‏ 1 Kings 21

Наботның йөзем бакчасы

1Әлеге вакыйгалардан соң менә нәрсәләр булды: изрегыллы Наботның йөзем бакчасы Самарея патшасы Ахаб сарае белән янәшә иде. 2Беркөн Ахаб Наботка:

– Үзеңнең йөзем бакчаңны миңа бир. Мин анда яшелчә үстерермен, чөнки ул минем йортым белән янәшә. Аның урынына мин сиңа тагын да яхшырак йөзем бакчасы бирермен яисә, әгәр инде теләсәң, бакча бәясен көмешләтә түләрмен, – диде.

3– Ата-бабаларымның мирас җирен сиңа бирмим мин; андый эштән Раббы Үзе сакласын! – дип җавап кайтарды аңа Набот.

4Изрегыллы Наботның «Ата-бабаларымның мирас җирен сиңа бирмим мин» дигән сүзләреннән соң Ахаб, ачуыннан кайнап, караңгы чырай белән өенә кайтып китте. Өендә ул ашап-эчеп тормады, урын өстенә менеп ятты да йөзен читкә борды. 5Хатыны Изебел, аның янына кереп:

– Нәрсәдән шулай җаның тынгысызлана, хәтта тамагыңа ризык та капмадың, – дип сорады.

6– Изрегыллы Наботка мин: «Көмеш бәрабәренә миңа йөзем бакчаңны бир, әгәр теләсәң, аның урынына мин сиңа башка йөзем бакчасы бирермен», – дип сөйли башлаган идем, ул миңа: «Үземнең йөзем бакчамны бирмим мин сиңа», – дип җавап кайтарды, – диде ул хатынына.

7Хатыны Изебел аңа, җавап итеп:

– Исраил патшасы шулай эш итәргә тиешме?! Әйдә тор, тамагыңны туйдыр һәм тыныч бул; изрегыллы Наботның йөзем бакчасын алып бирермен мин сиңа, – диде.

8Шуннан ул Ахаб исеменнән хатлар язды да, аның мөһерен сугып, Набот белән бер калада яшәүче өлкәннәргә һәм шәһәрнең аксөякләренә җибәрде. 9Әлеге хатларда ул болай дип язды: «Шәһәрдә ураза көне игълан итегез дә, халыкны җыеп, Наботны халык арасына, дәрәҗәле урынга утыртыгыз. 10Аның каршына ике адәм актыгы утырсын да „Син Аллаһыны һәм патшаны яманладың“дип, аңа каршы шаһитлык бирсен; аннары аны алып чыгып таш атып үтерегез».

11Набот яшәгән шәһәрнең өлкәннәре һәм аксөякләре, Изебел боерганча, аларга җибәргән хатларда язылганча, барысын да шулай эшләде. 12Ураза көн игълан иттеләр дә, халыкны җыеп, Наботны халык арасына, дәрәҗәле урынга утырттылар. 13Аннары ике адәм актыгы чыгып аның каршысына утырды да халык алдында:

– Набот Аллаһыны һәм патшаны яманлады, – дип, ялган шаһитлык бирде.

Шуннан Наботны шәһәр читенә алып чыктылар да таш атып үтерделәр.
14Аннары «Наботны таш атып үтердек» дигән хәбәр белән Изебелгә кеше җибәрелде.

15Наботны таш атып үтерүләрен ишеткәч, Изебел Ахабка:

– Бар, изрегыллы Наботның йөзем бакчасын үзеңә ал. Сиңа көмеш бәрабәренә бирергә теләмәгән иде, хәзер инде Набот үзе юк, гүр иясе булды, – диде.

16Наботның вафат булуын ишетүгә Ахаб, торып, изрегыллы Наботның йөзем бакчасын үзенә алырга китте.

Ахаб гаиләсенең һәлакәтле язмышы турында Ильяс пәйгамбәр сүзләре

17Бу вакытны тишбәле Ильяска Раббыдан сүз иңде:

18– Бар, Самареядә идарә итүче Исраил патшасы Ахаб каршысына чык; хәзер ул Наботның йөзем бакчасында, бакчаны үзенә алмакчы булып шунда килде. 19Аңа, Раббы болай дип әйтә, диген: «Син кеше җаны кыйдың, инде хәзер аның мирасына кул сузасыңмы?!» Аннары аңа, Раббы болай дип әйтә, диген: «Хактыр, этләр Наботның канын ялаган урында синең каныңны да яларлар!»

20Ахаб Ильясны күрүгә:

– Син мине тагын таптың, и дошман! – диде.

Ильяс исә аңа:

– Таптым, чөнки син, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, бөтен йөрәгең белән шуңа бирелдең, – дип җаваплады. –
21Раббы болай дип әйтә: «Мин сиңа бәла-казалар җибәрермен, нәселеңне юк итәрмен, тоткынлыкта яисә иректә булуына карамастан, Исраилдә Ахаб нәселенең барча ир-ат затын кырып бетерермен, – ди. – 22Ачуымны чыгарган өчен һәм Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән өчен, Небат углы Яробам йортын вә Ахия углы Багша йортын нәрсә эшләткән булсам, синең йортны да шундый язмыш көтә». 23Шулай ук Изебел хакында да Раббы: «Изебелне Изрегылның шәһәр дивары тышында этләр ашап бетерер», – дип әйтә. 24Шәһәр эчендә үлгән Ахаб кешеләрен этләр ботарлар, басу-кырда әҗәлен тапканын күк кошлары чукып бетерер.

25(Хатыны Изебел коткысына бирелеп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылган һәм шуңа бөтен йөрәген салган Ахаб ише кемсәләрнең моңарчы әле булганы юк иде. 26Ул, исраилиләр күз алдыннан Раббы сөргән амориләр сыман потларга табына башлап, бик әшәке эш кылды.)

27Әлеге сүзләрне тыңлап бетергәннән соң, Ахаб, өстендәге киемнәрен ертып, гәүдәсенә тупас тукыма урады да уразага керде. Төнлә дә шул ук киеменнән йоклады, үзе тәмам басынкыланып калды.

28Тишбәле Ильяска тагын Раббы сүзе иңде:

29– Күрәсеңме, Минем алда Ахаб ничек юашланып калды? Минем алда түбәнчелек күрсәткән өчен, үзе исән чакта, Мин аны бәла-казага салмам, аның йортына бәла-җәзаны Мин углы исән вакытта җибәрәчәкмен, – диде.

Copyright information for TatIBT15