1 Kings 14
Ахиянең Яробамга каршы пәйгамбәрлек итүе
1Шулвакыт Яробамның углы Абия авырып китте дә, 2Яробам үзенең хатынына болай диде: – Бар, Яробам хатыны икәнеңне танымасыннар өчен, өс-башыңны алыштыр да Шилоһка кит. Анда Ахия атлы бер пәйгамбәр бар; шушы халыкның патшасы буласымны миңа ул әйткән иде. 3Үзең белән ун ипи, көлчә һәм бер чүлмәк бал ал да аның янына бар; ул сиңа угыл белән нәрсә буласын әйтеп бирер. 4Яробам хатыны нәкъ ире кушканча эшләде: җыенып Шилоһка, Ахия йортына юнәлде. Ахия инде күрми, чөнки картаюдан аның күзләре сукырайган иде. 5Әмма Ахиягә Раббы: – Әнә, углы хакында сорашыр өчен, синең янга Яробам хатыны килә, чөнки аның углы авырып киткән. Аңа Минем сүзләремне җиткерерсең. Ул үз киеменнән килми, – дип, алдан хәбәр итеп куйган иде. 6Ишектән кергән хатынның аяк тавышын ишетүгә Ахия: – Бире уз, Яробам хатыны. Нәрсәгә дип сиңа өс-башыңны алыштырырга иде?! – диде. – Миндә синең өчен начар хәбәрләр бар. 7Бар, Яробамга әйт, Исраилнең Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин сине, халык арасыннан аерып алып, Үземнең халкым Исраилнең хакиме итеп куярга ихтыяр кылдым. 8Патшалыкны, Давыт йортыннан тартып алып, сиңа тапшырдым, ә син колым Давыт сыман булып чыкмадың. Ул, Минем боерыкларны үтәп, ихлас күңелдән минем юлдан барып, Минем күз алдында дөрес гамәлләр кылды; 9син исә үзеңә кадәр булганнарның барчасына караганда да явызрак булып чыктың, ачуымны чыгарыр өчен, үзеңә башка илаһлар, башка сыннар койдырдың, Миннән йөз чөердең. 10Шуның өчен Мин йортыңны бәлагә дучар итәчәкмен: Яробам йортындагы һәммә ир-ат затын (тоткынлыкта яисә иректә булуына карамастан) кырып чыгачакмын, тиресне беткәнче яндырган сыман, Яробам йортын да шулай яндырып бетерәчәкмен. 11Әҗәлен шәһәр җирендә тапкан яробамларны этләр ботарлап ташлаячак, басу-кырда үлеп калганын күк кошлары чукып бетерәчәк». Раббы әнә шулай ди. 12Сүзен дәвам итеп Ахия: – Син үзең исә тор да өеңә әйләнеп кайт, – диде. – Калага аяк басуыңа, балаң дөнья куяр. 13Бөтен Исраил халкы елап-сыктап аны җир куенына тапшырыр; Яробам йортыннан бары ул гына гүргә иңдерелер, чөнки Яробам йортыннан бары ул гына Исраилнең Раббы Алласы күңеленә ярый алды. 14Шуннан соң Раббы Исраил өстеннән Үзенә икенче берәүне патшалыкка ихтыяр кылыр, һәм ул патша шул көнне үк Яробам йортын тар-мар китерер; һәм болар барысы хәзер үк тормышка ашар. 15Раббы Исраилне җәзага тартыр, һәм ул агымсуда чайкалып торган камыш сыман булыр. Алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар куеп, Раббының ачуын кузгаткан Исраил халкын Ул аларның ата-бабаларына бирелгән игелекле җирдән елганың ▼▼ Елга – ягъни Фырат елгасы.
аръягына сөрер. 16Шул рәвешле, Яробам үзенең гөнаһ эшләре белән Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән өчен, Раббы Исраилне дошман кулына тапшырыр. 17Әлеге сүзләрдән соң Яробам хатыны китәргә кузгалды. Тирсага кайтып җитеп бусаганы атлауга, баласы дөнья куйды. 18Баланы гүргә иңдергән чакта (Раббы Үзенең колы Ахия пәйгамбәр аша әйттергәнчә) бөтен Исраил яшь түкте. 19Яробам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның ничек сугышуы, ничек патшалык итүе Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 20Яробам егерме ике ел дәвамында патшалык итте; дөнья куйганнан соң, аның урынына тәхеткә углы Надаб утырды. Яһүдә патшасы Рехабгам
21Сөләйман углы Рехабгам исә Яһүдәдә патшалык итә бирде. Тәхеткә утырганда, аңа кырык бер яшь иде; Үзенең исеме шунда саклансын өчен, Исраил ыруглары арасыннан Раббы сайлап алган шәһәрдә – Иерусалимдә – унҗиде ел дәвамында патшалык итте ул. Рехабгамның әнкәсе аммони Нагама иде. 22Яһүдә халкы, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр, гөнаһ эшләр кылып, ата-бабаларына караганда да Раббының ачуын ныграк чыгарды. 23Алар да үзләренә һәрбер калкулыкта, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә гыйбадәт кылу урыннары төзеделәр, изге баганалар вә алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар куйдылар. 24Алар җирендә хәтта фәхеш ирләр ▼▼ Фәхеш ирләр – мәҗүси халыкларның дини йолалары буенча алар гыйбадәтханәләрдә яшәгәннәр.
дә булды, чөнки исраилиләр Раббы кудырган чит халыкларның бөтен әшәке эшләрен кабатлады. 25Рехабгам бишенче елын патшалык иткәндә, Мисыр патшасы Шишак Иерусалимгә каршы яуга күтәрелде 26һәм Раббы йортындагы, патша сараендагы хәзинәләрне талап бетерде, бөтен нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаткан бөтен алтын калканнарны да, үзе белән алып китте. 27Соңыннан Рехабгам патша, алтын калканнар урынына бакыр калканнар эшләтеп, аларны патша сарае ишеген саклаучы җансакчыларның башлыклары карамагына тапшырды. 28Патша Раббы йортына юнәлгән чакта, җансакчылар шул калканнарны тотып чыга иделәр һәм аннары кабат җансакчылар бүлмәсенә кертеп куя торганнар иде. 29Рехабгам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 30Рехабгам белән Яробам арасында сугышлар беркайчан бетеп тормады. 31Рехабгам, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә ата-бабалары янына гүргә иңдерелде. Аның әнкәсе аммони Нагама иде. Аннары тәхеткә Рехабгам урынына углы Абия килде.
Copyright information for
TatIBT15