‏ 1 Kings 4

Сөләйманның хезмәтчеләре

1Шул рәвешле Сөләйман бөтен Исраил җиренең патшасы булды. 2Аның кул астында эшләүче башлыклар түбәндәгеләр иде: Садыйк углы Азария – рухани; 3Шиша угыллары Элихореп белән Ахия – сәркәтипләр; Ахилуд углы Еһошафат – елъязмачы; 4Еһояда углы Бенаяһ – гаскәр башлыгы; Садыйк белән Абъятар – руханилар; 5Натан углы Азария – өлкә башлыклары җитәкчесе; Натан углы Зәбүд – рухани һәм патша киңәшчесе; 6Әхишәр – патша сараен караучылар башлыгы; Абда углы Адунирам – мәҗбүри рәвештә эшләүчеләр өстеннән назыйр.

7Болардан тыш Сөләйманның бөтен Исраил төбәкләре белән идарә итүче унике башлыгы бар иде. Алар ел әйләнәсендә патшаны һәм аның йортын азык-төлек белән тәэмин итәргә – һәммәсе елга бер тапкыр ай буена ризык китерергә тиеш иде. 8Менә аларның исемнәре: таулы Эфраим төбәгендә – Бен-Хүр; 9Макаста, Шагалбим вә Бәйт-Шемеш авыл-калаларында һәм Элон-Бәйт-Хананда – Бен-Декыр; 10Арубботта, Сөкөһ шәһәрендә һәм Хепер җирләрендә – Бен-Хесед; 11Напа-Дор җирендә – Бен-Абинадаб (Сөләйман кызы Тапат аның хатыны иде); 12Тәгънәк һәм Мегиддо шәһәрләрендә, шулай ук Изрегыл шәһәреннән түбәнрәк урнашкан Саретан шәһәре янындагы бөтен Бәйт-Шан җирләрендә һәм Бәйт-Шаннан алып Әбел-Мехола шәһәренә, хәтта Йокмыгам шәһәренең аръягына кадәр – Ахилуд углы Багъна; 13Рамот-Гилыгад шәһәрендә – Бен-Гебер (Гилыгад өлкәсендәге Менашше углы Яһирның авыл-калалары да, Башан өлкәсендәге Әргүб төбәге дә, диварлар белән әйләндереп алынган, капкаларына бакыр келәләр куелган алтмыш шәһәр дә аның карамагында иде); 14Маханаим шәһәрендә – Идду углы Әхинадаб; 15Нәптали җирендә – Ахимагас (ул Сөләйман кызы Басематка өйләнгән иде); 16Ашер җирендә һәм Бегалутта – Хушай углы Багъна; 17Исәсхәр җирендә – Паруах углы Еһошафат; 18Беньямин җирендә – Эла углы Шимгый; 19Гилыгад өлкәсендә (амориләр патшасы Сихон һәм Башан патшасы Ог җирләрендә) – Ури углы Гебер. Ул берүзе идарә итте.

Сөләйман патшалыгындагы муллык. Сөләйманның акыл-зиһене

20Яһүдә вә Исраилнең диңгез буендагы ком бөртегедәй күп санлы халкы ашап-эчеп, рәхәт гомер кичерде. 21Сөләйман патша Фырат елгасыннан алып Мисыр чигенә һәм пелештиләр җиренә кадәр булган патшалыкларны биләп торды. Алар һәммәсе, Сөләйманга бүләкләр китереп, гомер буе аңа хезмәт күрсәттеләр.

22Сөләйманга китерелә торган көндәлек азык-төлек түбәндәгедән гыйбарәт иде: утыз кор
Кор – сыеклык үлчәү берәмлеге, 220 л.
сыйфатлы бодай оны һәм алтмыш кор эре итеп тарттырылган он,
23аранда симертелгән ун баш һәм көтүлектә йөргән егерме баш сыер; боланнар, тау һәм кыр кәҗәләре, симертелгән кош-корттан тыш тагын йөз баш сарык. 24Чөнки ул Типсахтан алып Газага кадәр – Фырат елгасының бирге ягындагы барча патшалар өстеннән идарә итте, шулай ук әйләнә-тирәдәге барча илләр белән дә дус-тату яшәде. 25Сөләйман идарә иткән дәвердә, Яһүдә һәм Исраил халкы, Даннан алып Беер-Шебага кадәр, хәсрәт күрмичә, һәркайсы үзенең йөзем куагы, үзенең инҗир агачы төбендә тыныч гомер кичерде.

26Сөләйманның арбага җигә торган атлары өчен дүрт мең
…дүрт мең… – Борынгы грек телендәге кайбер тәрҗемәләрдә шушы сан; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: кырык мең. («II Елъязма», 9:25 белән чагыштырыгыз.)
араны булып, унике мең арба йөртүчесе бар иде.
27Билгеләнгән айда өлкә башлыкларының һәркайсы Сөләйман патшага һәм аның белән табын бүлешкән кешеләргә җитәрлек күләмдә азык-төлек китереп торды; 28җигү атлары һәм башка төр атлар өчен арпа белән саламны да һәркайсы үз нәүбәтендә тиешле урынга ташыды.

29Сөләйманга Аллаһы зирәклек, гаять үткер зиһен һәм тирән гакылны диңгез буендагы ком бөртегедәй мулдан биргән иде. 30Аңардагы зирәклек көнчыгышның һәм Мисырның барча акыл ияләренекеннән өстен булды. 31Ул җир йөзендәге барча кешедән, шул исәптән эзрахлы Этаннан да, Махул угыллары Һеман, Кәлкөл вә Дардадан да зирәгрәк иде; аның исеме әйләнә-тирәдәге халыклар арасында мәшһүр булды. 32Үз гомерендә ул, өч мең гыйбрәтле хикәя сөйләп, мең дә биш җыр чыгарды; 33Ливанда үсә торган эрбет агачыннан башлап дивар ярыкларыннан баш төртә торган һүссөпкә кадәр бөтен үсемлекләр, шулай ук хайваннар, кошлар, сөйрәлүчеләр вә балыклар хакында сөйләп калдырды. 34Сөләйманның зирәклеге хакында ишетеп-белгәннәр барлык мәмләкәтләрдән, җир йөзендәге бөтен патшалыклардан аны тыңларга килә торганнар иде.

Copyright information for TatIBT15