‏ 1 Kings 10

Шеба мәликәсенең Сөләйман хозурына килүе

1Шеба мәликәсе, Раббы исемен данлаган Сөләйман хакында ишетеп, авыр-четерекле сораулар белән сынар өчен, аның хозурына килде. 2Иерусалимгә ул шактый зур мал-мөлкәт алып килгән иде: дөяләргә хуш исле сумала-майлар, байтак күләмдә алтын вә кыйммәтле-затлы ташлар төялгән иде. Ул, Сөләйман янына килеп, күңелендә йөрткән бар уй-фикерләре белән уртаклашты. 3Мәликәнең һәммә сүзенә Сөләйман аңлатма бирде; сораулар арасында патша ачыклык кертә алмаган бер генә авыр нәрсә дә очрамады. 4Шеба мәликәсе Сөләйманның акыл-зиһенен, ул салган сарайны, 5патша өстәлендәге ризык-нигъмәтләрне, түрәләренең яшәү рәвешен, хезмәтчеләренең әдәплелеген һәм аларның өс-башын, патша шәрабчыларын, Раббы йортында патша китергән корбаннарны күргәннән соң, Шеба мәликәсе гаҗәпләнеп 6сүзен башлады:

– Синең эш-гамәлләрең, акыл-зиһенең турында үз җиремдә ишеткәннәрем хак дөрес икән.
7Бирегә килеп үз күзем белән күрмичә, мин ул сүзләргә ышанып бетмәгән идем, баксаң, синең хакта мин күргән кадәрнең яртысын да әйтмәгәннәр икән. Синдәге зиһен-акыл вә мал-мөлкәт мин ишеткәнгә караганда байтакка күбрәк. 8Синең кешеләрең нинди бәхетле! Көннең-көнендә синең каршыңда торып гакыллы сүзләреңне ишетүче хезмәтчеләрең нинди бәхетле! 9Синнән разый булып, сине Исраил тәхетенә утырткан Раббы Аллаңа шөкраннар яусын! Раббы, Исраил халкына булган мәңгелек мәхәббәтен раслап, гаделлек белән хөкем кылсын өчен, сине патша итеп куйган икән.

10Шуннан патшага бүләккә ул йөз егерме талант алтын, күп итеп хуш исле сумала-майлар вә зиннәтле ташлар тапшырды; Шеба мәликәсе Сөләйман патшага бүләк иткән сыман хуш исле сумала-майларның әле моңарчы күрелгәне юк иде.

11(Офирдән алтын алып кайткан Хирам кораблары шулай ук аннан бик күп күләмдә бәкам
Бәкам – русчасы: сандал.
агачы һәм зиннәтле ташлар да төяп кайтты.
12Патша әлеге агачтан Раббы йорты һәм үзенең сарае өчен терәү баганалары эшләтте, шулай ук җырчылар өчен гөслә һәм арфа да ясатты. Бүгенге көнгә кадәр аның кадәр агачның беркайчан кайтканы да, күрелгәне дә булмый.)

13Сөләйман патша үз кулы белән бүләк иткән әйберләрдән тыш Шеба мәликәсе үзе теләгән һәм сораган һәммә нәрсәне аңа бүләк кылды. Шуннан мәликә үзенең хезмәтчеләре белән үз җиренә юл алды.

Сөләйманның байлыгы

14Сөләйманга ел саен алты йөз алтмыш алты талант алтын килеп тора иде; 15болардан тыш мал ташучылардан, сәүдәгәрләрдән, гарәпләр җирендәге бөтен патшалардан, өлкә башлыкларыннан керем килә иде.

16Сөләйман патша, алтыннан чүкеп, ике йөз данә зур калкан ясатты, һәр калканга алты йөз бека
Бека – 5 гр.
алтын китте;
17шулай ук, алтыннан чүкеп, өч йөз данә кечерәк калкан да ясатты, аларның һәркайсына өчәр мина
Мина – 500 гр.
алтын китте; һәм шушы калканнарны ул «Ливан урманы йорты»на куйдырды.

18Шуннан патша, фил сөягеннән зур тәхет ясатып, аны саф алтын белән тышлатты. 19Тәхетнең басмалары алтау булып, тәхетнең аркасы өстән түгәрәкләнеп тора иде. Утыргычның һәр ике ягында култыкса бар, култыксалар янында арыслан сыны куелган; 20алты басманың һәр ике очында унике арыслан сыны тора. Моңа охшаган нәрсәнең башка бер генә патшалыкта да моңарчы күрелгәне булмый.

21Сөләйманның эчемлек өчен бөтен касәләре алтыннан булып, «Ливан урманы йорты»ндагы бөтен савыт-саба да саф алтыннан иде; биредә бер генә көмеш әйбер дә булмый, чөнки, Сөләйман патшалык иткән чорда, көмеш бик тә очсыз әйбер санала иде. 22Диңгездә Хирам кораблары белән бергә патшаның Таршиш кораблары
…Таршиш кораблары… – ягъни сәүдә кораблары.
йөреп, өч елга бер тапкыр алтын вә көмеш, фил сөяге һәм маймыллар, тавис кошлары төяп алып кайта торган иде.

23Сөләйман патша үзенең байлыгы вә зиһене-гакылы белән җир йөзендәге бөтен патшалардан өстен саналды. 24Аның йөрәгенә Аллаһы иңдергән зиһен-гакылны тыңлар өчен, җирдәге бар кешеләр Сөләйман белән күрешеп-сөйләшергә теләде. 25Елның-елында аларның һәрберсе аңа бүләккә көмеш вә алтын савытлар, кием-салым, корал, хуш исле сумала-майлар, ат һәм качырлар алып килә торган булды.

26Сөләйман күп кенә сугыш арбалары һәм арба йөртүчеләр туплады: аның бер мең дүрт йөз сугыш арбасы һәм унике мең арба йөртүчесе бар иде; аларның бер өлешен ул махсус шәһәрләрдә, икенче өлешен үз янында Иерусалимдә тотты. 27Сөләйман патша заманында Иерусалимдә көмеш гади ташка бәрабәр санала, эрбет агачы исә үзәндә үскән сикомор агачыдай күп иде. 28Атларны Сөләйманга Мисыр һәм Кыйведан китерделәр; патша сәүдәгәрләре аларны Кыйведа сатып ала иделәр. 29Сугыш арбаларын Мисырдан алты йөз шәкыл
Шәкыл – 10 гр.
, ә атларны йөз илле шәкыл көмешкә кайтарталар иде. Ат-арбаларны алар шулай ук хиттиләр һәм арамиләрнең патшаларына да илтә торганнар иде.

Copyright information for TatIBT15