1 Samuel 11
Шаулның Явеш шәһәрен коткаруы
1Көннәрдән беркөнне Аммон патшасы Нахаш, яуга кузгалып, Гилыгадтагы Явеш шәһәрен камап алды. Явеш халкы Нахашка мондый тәкъдим ясады: – Безнең белән солых төзесәң, сиңа хезмәт итәр идек. 2Аммони Нахаш исә аларга: – Һәркайсыгызның уң күзен чокып алып, бөтен Исраилне мәсхәрәгә калдырган тәкъдирдә генә, мин сезнең белән солых төзергә ризамын, – дип җавап кайтарды. 3Явеш өлкәннәре аңа: – Безгә җиде көн вакыт бир – Исраилнең һәр төбәгенә илчеләр җибәрик. Безгә ярдәм кулы сузучы булмаса, без синең якка чыгарбыз, – диде. 4Илчеләр, Шаул яшәгән Гибгага килеп, әлеге сүзләрне халыкка җиткерделәр. Моны ишеткәч, халык сөрәнләп кычкырырга, еларга тотынды. 5Шулчакны үгезләрен куалап басудан кайтып килүче Шаул күренде. – Халыкка ни булган? Ник елый алар? – дип сорады ул. Явештән илчеләр алып килгән хәбәрне Шаулга җиткерделәр. 6– 7Әлеге сүзләрне ишетүгә, Шаулга Аллаһы Рухы иңде, һәм ул, яман да нык ачуы кузгалган хәлдә ике үгезен кисәкләргә тураклап ташлап, шуларны илчеләр аша Исраил җиренең бөтен төбәкләренә таратырга кушты һәм: – Шаул белән Шемуилгә ияреп ярдәмгә кузгалмаган һәр кешенең үгезен шушындый язмыш көтә, – дип әйтергә әмер бирде. Халыкка Раббыдан курку иңеп, бөтенесе бердәй яуга кузгалды. 8Шаул Безык каласына җыелган кешеләрне барлап чыкты: Исраилдән өч йөз мең, Яһүдәдән утыз мең ир-егет килгән иде. 9Явеш илчеләренә алар: – Гилыгад Явешендәге халыкка хәбәр итегез: иртәгә, кояш кыздыра башлаганчы, котылу килер, – дип әйтергә куштылар. Илчеләр, әлеге сүзләрне Явеш халкына җиткереп, аларны бик куандырдылар. 10Шуннан Явеш халкы Нахашка: – Иртәгә сезнең якка чыгабыз, безнең белән теләгәнегезне эшләрсез, – дип хәбәр итте. 11Иртәгесен Шаул үзенең сугышчыларын өч төркемгә бүлде, һәм, таң атканчы, алар Аммон гаскәрләре эченә үтеп керделәр, кояш кыздыра башлаганчы, дошманны кырып та салдылар. Араларында исән калганнары кайсы кая таралышып бетте. 12Шунда халык, Шемуилгә мөрәҗәгать итеп: – «Шаулгамы соң безнең белән идарә итәргә?!» – дип әйткән кешеләр кая? Тотып китерегез шуларны, без аларның җаннарын алабыз! – дип шаулашырга тотынды. 13Әмма Шаул: – Бүген берәүнең дә җаны кыелырга тиеш түгел, чөнки бүген Раббы Исраилне коткарды! – дип каршы төште. 14– Әйдәгез, Гилгәлгә барып, Шаулны кабат патшалыкка багышлыйк! – дип тәкъдим итте Шемуил. 15Шуннан соң барча халык, Гилгәлгә юнәлеп, шунда, Раббы каршында, Шаулны патша дип игълан итте һәм, Раббыга багышлап, татулык корбаны китерде. Шаул белән бергә бөтен Исраил халкы рәхәтләнеп күңел ачты.
Copyright information for
TatIBT15