1 Kings 9
Раббының Сөләйманга вәгъдә бирүе һәм аны кисәтүе
1Сөләйман Раббы йортын, патша сараен һәм җаны теләгән һәммә нәрсәне төзеп бетергәннән соң, 2аңа, Гибгондагы сыман, икенче кат Раббы күренде. 3– Синең догаларың вә гозерләрең Миңа килеп иреште, – диде Ул. – Минем исемем мәңге шунда саклансын өчен, син салдырган әлеге йортны Мин изгеләштердем; Минем күзләрем һәм йөрәгем мәңге шунда булыр. 4Әгәр дә син, атаң Давыт кебек, саф күңел вә намус белән Минем юлдан йөрсәң, һәммәсен Мин кушканча гамәл кылсаң, кагыйдә вә карар-кануннарымны үтәп барсаң, 5Мин: «Исраил тәхетендә гел синең гаилә угыллары утырыр», – дип, атаң Давытка биргән вәгъдәмә туры калган хәлдә, синең патша тәхетен Исраил җирендә мәңгелек кылырмын. 6Әгәр дә сез вә сезнең угылларыгыз, Миннән йөз чөереп, Мин сезгә биргән боерык вә кануннарны санламыйча, башка илаһларга табына, аларга гыйбадәт кыла башласагыз, 7Үзем биргән җирдән Исраил халкын юк итәрмен, Минем исемгә багышланып, Мин изгеләштергән йорттан ваз кичәрмен; һәм барча халыклар Исраилне гыйбрәт итеп, көлеп искә ала торган булырлар. 8Әлеге биек йорт яныннан узып баручы һәммә кеше, коты алынып: «Бу җиргә, бу йортка Раббы ни өчен моны эшләде икән?» – дип сызгырып куяр. 9Һәм әлеге кешеләргә: «Ата-бабаларын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллаларыннан йөз чөереп башка илаһларга иман китергән, шуларга табына һәм гыйбадәт кыла башлаганнары өчен, Раббы алар өстенә шушы бәла-казаларны җибәрде», – дип җавап бирерләр.Сөләйманның башка эшләре
10Раббы йортын вә патша сараен – шушы ике йортны төзүгә Сөләйман егерме елын сарыф итте. 11Үзенә кирәк кадәр эрбет һәм кипарис агачы, алтын китергән өчен, Сөләйман патша Сур патшасы Хирамга Гәлиләя җиреннән үзенең егерме шәһәрен бүлеп бирде. 12Ләкин, Сөләйман биргән шәһәрләрне карарга дип, Сур җиреннән килгән Хирамга әлеге калалар ошамады. 13– Нинди шәһәрләр бирдең син миңа, туганым? – диде ул. Шуңа күрә ул әлеге җирләргә Кәбүл ▼▼ Кәбүл – яһүдчә «файдасыз, юк нәрсә» мәгънәсендә.
дип исем кушты; алар бүгенге көндә дә шушы исемне йөртә. 14Шуннан Хирам Сөләйман патшага йөз егерме талант ▼▼ Талант – 30 кг.
алтын җибәрде. 15Сөләйман патша, мәҗбүри рәвештә эшләүчеләрне җигеп, Раббы йортын, патша сараен, Хатсор вә Мегиддо һәм дә Газер шәһәрләрен төзеп, Иерусалимдәге Милло кирмәнен вә диварны төзекләндерде. 16(Мисыр патшасы, ягъни фиргавен, һөҗүм итеп, Газер шәһәрен яулап алды да, шәһәргә ут салып, анда яшәүче кәнганиләрне кырып бетерде. Аннары шәһәрне үзенең кызы – Сөләйманның хатынына бүләк итеп бирде.) 17– 18Сөләйман, Газер шәһәрен кабат тергезеп, Түбән Бәйт-Хорунда һәм үз җирендә, чүлдә, Багалат белән Тадмор шәһәрләрен, 19шулай ук азык-төлек саклар, сугыш арбалары тотар, атлар асрар өчен, шәһәрләр салды – Иерусалимдә, Ливанда һәм үзе идарә иткән бөтен җирләрдә үзе теләгән һәммә нәрсәне шулай төзеп бетерде. 20– 21Исраилиләр кырып бетерә алмаган һәм алар арасында яшәп калган, Исраил нәселеннән булмаган халыкларны – амори, хитти, фәризи, хивви һәм явүсиләр токымын – Сөләйман мәҗбүр эшчеләр итте, һәм бу хәл бүгенге көндә дә дәвам итә. 22Исраилиләрне исә Сөләйман колга әйләндермәде: алар аның сугышчылары, хезмәтчеләре, дәрәҗәле түрәләре, гаскәр башлыклары, сугыш арбаларында һәм атлы гаскәрендә яубашлары булды. 23Сөләйманның эшләре белән биш йөз илле түрә идарә итте, алар Сөләйманга эшләүче халык өстеннән башлык иде. 24Фиргавеннең кызы, Давыт шәһәреннән күченеп, Сөләйман аның өчен махсус төзегән йортта яши башлаганнан соң, Сөләйман Милло кирмәнен төзекләндерде. 25Раббы өчен салынган мәзбәхтә Сөләйман елына өч тапкыр тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны китерде, Раббы каршында хуш исле сумала-майлар көйрәтте. Шулай итеп, Аллаһы йортын төзү төгәлләнде. 26Сөләйман патша шулай ук Эдом җирендә, Камышлы диңгез буенда, Элат янындагы Эсион-Гебердә кораблар төзеде. 27Хирам диңгез эшен белүче хезмәтчеләрен Сөләйман кешеләре белән бергә корабларда җибәрде, 28һәм алар, Офир тарафына юл алып, Сөләйман патшага дүрт йөз егерме талант алтын алып кайтып бирделәр.
Copyright information for
TatIBT15