‏ 1 Kings 18

Ильяс пәйгамбәр һәм Багал пәйгамбәрләре

1Байтак вакытлар узганнан соң, корылыкның өченче елында, Ильяска Раббы сүзе иңде:

– Бар, Ахабның күзенә барып күрен, һәм Мин җиргә яңгыр җибәрермен, – диде Ул.

2Шуннан Ильяс Ахаб белән күрешергә китте.

Бу вакытны Самареядә коточкыч ачлык хөкем сөрә иде.
3 4 5Ахаб патша үзенең сарай башлыгы Убадияне чакыртып китереп (әлеге Убадия Раббыдан куркып Аны хөрмәт итүчеләрдән иде. Мәликә Изебел Раббы пәйгамбәрләренең җаннарын кыя башлагач, ул, йөз пәйгамбәрне таудагы ике мәгарәгә иллешәр-иллешәр итеп яшереп, аларны шунда ашатып-эчертеп тота) аңа:

– Җирдәге бөтен кизләү вә инешләрне йөреп чыгыйк, мал-туарны харап итмәс өчен, берәр җирдә атларга һәм качырларга ашатырдай үлән тапмабызмы, – диде.

6Шуннан алар, йөреп чыгасы җирләрне бүлешеп, Ахаб бер юлдан, Убадия икенче юлдан китеп барды.

7Беркөн шулай юл буйлап барган чакта, Убадиягә Ильяс килеп очрады. Убадия, аны танып алып, йөзтүбән җиргә капланды һәм:

– Ильяс әфәндем, синме бу? – дип сорады.

8– Мин, – дип җавап бирде тегесе һәм: – Бар, әфәндеңә: «Ильяс биредә», – дип әйт, – диде.

9– Нинди гөнаһым бар минем?! – диде аңа Убадия. – Үтерсен дип, мин хезмәтчеңне Ахаб кулына тапшыруыңмы?! 10Раббы Аллаң Үзе шаһиттыр: хуҗам сине эзләргә җибәрмәгән бер генә патшалык та, бер генә халык та калмады инде. Синең юклыгыңны белгәч, әлеге патшалыкны вә халыкны ул: «Ильясны таба алмадык», – дип ант эчәргә мәҗбүр итә иде. 11Һәм син миңа хәзер: «Бар, хуҗаңа: „Ильяс биредә“», – дип әйтергә кушасың. 12Синең яннан китеп баруга Раббы Рухы сине мин белмәгән тарафларга алып китсә? Мин Ахабка хәбәр алып килеп, ул сине таба алмаса, минем җанымны алачак бит. Ә мин, синең хезмәтчең, яшьтән Раббыдан куркып Аны хөрмәт итәмен. 13Мәликә Изебел Раббы пәйгамбәрләренең җаннарын кыярга тотынгач, Раббының йөз пәйгамбәрен иллешәрләп тау мәгарәсенә яшерүем һәм аларны ашатып-эчертеп тотуым хакында сиңа, минем әфәндемә, мәгълүм түгелмени?! 14Һәм син миңа хәзер: «Бар, хуҗаңа: „Ильяс биредә“», – дип әйтергә кушасың. Үтерәчәк ул мине!

15– Үзем табынган Күкләр Хуҗасы Раббы Үзе шаһиттыр: бүген мин Ахабка күренермен! – диде Ильяс.

16Шуннан Убадия, Ахабны эзләп табып, аңа әлеге хәбәрне җиткерде, һәм Ахаб Ильяс белән очрашырга китте. 17Ильясны күрүгә Ахаб:

– Исраилне бәла-казага салучы кеше синме инде ул?! – дип сорады.

18– Исраил бәла-казага минем аркада тарымады, син үзең һәм синең атаң йорты гаепле моңа. Багаллар артыннан ияреп, Раббы әмерен санламадыгыз, – диде Ильяс. – 19Ә хәзер бөтен Исраил халкын Кәрмил тавына җыеп китер. Изебел өстәленнән тукланучы дүрт йөз илле Багал пәйгамбәре һәм алиһә Аширәгә табынучы дүрт йөз пәйгамбәр дә шунда килсен.

20Ахаб, бөтен Исраил халкын чакыртып, пәйгамбәрләрнең барысын Кәрмил тавына җыеп китертте. 21Шуннан Ильяс, җыелган халык янына чыгып:

– Тагын күпмегә кадәр сез ике аягыгызга да чатанлап йөрергә җыенасыз? – диде. – Әгәр Раббыны Аллаһы дип таныйсыз икән – Аңа иярегез; әгәр инде Багалны алла дип беләсез икән – аның артыннан барыгыз.

Халык аңа бер кәлимә сүз катмады.

22Аннары Ильяс аларга болай дип әйтте:

– Мин – Раббының исән калган бердәнбер пәйгамбәре. Багал пәйгамбәрләренең саны исә дүрт йөз илле кешедер.
23Хәзер безгә ике үгез бозау китерсеннәр; алар, бозауның берсен сайлап алып, аны кисәкләргә бүлсеннәр дә утын өстенә салсыннар, әмма учакны кабызмасыннар; мин дә, икенче бозауны әзерләп, аны утын өстенә салырмын, ләкин учакны кабызмам. 24Шуннан сез үзегезнең илаһыгызның исемен атарсыз, мин исә Раббы исемен чакырырмын. Безнең догалар кабул кылынганны белдереп, учакка ут салган алла – хак дөрес Алладыр.

Халык аның белән килешеп:

– Яхшы, шулай булсын, – дип җавап бирде.

25Багал пәйгамбәрләренә Ильяс:

– Сезнең кешеләр күбрәк; шулай булгач, әүвәл сез бозауларның берсен сайлап алып әзерләгез дә илаһыгыз исемен атагыз, әмма учакны кабызмагыз.

26Шуннан болар, аларга бирелгән үгез бозауларның берсен алып, аны әзерләделәр дә:

– Багал, җавап бир безгә! – дип кычкыра башладылар һәм иртәдән алып төшкә кадәр аның исемен тәкрарладылар, тик бер тавыш та, җавап та ишетелмәде. Аннары алар үзләре ясаган мәзбәх тирәли биергә тотындылар.

27Көн үзәкләре җиткәч, Ильяс аларга мәсхәрә белән:

– Катырак кычкырыгыз, ул бит алла, бәлки, уйга талгандыр, яисә бер-бер эше бардыр, яки юлга чыккандыр, йә булмаса йокыга киткәндер; кычкырсагыз уяныр иде, – диде.

28Шуннан алар тагын да ныграк кычкырырга, тәннәреннән кан ага башлаганчы, гадәтләре буенча, кылыч, сөңге белән үзләренә чәнчергә тотындылар. 29Вакыт төштән авышты, ә алар һаман котыра-шашына бирде, һәм бу хәл, кичке корбан китерү вакыты җиткәнче, шулай дәвам итте, ләкин бернинди тавыш та, җавап та, өн дә ишетелмәде.

30Шулчак Ильяс бөтен халыкка:

– Бире килегез, – диде.

Бар халык аның тирәсенә җыелды, һәм Ильяс Раббының хәрабә хәленә килгән мәзбәхен янәдән торгызды:
31Раббы «Синең исемең Исраил булыр» дигән сүзләрне кабул иткән Ягъкубның унике ыругы санынча унике таш алып, 32шул ташлардан Раббы исеменә багышланган мәзбәхне төзеде, аның тирәли ике сеа
Сеа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 7,3 л.
ашлык сыешлы чокыр казыды,
33утынны өйде дә бозауны кисәкләп шуның өстенә урнаштырды һәм:

34– Дүрт чүлмәккә су тутырып алыгыз да яндырасы корбан һәм утын өстенә түгегез, – диде.

Аннары:

– Тагын кабатлагыз, – диде.

Халык кабатлады.

– Өченче тапкыр шуны ук эшләгез, – диде.

Халык өченче тапкыр шуны ук кабатлады.
35Су, мәзбәх тирәли түгелеп, хәтта чокыр да су белән тулды.

36Кичке корбан китерер вакыт җиткәч, Ильяс пәйгамбәр якын килеп болай диде:

– И Раббы, Ибраһим, Исхак һәм Исраил Алласы! Синең Исраил Алласы булуыңа һәм минем – Синең колыңның – боларны Синең кушуың буенча эшләвемә бөтенесе менә хәзер шушында инансыннар!
37И-и Раббы, шушы халык Син Раббының Аллаһы булуына инансын һәм дә Син аларның йөрәген кабат яулап алсын өчен миңа җавап бир!

38Нәкъ шулчакны Раббы ут иңдерде, һәм ялкын шундук корбанны да, утынны да, ташларны да, җирне дә яндырып бетереп, чокырдагы суны да киптерде. 39Шушы хәлне күрүгә, бар халык йөзтүбән җиргә капланды һәм:

– Раббы – Аллаһы Ул, Раббы – Аллаһы Ул! – дип тәкрарларга тотынды.

40– Багал пәйгамбәрләрен тотыгыз, берсе дә качып котыла алмасын, – диде шунда Ильяс халыкка, һәм тегеләрне тотып алдылар.

Аннары Ильяс, аларны Кыйшон инешенә таба алып китеп, шунда чәнчеп үтерде.

Ильясның яңгыр сорап дога кылуы

41– Бар, ашап-эч, чөнки ишелеп яуган яңгыр тавышы ишетелә, – диде Ильяс Ахабка, 42һәм Ахаб ашап-эчәргә дип китте, Ильяс исә Кәрмил тавына менде дә, башын җиргә иеп, йөзен ике тезе арасына яшерде.

43– Бар, диңгез ягына кара әле, – диде ул аннары хезмәтчесенә.

Тегесе, китеп, карап килде һәм:

– Берни дә күренми, – дип җаваплады.

Ильяс шулай җиде тапкыр:

– Бар, карап кил, – диде.

44Җиденче тапкырында хезмәтчесе:

– Диңгез ягыннан уч төбе кадәр генә кечкенә бер болыт күтәрелеп килә, – дип әйтте.

Аннары Ильяс аңа:

– Ахабка барып: «Арбаңны җик тә юлга кузгал, югыйсә яңгырга эләгерсең», – дип әйт, – диде.

45Ул арада күк йөзен болытлар каплап алды, җил кузгалды һәм ишелеп яңгыр ява башлады. Ахаб, арбасына утырып, Изрегылга таба кузгалды. 46Ильяска шунда Раббы кодрәте иңеп, ул япанчасының чабуларын билбавына кыстырды да Изрегылга кайтып җиткәнче Ахаб алдыннан чабып барды.

Copyright information for TatIBT15