөнаһларын кичерсәң иде, һәркайсына, күңелендә ниләр йөртүенә карап, тиешлесен бирсәң иде (чөнки һәр адәм баласының күңелендә нәрсәләр барлыгы фәкать Сиңа гына мәгълүмдер). 40Шул чагында алар, аталарыбызга Син биргән җирдә көн күреп, гомер бакый Синнән куркып яшәрләр.

41 42Шулай ук Синең Исраил халкыннан булмаган берәр чит кеше исемең хакына ерак җирләрдән шушы йортка килә һәм дога кыла калса (чөнки кешеләр бөек исемең, куәтле беләгең, көчле кулың хакында ишетерләр), 43Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән әлеге чит кешенең догаларына колак салып, аның гозерен үтәсәң иде. Шул чагында җирдә яшәүче бар халыклар Синең исемеңне белеп, Үзеңнең Исраил халкың кебек үк, Синнән куркып торырлар, мин салдырган ошбу йортның Синең исемне йөртүен белерләр.

44Халкың Син күрсәткән якка, дошманга каршы чыгып китеп, Син сайлаган шәһәргә, Синең исемеңә мин салдырган йорт тарафына карап, Раббыга дога кылса, 45күкләр киңлегеннән аларның догаларына вә гозерләренә колак салсаң һәм аларның хакын хакласаң иде.

46Әгәр алар Сиңа карата гөнаһ эш кыла калсалар (чөнки гөнаһ кылмаган кеше юктыр), һәм Син, ачуың чыгып, аларны дошман кулына тапшырсаң, әсир иткән дошманнары аларны үзләренең ерак яки якын җирләренә алып китеп, 47алар шунда, әсир йөргән җирләрендә, йөрәкләре үзгәреп тәүбәгә килсәләр һәм: «Гөнаһлыбыз, хилаф эш, явызлык кылдык», – дип, Сиңа ялварсалар, 48әсир иткән дошманнарының җиреннән торып, аталарына Син биргән җирләр, Син сайлаган шәһәр һәм Синең исемеңә мин салдырган йорт тарафына күз текәп, бөтен күңелләре белән ихлас йөрәктән дога кылсалар, 49Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән аларның дога-гозерләренә колак салсаң һәм аларның хакын хакласаң, 50Синең алда кылган гөнаһларын һәм хилаф эшләрен кичерсәң, әсир алучыларның күңелендә аларга карата мәрхәмәт уятсаң иде, 51чөнки алар – Синең халкыңдыр, тимер эретә торган мичтән – Мисырдан – Син алып чыккан биләмәңдер.

52Сине ярдәмгә чакырган вакытта аларның сүзләре һәрчак Сиңа килеп ирешсен өчен, Үзеңнең колың һәм Үзеңнең Исраил халкың гозерләренә күзләрең һәрчак ачык булса иде. 53Чөнки безнең ата-бабаларны Мисырдан алып чыккан чакта Син, Хуҗа-Раббым, Үзеңнең колың Муса аша җиткергәнчә, җир йөзендә яшәүче барча халыклар арасыннан Үз мирасың итеп безне сайлап алдың.

54Сөләйман, тезләренә төшкән килеш кулларын югарыга сузып, Раббыга барча дога-гозерләрен тәмамлаганнан соң, Раббының мәзбәхе каршында аягына күтәрелде һәм 55җыелган бөтен Исраил халкына көчле тавыш белән үзенең фатихасын күндерде:

56– Вәгъдә иткәнчә, Үзенең Исраил халкына тынычлык иңдергән Раббы мөбарәктер! Үзенең колы Муса аша безгә җиткергән игелекле сүзләренең берсе дә үтәлмичә калмады. 57Һәрчак ата-бабаларыбыз янында булган кебек, Раббы Аллабыз янәшәбездә булсын, безне калдырмасын һәм кире какмасын, 58күңел-йөрәкләребезне һаман шулай Үзенә тартып торсын, безгә һәрчак Аның юлыннан йөрергә язсын; бабаларыбызга кушканча, безгә Аның боерыкларын вә кагыйдәләрен үтәп, Аның кануннарыннан тайпылмыйча яшәргә насыйп булсын иде. 59Раббыга кылган әлеге догаларым Раббы Аллабызга көндез дә, төнлә дә барып ирешсә иде, һәм Ул көннең-көнендә Үзенең колы һәм дә Үзенең Исраил халкының хакын хакласа иде, 60шул чагында җирдә яшәүче бар халыклар Раббының Аллаһы икәнлеген һәм Аңардан башка аллалар булмавын аңлар иде. 61Ихлас йөрәктән үзебезнең Раббы Аллабызга итагать итеп, хәзергечә Аның кагыйдәләре буенча яшәп кушканнарын үтәсәк иде.

62Аннары патша үзе һәм аның белән бергә бөтен исраилиләр Раббыга корбан китерделәр. 63Сөләйман Раббыга татулык корбаны китерде: ул егерме ике мең сыер һәм йөз егерме мең сарыкны корбан кылды. Әнә шулай патша һәм бөтен Исраил халкы Раббы йортын изгеләштерделәр. 64Шул ук көнне патша, Раббы йорты каршындагы ишегалдының урта өлешен изгеләштереп, тулаем яндыру корбаны китерде, икмәк бүләге һәм татулык корбанының эч маен яндырды, чөнки Раббы каршындагы бакыр мәзбәх тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге һәм татулык корбанының эч мае өчен кечкенә булды.

65Шунда, Раббы Аллабыз каршында, Сөләйман белән бергә бөтен Исраил – Лебо-Хамат
Лебо-Хамат – яһүд телендә әлеге гыйбарә «Хамат җиренә бара торган юл» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
белән Мисыр елгасы арасындагы җирләрдә яшәүчеләр – зур бер җыен булып бәйрәм итте. Халык җиде көн, аннары тагын җиде көн дәвамында, җәмгысы ундүрт көн буе бәйрәм итте.
66Иртәгесе көнне Сөләйман халыкны өенә озатты. Халык, патшага хәер-фатихасын күндереп, Үзенең колы Давытка һәм Исраил халкына Раббы кылган игелекле эшләргә күңеленнән шатланып-куанып өенә таралды.

Copyright information for TatIBT15