‏ 1 Samuel 1

Элкана гаиләсе Шилоһ каласында

1Таулы Эфраим өлкәсендәге Раматаим-Сопим шәһәрендә Элкана исемле бер кеше яши иде. Әлеге эфрати Элкана – Ерухам углы, Ерухам – Элиһу, Элиһу – Тоху, ә Тоху исә Суф углы иде. 2Элкананың Хөннә һәм Пениннә исемле ике хатыны бар иде. Пениннәнең балалары булып, Хөннәнең исә балалары юк иде. 3Һәр елның тиешле көннәрендә Күкләр Хуҗасы Раббыга сәҗдә кылып корбан чалыр өчен, Элкана үз шәһәреннән Шилоһка бара торган иде; Шилоһта Раббы руханилары вазифасын Элинең ике углы – Хөпни белән Пинхәс башкара иде. 4 5Корбан чала торган көнне Элкана үзенең хатыны Пениннәгә, аның барча ул-кызларына үз өлешләрен, Хөннәгә исә, гәрчә Раббы аның карынын кысыр кылса да, үзенә бер аерым өлеш бирә, чөнки Элкана аны яратарак төшә иде. 6Раббы Хөннәне ана булу бәхетеннән мәхрүм иткәнгә күрә, Пениннә, көндәшенең кәефен бозып, аны гел рәнҗетеп тора иде. 7Елның-елында, Раббы йортына барган саен, әнә шундый хәл кабатлана иде: Пениннә көндәше Хөннәнең кәефен боза да, тегесе күз яшьләре түгә-түгә тәмам тамактан яза иде. 8Шулай бервакыт ире Элкана аңа:

– Хөннә! Нигә елыйсың син, ник тамагыңа ашамыйсың, нидән йөрәгең сыкрый синең? Синең өчен ун угылдан да яхшырак түгелмени мин?! – диде.

Хөннәнең догасы

9Беркөнне, Шилоһта ашап-эчкәннән соң, Хөннә утырган урыныннан торып китте. Рухани Эли бу вакытны Раббы йортының ишек төбендәге утыргычта утыра иде. 10 11Күңелен кайгы баскан Хөннә, ачы күз яшьләрен түгә-түгә Раббыга дога кылып, нәзерен әйтте:

– И Күкләр Хуҗасы Раббы! – диде ул. – Колыңның өзгәләнүенә күз салсаң иде дә, шул колыңны онытмыйча исеңә төшереп, аңа ир җенесеннән бер бала насыйп итсәң иде! Мин аны, башындагы чәченә пәке дә тидертмичә
Яһүдиләрдә Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итәргә ант иткән кешеләр (нәзирләр) чәчләрен кырмаганнар, йөзем җимешен ашаудан һәм шәраб эчүдән тыелганнар (карагыз: «Саннар», 6:5-8).
, гомерлеккә Раббыга тапшырыр идем!

12Хөннә Раббыга озаклап дога кылды; Эли исә, хатынның иреннәреннән күзен алмыйча, аңа карап торуында булды. 13Күңеленнән генә дога кылганга, Хөннәнең иреннәре кыймылдый, ә тавыш-тыны ишетелми иде; шул сәбәпле Элигә ул исерек хатын кебек күренде.

14– Күпме исереп йөрергә мөмкин? Эчкән шәрабыңнан айны инде! – дип дәште аңа Эли.

15– Юк, әфәндем, – дип җавап бирде Хөннә, – җаны әрнегән бер хатын мин; шәраб та, сыра да эчмәдем, Раббым каршында күңел бушатуым гына. 16Колыңны азгын хатынга санама, авыр кайгымны һәм олы хәсрәтемне белдерүем бу.

17– Юлың имин булсын, – диде аңа Эли. – Исраил Алласы синең гозереңне үтәр, сораганыңны бирер.

18– Синең күңелеңә мин колың хуш килсәм иде! – дип, Хөннә үз юлы белән китеп барды; шуннан тамагына да ашый башлады; аның йөзе инде әүвәлгечә кайгылы түгел иде. 19Икенче көнне алар, таңнан торып, Раббыга баш игәннән соң, Рамаһка юл алдылар һәм шул көнне үк өйләренә кайтып җиттеләр.

Шемуилнең тууы һәм Раббыга багышлануы

Хатыны Хөннә белән Элкана якынлык кылды, һәм Раббы Хөннәне исенә төшерде.
20Беркадәр вакыт үткәннән соң, Хөннә авырга калды һәм ир бала тапты, «Мин аны Раббыдан сорап алдым» дип, ул аңа Шемуил
Шемуил – яһүдчә «Аллаһыдан сорап алынган» яки «Аллаһы исеме» мәгънәсендә.
дип исем кушты.

21Көннәрдән беркөнне Элкана һәр елдагыча, Раббыга багышлап корбан китерү йоласын һәм әйткән нәзерләрен үтәү өчен, гаиләсе белән бергә тагын Шилоһка китте. 22Хатыны Хөннә исә бармады.

– Бала күкрәктән аерылгач, мин аны Раббы хозурына үзем илтермен, һәм ул бөтенләйгә шунда калыр, – диде ул иренә.

23– Үзең теләгәнчә эшлә, – диде аңа ире Элкана, – бала күкрәктән аерылганчы, өйдә кал, һәм Раббы Үзенең сүзен
…Үзенең сүзен… – Карагыз 17 нче аятьне.
тормышка ашырсын!

Углы күкрәктән аерылганчы, Хөннә, өйдә калып, баланы бакты.

24Бала имүдән туктаганнан соң, Хөннә, углын ияртеп, үзе белән өч яшьлек бозау
…өч яшьлек бозау… – Борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: өч бозау.
, бер эфа
Эфа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 22 л.
он, бер турсык шәраб алды да Шилоһка, Раббы йортына килде; бу вакытта бала әле сабый гына иде.
25Бозауны чалгач, Хөннә белән Элкана, баланы алып, Эли каршына килделәр.

26– И әфәндем! Иминлек телим сиңа! – диде Хөннә. – Кайчандыр шушында, синең яныңда, Раббыга дога кылып торган хатын мин. 27Шушы бала хакында иде догаларым, инде Раббы теләгемне үтәде – сораганымны бирде. 28Хәзер менә мин аны гомере буена Раббыга, Аңа хезмәт итәр өчен тапшырам.

Аннары алар Раббыга сәҗдә кылдылар.

Copyright information for TatIBT15