‏ 1 Kings 15

Яһүдә патшасы Абия

1Небат углы Яробам Исраилдә унсигезенче елын патшалык иткәндә, Яһүдә тәхетенә Абия килде. 2Иерусалимдә ул өч ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Мәгакәһ – Абшалум кызы иде.

3Абия дә үзенең атасы кылган бөтен гөнаһларны кабатлады; бабасы Давыттан аермалы буларак, Раббы Алласына ихлас күңелдән итагать итмәде. 4Шуңа да карамастан Раббы Алласы аңа Давыт хакына Иерусалимдә чыраг яндырды – аның углын тәхеткә утыртты һәм шулай итеп Иерусалимне тагын да ныгытты. 5Чөнки Давыт Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр генә кылды, хитти Урия белән булган кыланышын санамаганда, Раббы кушканнардан гомере буена читкә тайпылмады.

6Рехабгам һәм Яробам арасында урнашкан дошманлык Абия идарә иткән чорда да саклана бирде. 7Абия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. Абия белән Яробам да гомер бакый дошманлашып яшәделәр. 8Абия, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Аса килде.

Яһүдә патшасы Аса

9Исраил патшасы Яробам егерменче елын патшалык иткәндә, Яһүдә тәхетенә Аса утырды һәм 10кырык бер ел дәвамында Иерусалим каласында патшалык итте. Аның Мәгакәһ исемле әбисе Абшалум кызы иде. 11Аса, бабасы Давыт сыман, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр генә кылды. 12Ул, үз җиреннән бөтен фәхеш ирләрне куып чыгарып, ата-бабалары ясаткан барлык сыннарны алып ташлады. 13Алиһә Аширә хөрмәтенә табыну баганасы куйдырган өчен, Аса хәтта әбисе Мәгакәһне патшабикә исеменнән мәхрүм итте. Әлеге багананы ул, чапкалап, Кыдрун ташкыны буенда утка салды. 14Калкулыкларындагы гыйбадәт кылу урыннарын юк итмәсә дә, Аса гомер бакый ихлас күңелдән Раббыга итагать итеп яшәде; 15заманында атасы, соңыннан үзе дә Раббы исеменә багышлаган көмеш вә алтынны, савыт-сабаны ул Раббы йортына кертеп урнаштырды.

16Аса һәм Исраил патшасы Багша идарә иткән заманда, алар арасында орыш-кырылышлар туктап тормады. 17Бервакыт Исраил патшасы Багша Яһүдәгә каршы яуга күтәрелде һәм, беркем дә Яһүдә патшасы Аса биләмәсеннән чыга яисә анда үтеп керә алмасын өчен, Рамаһ каласын ныгыта башлады. 18Шуннан Аса Раббы йорты вә патша сарае хәзинәсендә булган бар алтын-көмешне җыеп алды һәм, әлеге байлыкны хезмәтчеләренә тапшырып, Дәмәшкътә яшәүче Арам патшасына – Хезьйон углы Табриммунның Бен-Һадад атлы углына озатты. Хезмәтчеләре аша аңа түбәндәге сүзләрне юллады:

19– Минем атам белән синең атаң дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән кебек, без дә синең белән үзара солых төзик. Менә, мин сиңа көмеш вә алтын җибәрәм, син исә, Исраил патшасы Багша илемнән китсен өчен, аның белән беркеткән солыхыңны өзсәң иде.

20Бен-Һадад Аса патша белән ризалашты һәм үзенең яубашларын Исраил калаларына каршы сугышка җибәрде. Ул Ионны, Данны, Әбел-Бәйт-Мәгакәһне һәм бөтен Киннеретне, шулай ук Нәптали җирен басып алды. 21Бу хакта ишеткәннән соң, Багша, Рамаһны ныгытудан туктап, Тирсага әйләнеп кайтты. 22Аса патша исә, берәүне дә калдырмыйча бөтен яһүдиләрне җыеп китереп, төзелеш өчен Багша китерткән барлык таш вә агачны Рамаһ каласыннан ташытып бетерде дә шулар белән Миспа каласын һәм Беньямин җирендәге Геба каласын ныгытты.

23Аса патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән батырлыклар, башкарган бөтен эшләр, ул төзегән шәһәрләр хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. Картаймыш көнендә Асаның аяклары сызлый торганга әйләнде. 24Аса, дөнья куйгач, үзенең бабасы Давыт шәһәрендә ата-бабалары янына гүргә иңдерелде. Аның урынына патшалыкка углы Еһошафат килде.

Исраил патшасы Надаб

25Яробам углы Надаб исә Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең икенче елында Исраил тәхетенә утырды һәм Исраил өстеннән ике ел дәвамында патшалык итте. 26Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән атасы эзеннән китте һәм аның гөнаһларын кабатлады.

27Исәсхәр ыругыннан булган Ахия углы Багша, аңа каршы фетнә оештырып, Надаб вә барча исраилиләр Пелешет җирендәге Гиббетон шәһәрен камалышка алган чакта, аның җанын кыйды. 28Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең өченче елында Багша, Надабны үтереп, үзе аның урынына тәхеткә утырды.

29 30Тәхеткә килгәч, Багша бөтен Яробам йортын тоташтан кырып бетерде, беркемне дә кызганмады. Яробамның гөнаһлары, аның исраилиләрне дә гөнаһ юлына этәргәне һәм, шулай итеп, Раббының – Исраил Алласының ачуын чыгарганы өчен, Үз колы – шилоһлы Ахия аша Раббы алдан ук әйтеп куйган сүзләрнең тормышка ашуы иде бу.

31Надаб патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән. 32Исраил патшасы Багша һәм Аса патшалык иткәндә, алар арасында орыш-кырылышлар бетеп тормады.

Исраил патшасы Багша

33Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең өченче елында Тирсада тәхеткә Ахия углы Багша килде һәм, бөтен исраилиләр өстеннән патша булып, шул рәвешле егерме дүрт ел патшалык итте. 34Ул Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр эшләде, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Яробам эзеннән китте һәм аның гөнаһларын кабатлады.

Copyright information for TatIBT15