1 Samuel 16
Давыт – Раббы билгеләгән патша
1Беркөнне Раббы Шемуилдән: – Минем тарафтан сөрелгән Исраил патшасы Шаул өчен тагын күпме кайгырып яшәргә җыенасың?! – дип сорады, аннары: – Мөгезгә зәйтүн мае сал да Бәйт-Лехемгә юл ал. Мин сине шунда яшәүче Ишай атлы кеше янына җибәрәм: аның угыллары арасыннан берсен патшалыкка тәгаенләдем, – дип өстәде. 2– 3Аңа җавап итеп Шемуил: – Ничек итеп барыйм мин анда? Бу хакта ишетсә, Шаул үтерә бит мине, – диде. Раббы Үзенең сүзен дәвам итте: – Көтүдән бер тана бозауны ал да: «Раббыга корбанлык мал китердем», – дип әйт һәм Ишайны шунда корбан итенә дәш. Шуннан соң нәрсә эшләргә икәнен Мин сиңа әйтермен. Мин күрсәткән кешене патшалыкка багышлап, син аның башына маеңны сөртерсең. 4Шемуил барысын да Раббы кушканча эшләде: ул Бәйт-Лехемгә килеп җитүгә, шәһәрнең өлкәннәре, борчылып, аның каршына чыктылар һәм: – Иминлек белән килдеңме? – дип сорадылар. 5– Иминлек белән! Раббыга корбан китерергә дип килдем; пакьләнегез дә минем белән бергә корбан китерергә барыгыз, – дип җаваплады Шемуил һәм Ишай белән аның угылларын, пакьләндереп, корбан китерү мәҗлесенә чакырды. 6Алар килгәч, Ишайның Элиаб атлы углын күреп, Шемуил: «Раббы сайлаганы менә шушысы булса кирәк!» – дип уйлады. 7Әмма Раббы Шемуилгә: – Аның тышкы кыяфәтенә вә буй-сынына карама, Мин аны читкә тибәрдем, чөнки Минем караш адәм балаларыныкыннан үзгә: адәм баласы кешенең йөзенә бакса, Раббы исә кешенең йөрәгенә күз сала, – диде. 8Шуннан Ишай, икенче углы Абинадабны чакырып алып, аны Шемуил каршына китерде. Әмма Шемуил: – Юк, Раббы монысын да сайламады, – диде. 9Аннары Ишай Шамманы дәште. Шемуил: – Юк, Раббы монысына да тукталмады, – диде. 10– 11Шул рәвешле, Ишай Шемуил янына бер-бер артлы үзенең җиде углын алып килеп карады, тик Шемуил Ишайга: – Болар арасыннан Раббы берсен дә сайламады, – диде һәм: – Синең бөтен угылларың да биредәме? – дип сорады. Ишай аңа: – Төпчек углым бар, ләкин ул сарыклар көтә, – диде. Шемуил Ишайга: – Берәрсен аның артыннан җибәр һәм бире алып кил; чөнки ул килеп җитмичә, без табын янына утырмаячакбыз, – дип әйтте. 12Ишай төпчек углы артыннан җибәрде, һәм бераздан аны алып килделәр. Яңаклары янып торган, якты карашлы, мәһабәт кыяфәтле үсмер егет иде бу. Шунда Раббы Шемуилгә: – Аягүрә торып бас та аңа маеңны сөрт, чөнки бу үсмер – Мин сайлаган кешедер, – диде. 13Шуннан Шемуил, зәйтүн мае салынган мөгезен алып, Ишайның угыллары арасыннан төпчек углының башына май сөртте. Шул көннән Давыт исемле бу егеткә Раббының Рухы иңеп, Давыт үзендә Раббының Рухын йөртә башлады. Аннары Шемуил, урыныннан кузгалып, Рамаһ тарафына юл алды.Давытның Шаулга хезмәт итә башлавы
14Шаулдан Раббының Рухы китеп, Раббы аңа явыз рух җибәрде, һәм әлеге явыз рух аны әледән-әле борчып тора иде. 15– 16Шаулның хезмәтчеләре аңа: – Аллаһы җибәргән явыз рух тынгылык бирми сиңа; каршысында басып торган хезмәтчеләренә әфәндебез әмер бирсә, без аңа гөсләдә оста итеп уйнаучы кеше табар идек тә, сиңа Аллаһыдан явыз рух иңүгә әлеге уенчы, гөсләдә уйнап, сине тынычландырыр иде, – дип тәкъдим иттеләр. 17Шаул үзенең хезмәтчеләренә: – Алайса, әйбәт уенчы табып, аны минем яныма китерегез, – диде. 18Хезмәтчеләрнең берсе шунда: – Бәйт-Лехемдә яшәүче Ишай атлы бер адәмнең углы гөсләдә уйнаганны күргән идем. Ул үзе гайрәтле яугир һәм акыллы-зирәк сүзле, күрер күзгә дә күркәм. Раббы – аның юлдашыдыр, – диде. 19Шуннан Шаул «Көтү көтә торган Давыт углыңны минем яныма җибәр әле» дигән хәбәр белән Ишайга илчеләрен юллады. 20Ишәккә төягән икмәген, турсыгы белән шәрабын вә бер кәҗә бәтиен углы Давыт кулына тапшырып, Ишай аны Шаул янына озатты. 21Шаул янына килеп җитеп, Давыт аңа хезмәт итә башлады. Шаулга ул бик ошады, һәм Давыт аның корал йөртүчесе булып китте. 22Шуннан Шаул: «Давыт минем янымда хезмәт итәргә калсын, чөнки ул минем күңелемә хуш килде», – дип әйтергә Ишайга илчеләрен җибәрде. 23Шул рәвешле, Шаулга Аллаһыдан явыз рух иңгән саен, кулына гөсләсен алып Давыт уйный башлый, һәм явыз рух китеп, Шаулның күңеле күтәрелә, кәефе яхшыра иде.
Copyright information for
TatIBT15