‏ 1 Kings 7

Сөләйманның үзенә сарай салуы

1Сөләйман үзенә дә сарай салды. Сарайны төзү исә унөч елга сузылды.

2Үзенең «Ливан урманы йорты» дип аталган сараеның озынлыгы – йөз, иңе – илле, биеклеге утыз терсәккә тәңгәл булып, эрбет борыслар дүрт рәт итеп утыртылган эрбет баганалар өстенә салынган иде. 3Баганалар өстенә рәт-рәт итеп унбишәрләп салынган кырык биш борысны эрбет такта белән ябып, Сөләйман түбә эшләтте. 4Өч рәт итеп уелган тәрәзәләр берсе өстенә берсе урнашкан иде. 5Бөтен ишекләр вә ишек борыслары дүртпочмаклы булып, диварлардагы өчәр рәт итеп уелган тәрәзәләр бер-берсенә кара-каршы иде.

6Озынлыгын – илле, иңен – утыз терсәккә тәңгәл итеп, Сөләйман «Баганалы түр бүлмә» эшләтте. Аның алдына баганалар утыртып, түбәсен ябып, болдыр ясатты.

7Аннары, тәхет куйдырып, «Хөкем бүлмәсе» төзетте. Аны идәннән түшәменә кадәр эрбет такта белән яптырды.

8Шуңа охшатып, үзенә яшәр өчен, тагын бер йорт төзетте. Әлеге йорт «Хөкем бүлмәсе»нең аргы ишегалдында урнашкан иде. Үзенә хатынлыкка алган фиргавен кызы өчен дә Сөләйман нәкъ шундый ук йорт салдырды.

9Нигезеннән алып түбә кыегына һәм тышкы яктан зур ишегалдына кадәр әлеге биналар эчке вә тышкы яктан кирәкле зурлыкка китереп эшкәртелгән, пычкы белән тигезләп киселгән затлы ташлардан салынган иде. 10Йортларның нигезенә буе ун терсәккә һәм сигез терсәккә тәңгәл зур, затлы ташлар салынды. 11Нигез өстендә кирәкле зурлыкка китереп эшкәртелгән затлы ташлар һәм эрбет агачы иде. 12Зур ишегалды исә өч рәте эшкәртелгән таштан һәм бер рәте эрбет борыстан эшләнгән койма белән әйләндереп алынды. Раббы йортының эчке ишегалды һәм болдыры шулай ук койма белән тотылды.

Аллаһы йорты өчен төрле җиһаз һәм кирәк-ярак булдыру

13 14Шуннан Сөләйман патша, Нәптали ыругыннан булган бер тол хатынның Хурам атлы углын алып килер өчен, Сурга үзенең кешеләрен җибәрде. Әлеге Хурамның атасы бакырчы булып, Хурам үзе дә бакырдан төрле әйберләр эшләүче сәләтле, оста куллы, маһир бер бакырчы буларак таныла. Хурам, килеп, Сөләйман патшага төрле әйберләр эшләп бирде.

15Хурам унсигез терсәк биеклегендә ике бакыр багана койдырды – аларның икесен унике терсәк озынлыктагы бау белән әйләндереп алырга мөмкин иде. 16Аннары, баганалар өстенә куяр өчен, бакырдан ике таҗ койды – шул таҗларның биеклеге биш терсәк булды. 17Багана башындагы таҗларның һәркайсын үреп эшләнгән чылбырлы челтәр белән бизәде: таҗларның һәр икесендә җидешәр чылбырлы челтәр бар иде. 18Шуннан Хурам багана башындагы таҗларны бизәүче челтәр тирәли ике рәт итеп анар җимеше сурәтен койды. Баганаларның һәр икесен ул бертөрле итеп бизәде. 19Болдырдагы багана башларына куелган таҗлар исә биеклеге дүртәр терсәк булган лалә чәчәген хәтерләтә иде. 20Багана башындагы таҗларны әйләндереп алган челтәр тирәли рәт-рәт итеп ике йөз анар җимеше ясалган иде. 21Аллаһы йортының болдырына да баганалар куеп, багананың көньяктагысына ул «Яхин» дип, төньяктагысына исә «Богаз» дип исем кушты. 22Бу баганаларга лалә чәчәген хәтерләткән таҗлар куйды, һәм шул рәвешле баганалар белән эш төгәлләнде.

23Аннары Хурам бакырдан түп-түгәрәк ясалма диңгез
…диңгез… – Раббы йорты ишегалдындагы «диңгез» дип аталган бассейн.
эшләде; ул бер ягыннан икенче ягына ун терсәккә тәңгәл булып, аның биеклеге биш терсәк иде; әлеге ясалма диңгезне утыз терсәк озынлыктагы бау уратып алган.
24Аскы яктан диңгезнең кысасын бакырдан коелган ташкабак сурәтләре әйләндереп алган. Терсәк саен унышар данә итеп эшләнгән сурәтләр ике рәткә урнашкан булып, ясалма диңгез белән тоташтан коелган иде. 25Әлеге диңгез унике үгез өстенә куелып, аларның өчесе – төньяк, өчесе – көнбатыш, өчесе – көньяк, өчесе көнчыгыш тарафка каратып эшләнде; диңгез – үгезләр өстендә, ә үгезләрнең арт саны эчке якта иде. 26Ясалма диңгезнең калынлыгы бер уч
Уч – 7,5 см.
киңлегендә, касәгә охшатып эшләнгән читләре исә ачылган лалә чәчәген хәтерләтә; әлеге чанның сыешлыгы ике мең бат
Бат – сыеклык үлчәү берәмлеге, 22 л.
иде.

27Хурам аннары озынлыгы – дүрт, иңе – дүрт, биеклеге – өч терсәк булган ун данә бакыр аскуйма эшләде. 28Әлеге аскуймалар болай эшләнде: аларның ян-яклары кыса эченә алынган иде. 29Аскуйманың кыса эченә алынган ян-якларында, шулай ук кысаларда арыслан, үгез, керубим сурәтләре төшерелгән; кысалардагы арыслан вә үгез сурәтләреннән өстәрәк һәм астарак – чүкеп эшләнгән чәчәк такыялар. 30Һәр аскуйма бакыр күчәрләре булган дүрт бакыр тәгәрмәч өстенә куелган; аскуйманың һәр почмагында ян-якларына такыя сурәтләре төшерелгән терәкләр куелып, алар өстенә юынгыч урнашкан. 31Эчке яктан аскуйма бер ярым терсәккә тәңгәл булып, анда бер терсәк биеклеге түгәрәк терәк куелган иде. Аскуйманың түгәрәк авызы тирәли төрле сурәтләр төшерелгән. Аскуйманың ян-яклары түгәрәк түгел, дүртпочмаклы; 32алар астына дүрт тәгәрмәч куелып, тәгәрмәч күчәрләре аскуйма белән тоташкан. Һәр тәгәрмәчнең биеклеге терсәк ярымга тәңгәл иде. 33Алар сугыш арбасындагы тәгәрмәч кебек: күчәре дә, тугымы да, кигие дә, бүкәне дә бакырдан коелган. 34Аскуйманың һәр дүрт почмагына терәк куелган, алар аскуйма белән тоташтан коелып эшләнгән. 35Аскуйманың өстенә киңлеге ярты терсәк булган кыршау урнашкан. Аскуйманың өске өлеше, терәкләре һәм ян-яклары бербөтен итеп тоташтан коелган иде. 36Терәкләрдә дә, аскуйманың ян-якларында да, мөмкин булган бөтен урында керубим, арыслан, хөрмә агачы һәм такыя сурәтләре уеп эшләнгән. 37Шушы рәвешле итеп Хурам ун аскуйма эшләде: аларның һәммәсе бертөрле коелып, бер үлчәмдә, бер кыяфәттә иде.

38Аннары һәрберсе кырык бат сыешлы, аркылыга дүрт терсәк булган ун бакыр юынгыч эшләтеп, аларны берешәрләп теге ун аскуйма өстенә урнаштырды. 39Аскуймаларның бишесен Аллаһы йортының көньягына, бишесен төньягына куйды; ә ясалма диңгезне йортның көньягына, көньяк-көнчыгыш тарафына урнаштырды. 40Хурам шулай ук юынгычлар, көрәкләр, касәләр ясады.

Ул, шул рәвешле, Сөләйман патшага Раббы йорты өчен кирәк булган барлык эшләрен төгәлләде. Хурам ясаган әйберләр шулар иде:
41ике багана, багана башындагы касә сыман ике таҗ, әлеге таҗларны бизи торган ике челтәр; 42баганалар башындагы касә сыман таҗларны бизи торган һәр челтәргә икешәр рәт итеп тезелгән дүрт йөз анар җимешенең сын-сурәте; 43ун аскуйма һәм алар өстенә куелган ун юынгыч; 44бер ясалма диңгез һәм диңгез астындагы унике үгез; 45шулай ук казаннар, көрәкләр, касәләр һәм башка кирәк-яраклар. Сөләйман патшага Раббы йорты өчен эшләнгән бөтен әйберләрне Хурам бакырдан койдырып шомартты. 46Бу әйберләрне патша Үрдүн үзәнендә, Суккөт белән Саретан арасындагы билгеле бер урында, балчыклы туфракта ясалган калыпларда коярга боерган иде. 47Сөләйман эшләткән шушы әйберләр бихисап күп булу сәбәпле, аларны ясарга тотылган бакырның авырлыгы билгесездер.

48Сөләйман шулай ук Раббы йорты өчен кирәкле бөтен алтын әйберләрне эшләтте: мәзбәх һәм изге икмәк куяр өчен махсус өстәл; 49йортның эчке бүлмәсе каршына – бишесен уң, бишесен сул якка куяр өчен шәмдәлләр; чәчәкләр, яктырткычлар, кыскычлар; 50җамаяклар, филтә кыскычлары, касәләр, савытлар, хуш исле сумала-майлар көйрәтү савытлары. Эчке – Иң изге бүлмәдәге ишекләренең һәм Аллаһы йортындагы тышкы ишекләренең күгәннәре дә алтыннан иде.

51Шул рәвешле, Сөләйман патша Раббы йорты өчен башкарырга ниятләгән бөтен эшләрен төгәлләп чыкты. Аннары Раббы исеменә багышлап атасы Давыт калдырган алтын-көмешне вә башка мал-мөлкәтне Раббы йортының хәзинә саклагычына тапшырды.

Copyright information for TatIBT15