1 Kings 13
Яһүдәдән Аллаһы кешесенең килүе
1Яробам, корбан китерергә җыенып, мәзбәх янында басып торганда, Раббы сүзенә буйсынып, Бәйт-Элгә Яһүдәдән Аллаһы кешесе килде. 2Аллаһы кешесе мәзбәхкә Раббы сүзләрен җиткереп әйтте: – И-и мәзбәх, мәзбәх! Раббы болай ди: «Давыт йортында Йошия атлы угыл туар һәм мәзбәхтә корбан китерүче, калкулыкларда хезмәт итүче каһиннәрнең үзләрен синең өстеңдә корбан китерер, һәм синең өстеңдә адәм сөякләре яндырылыр». 3Шул көнне ул киләчәк турында хәбәр бирде: – Раббыдан шундый хәбәр-билге килде: менә бу мәзбәх хәзер таралыр да андагы көл тузып бетәр, – диде. 4Аллаһы кешесенең Бәйт-Элдәге мәзбәх хакында әйткән сүзләрен ишеткәч, Яробам патша мәзбәхтән кулын алды да, әлеге кешегә күрсәтеп: – Тотыгыз шуны! – диде. Шулчакны аның әлеге кешегә таба сузылган кулы, катып калып, бөтенләй йөрмәскә әйләнде. 5Раббы исеменнән Аллаһы кешесе әйткән хәбәр-билге буенча мәзбәх тә таралып-уалып китте, көл дә тузып юкка чыкты. 6Шунда Аллаһы кешесеннән патша: – Раббы Аллаңнан ялварып сора, минем хакта, зинһар, дога кыл: кулымны әүвәлге хәленә кайтарсын, – дип үтенде. Аллаһы кешесе Раббыга догаларын юллады, һәм патшаның кулы, хәрәкәткә килеп, әүвәлге хәленә кайтты. 7Патша шуннан Аллаһы кешесенә: – Әйдә минем белән йортыма бар, ризыгымнан авыз ит, сине бүләклисем килә, – диде. 8Әмма Аллаһы кешесе патшага болай дип җаваплады: – Мөлкәтеңнең яртысын бирсәң дә, синең белән барасым һәм анда авызыма ризык кабасым, су эчәсем юк. 9Чөнки Раббы ныгытып әйтеп куйды: «Авызыңа ризык аласы, суларын эчәсе булма, кайткан чакта да, барган юлыңнан түгел, башка җирдән әйләнеп кайт», – диде. 10Шуннан ул, Бәйт-Элгә килгән юлыннан кайтмыйча, башка юлдан китте. 11Бәйт-Элдә бер карт пәйгамбәр яши иде. Шуның угыллары, өйгә кайткач, Аллаһы кешесенең ул көнне Бәйт-Элдә ни-нәрсәләр эшләгәнен, патшага нәрсәләр сөйләгәнен аталарына җиткерделәр. 12– Кайсы юлдан китте ул? – дип сорады алардан аталары. Һәм угыллары Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесенең кайсы юлдан китүен күрсәттеләр. 13– Иярләгез әле миңа ишәкне, – диде ул угылларына. Угыллары ишәкне иярләп биргәч, ул ишәгенә атланды да 14Аллаһы кешесе артыннан китеп барды. Аллаһы кешесен куып җиткәндә, тегесе имән төбендә утыра иде. – Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесе син буласыңмы? – дип сорады аңардан карт. – Мин булам, – диде тегесе. 15– Әйдә минем белән өемә бар, ризыгымнан авыз ит, – диде ул аңа. 16– Юк, синең белән кире китеп, өеңә бара алмыйм мин; бу урында синең белән авызыма ризыгыңны ала һәм суыңны эчә алмыйм. 17Чөнки Раббы мине: «Анда авызыңа ризык аласы, суларын эчәсе булма, кайтканда да, барган юлыңнан түгел, башка юлдан кайт», – дип кисәтеп куйды, – диде Аллаһы кешесе. 18– Мин дә синең кебек үк пәйгамбәрдер, – дип җаваплады аңа карт, – фәрештә миңа Раббының сүзләрен җиткерде: «Аны кире үзеңә алып кайт, тамагына капкалап, су эчсен», – диде (тик бу ялган сүз иде). 19Шуннан Аллаһы кешесе аңа ияреп кайтты, картның өендә ризыктан да авыз итте, су да эчте. 20Алар әле өстәл янында утырган чакта, карт пәйгамбәргә Раббы сүзе иңде, 21һәм Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесенә карт пәйгамбәр менә нәрсә диде: – Раббы болай ди: Раббы сүзенә буйсынмыйча, Раббы Аллаңның боерыгын үтәмичә, 22кире әйләнеп кайтып, «Авызыңа ризык алма, су эчмә» дигән урында икмәк ашаган һәм су эчкән өчен, синең җәсәдеңә ▼▼ Җәсәд – гәүдә.
ата-бабаларың каберлегендә урын табылмас. 23Аллаһы кешесе тамагына ашап су эчкәннән соң, аны кире борып үзенә алып кайткан карт кеше аның өчен ишәк иярләде, 24һәм теге китеп тә барды. Юлда аңа бер арыслан очрап аны үтерде. Шуннан аның гәүдәсе юл өстендә ятып калды; ишәк белән арыслан исә аның гәүдәсе янында басып калдылар. 25Узып баручы кешеләр, юл өстендә яткан үле гәүдәне һәм аның янында басып торган арысланны күреп, карт пәйгамбәр яшәгән шәһәргә җиткәч, бу хакта шәһәр халкына сөйләделәр. 26Аллаһы кешесен барыр юлыннан борып үзенә алып кайткан пәйгамбәр бу хакта ишетеп: – Раббы сүзенә буйсынмаган теге Аллаһы кешесе ул. Раббы аны, алдан кисәткәнчә, арыслан иркенә тапшырды, һәм арыслан аны ботарлап үтерде. Шул рәвешле, Раббы Үзе әйткәннәрне үтәде, – диде һәм 27угылларына ишәген иярләргә кушты; тегеләр аңа ишәкне иярләп бирделәр. 28Шуннан ул китеп барды һәм Аллаһы кешесенең юлда яткан үле гәүдәсен тапты; ишәк тә, арыслан да үле гәүдә янында басып торалар иде; арыслан мәеткә кагылмаган, ишәкне дә ботарлап ташламаган. 29Пәйгамбәр Аллаһы кешесенең гәүдәсен күтәреп алып ишәгенә салды да, матәм тотар һәм җир куенына тапшырыр өчен, кабат үзенең шәһәренә кайтып китте. 30Аның җәсәден үзенең төрбәсенә урнаштырып, угыллары белән бергә ул: – И-и туганым! – дип елап-сыктады. 31Аны җирләгәннән соң, үзенең угылларына: – Дөнья куйганнан соң мине әлеге Аллаһы кешесе янында бер төрбәдә җирләгез; минем сөякләрне аның сөякләре янына урнаштырыгыз, – дип әйтеп куйды. – 32Бәйт-Элдә төзелгән мәзбәх вә Самарея калаларындагы калку урыннарда салынган барлык гыйбадәтханәләр турында Раббы боерыгы буенча әлеге пәйгамбәр әйткән сүзләр хакка чыгачактыр. 33Шушы вакыйгадан соң да Яробам үзенең явыз ниятеннән кайтмады, калку җирләрдә халык арасыннан каһиннәр билгеләвен дәвам итте; теләге булган һәр кешене каһин хезмәтенә багышлап, алар калкулыктагы гыйбадәтханәләрдә каһин булып китте. 34Бу гамәлләрнең һәммәсе Яробам йортын һәлакәткә этәрүче, җир йөзендә аның нәселен корытучы гөнаһ булды.
Copyright information for
TatIBT15