1 Samuel 12
Шемуилнең халыкка мөрәҗәгать итүе
1Шемуил Исраил халкына мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте: – Менә, сез әйткәннәрнең һәммәсенә колак салдым, сезнең өстән патша билгеләдем. 2Бүгенге көндә алдан башлап йөрергә сезнең патшагыз бар. Мин исә картайдым инде, чалардым; минем угылларым сезнең арада кала бирә. Яшьлек елларымнан башлап бүгенгәчә мин сезне әйдәп-җитәкләп һәрчак алдан бардым. 3Менә мин сезнең каршыда басып торам. Раббы һәм Ул сайлаган зат алдында шаһитлык итегез: мин кемнең дә булса үгезен яисә ишәген алдыммы?! Берәрегезнең хәтерен калдырдым яисә кемнедер җәберләдемме?! Кемнән дә булса бүләкләр алып, ялган хөкем чыгардыммы?! Хилаф эш кылган булсам әйтегез – мин аны төзәтермен. 4Халык аңа: – Син безнең хәтеребезне калдырмадың, җәберләмәдең дә, һәм беркемнән бернәрсә алмадың да, – дип җавап кайтарды. 5Шуннан Шемуил халыкка: – Сезнең сүзләрегезгә бүген Раббы Үзе һәм Ул сайлап куйган зат шаһиттыр: сез миннән һичнинди гаеп тапмадыгыз! – диде. – Хак сүз, Раббы Үзе шаһиттыр! – дип җөпләде аны бар халык. 6Шулчак Шемуил халыкка болай диде: – Муса белән Һарунны сайлаган, сезнең ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыккан Зат – Раббы Үзедер. 7Инде дә каршыма килеп басыгыз – Раббының сезгә һәм сезнең ата-бабаларыгызга кылган яхшылыкларын исегезгә төшереп, хәзер мин сезгә Раббы алдында хөкем чыгарам. 8Ягъкуб Мисыр җиренә күченеп килеп, ата-бабаларыгыз сөрәнләп Раббыга ялваргач, Раббы, Муса белән Һарунны җибәреп, ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыкты һәм менә шушы якларга китереп урнаштырды. 9Әмма ата-бабаларыгыз үзләренең Алласы булган Раббыны оныттылар, шуңа күрә Раббы аларны өсләренә яу белән килгән Хатсорның гаскәр башлыгы Сисера, пелештиләр һәм дә Мәаб патшасы кулына тапшырды. 10– 11Ләкин ата-бабаларыгыз: «Гөнаһлы без, чөнки Раббыдан йөз чөереп башка илаһларга – Багал һәм Ашторет сыннарына табына башладык; хәзер исә безне дошманнарыбыз кулыннан коткар, һәм без Сиңа гына итагать итәрбез», – дип, ярдәм сорап Раббыга инәлеп-ялваргач, Раббы, Яруб-Багал ▼▼ Яруб-Багал – Гидеонның икенче исеме (карагыз: «Хөкемчеләр», 6:32).
белән Баракны ▼▼ Барак – борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: «Бедан».
, Ифтах белән Шемуилне җибәреп, сезне чолгап алган дошманнарыгыз кулыннан йолып алды, һәм сез шуннан соң хәвеф-хәтәрсез яши башладыгыз. 12Соңрак Аммон патшасы Нахаш сезгә каршы кузгалгач, сез миңа: «Юк, безнең өстән патшалык итәр өчен безгә патша кирәк!» – дидегез. Раббы Аллагызның сезнең патшагыз булуын исә оныттыгыз. 13Шулай итеп, менә сезнең үзегез сайлап куйган, үзегез таләп иткән патшагыз – Раббы сезнең өстән патша билгеләде! 14Әгәр сез Раббыгызны олылап-хөрмәтләсәгез, Аңа табынып итагать итсәгез, сүзләренә колак салсагыз, Раббы ихтыярына каршы килмәсәгез, сез үзегез дә, сезнең өстән патшалык итүче патшагыз да Раббы Алла юлыннан йөрсәгез, барысы да әйбәт булыр. 15Ә инде Раббы сүзләренә илтифат итмичә, Аның ихтыярына каршы килсәгез, Раббы, сезнең ата-бабаларыгызга каршы чыккан кебек, сезне дә җәзага тартыр. 16Хәзер карап багыгыз: Раббы сезнең күз алдында зур бер могҗиза күрсәтер. 17Белгәнегезчә, бодай урагына төшәр чак ▼▼ …бодай урагына төшәр чак… – Явым-төшем булмый торган коры көннәр җитүе турында сүз бара.
җитте. Ләкин мин Раббыдан сорармын, һәм Ул яңгырын да яудырыр, күкләрне дә күкрәтер. Шул чагында сез, патша сорап, Раббы алдында нинди зур гөнаһ кылуыгызны аңларсыз һәм күрерсез. 18– 19Шемуил Раббыга дога белән мөрәҗәгать итте, һәм Раббы шул көнне үк күк күкрәтеп яңгыр яудырды. Моны күреп, Раббы белән Шемуилдән коты алынган халык Шемуилгә болай диде: – Раббыга, үзеңнең Аллаңа, без колларың хакында гыйбадәт кыл – әҗәлгә дучар итмә безне: булган гөнаһларыбыз өстенә, патша сорап, тагын бер гөнаһ кылганбыз икән! 20Халыкка җавап итеп, Шемуил: – Курыкмагыз, кылынасы гөнаһ кылынган инде, ләкин киләчәктә Раббы юлыннан тайчанмагыз һәм, Раббыга ихлас күңелдән табынып, Аңа гына итагать итегез. 21Юк-бар, яраксыз илаһларга иярмәгез: алар сезгә файда китермәс һәм коткара да алмас, чөнки алар һәммәсе чүп кенә. 22Раббы Үзенең бөек исеме хакына Үз халкын ташламас, чөнки сезне Ул Үзе сайлап алды. 23Миңа килгәндә исә, мин үзем дә Раббы алдында гөнаһ эш кылмам – сезнең хакта Аңа дога кылудан туктамам, сезне туры, хак юлга өндәүдә булырмын. 24Тик сез, Раббыдан куркып, Аны олылагыз, чын күңелдән, бөтен йөрәгегез белән Аңа табыныгыз; сезнең хакка кылган олуг гамәлләрен һәрчак истә тотыгыз. 25Инде явызлык кылыр булсагыз, үзегезнең дә, патшагызның да гомере киселер, – дип әйтте.
Copyright information for
TatIBT15