‏ 1 Samuel 17

Галиатның исраилиләрне алышка чакыруы

1Пелештиләр, сугыш башларга дип, гаскәр тупларга тотындылар һәм, Яһүдә җирендәге Суккөттә җыйналып, Эфес-Даммимгә, Суккөт белән Азыка арасына килеп тукталдылар. 2Шаул белән исраилиләр дә, пелештиләргә каршы яуга кузгалып, Имәннәр үзәненә килеп тукталдылар. 3Пелештиләр үзәнлекнең бер ягындагы калкулык өстенә, исраилиләр исә үзәнлекнең икенче ягындагы таулыкка килеп бастылар.

4Гәт шәһәрендә яшәүче, буе алты терсәк вә бер карыш
Алты терсәк вә бер карыш – 3 м (бер терсәк – 45 см).
булган Галиат атлы көрәшче пелештиләр арасыннан алга чыкты.
5 6Аның башында – җиз очлым, өстендә – балык тәңкәләре сыман итеп эшләнгән, авырлыгы биш мең шәкылга
Биш мең шәкыл – 57 кг.
тәңгәл бакыр көбә, аягында – бакырдан коелган тез каплагычлары, аркасында – кыска саплы сөңге.
7Сөңгесенең сабы туку күшәсе
Күшә – туку станында буй җепне чорный торган вал.
сыман, тимер очлыгы исә алты йөз шәкылга
Алты йөз шәкыл – 7 кг.
тиң иде. Корал йөртүчесе, Галиатның калканын тотып, аның алдыннан атлады.
8Шулай итеп, Галиат алга чыгып басты да Исраил гаскәрләренә:

– Нигә дип сез, сугышырга җыенып, тезелешеп бастыгыз? Мин – пелешти, сез – Шаул хезмәтчеләре. Үзегезнең яктан берәрсен сайлагыз да, ул минем белән алышырга чыксын!
9Әгәр ул, минем белән алышка чыгып, мине җиңә икән, без сезнең колларыгызга әйләнәбез; әгәр дә инде мин, җиңеп чыгып, аны үтерәм икән, сез безнең колга әйләнәсез һәм безгә хезмәт итәсез, – дип кычкырды.

10Аннары әлеге пелешти:

– Бүген мин Исраил гаскәрләрен мәсхәрәгә калдырачакмын; арагыздан берәрсе көрәшергә чыксын, алышып карыйк аның белән, – дип өстәде.

11Шаул үзе дә, исраилиләрнең һәммәсе дә, әлеге сүзләрне ишетеп, бик нык куркуга төштеләр.

Давыт – яу кырында

12Давыт – Яһүдә Бәйт-Лехемендә яшәүче эфрати Ишайның углы иде. Шаул патшалык иткән заманда сигез угылның атасы булган Ишай инде шактый өлкән яшькә җиткән иде. 13Ишайның өч өлкән углы, Шаулга ияреп, сугышка чыгып китә, аларның иң өлкәне – Элиаб, икенчесе – Абинадаб, өченчесе Шамма исемле иде. 14 15Ә Давыт гаиләдә иң кечесе иде. Аның өч өлкән агасы Шаул белән чыгып киткәч, атасының сарыкларын көтәр өчен, Давыт әледән-әле Шаул яныннан Бәйт-Лехемгә кайта иде.

16Әлеге пелешти Галиат кырык көн дәвамында иртәле-кичле Исраил гаскәрләре каршына чыга да баса, чыга да баса иде.

17 18Көннәрдән беркөнне углы Давытка Ишай болай диде:

– Берәр эфа кыздырган орлык белән менә бу ун ипине ал да гаскәрләр тупланган урынга абыйларыңа тизрәк илтеп бир; ә менә бу ун данә сырны абыйларыңның меңбашына бирерсең; абыйларыңның саулык-сәламәтлеген белеш һәм аларның исән-имин булуын дәлилләүче берәр әйбер алып кайт.
19Хәзерге вакытта Шаул, синең өч ир туганың һәм Исраил гаскәрләре Имәннәр үзәнендә пелештиләргә каршы сугышка керергә җыена.

20Иртәгесен Давыт таң белән торды, сарыкларын икенче бер көтүчегә тапшырды да, йөген йөкләп, атасы Ишай кушкан җиргә юнәлде. Давыт олаулар янына килеп җиткән мәлне, саф-саф тезелгән сугышчылар, оран салып кычкыра-кычкыра, бәрелешкә әзерләнә иделәр. 21Шуннан исраилиләр һәм пелештиләр кара-каршы сафларга тезелеп бастылар. 22Үзе алып килгән азык-төлекне Давыт олауларны саклаучы каравылчыга калдырды да, абыйларының хәл-әхвәлен белешергә дип, сафлар тезелгән якка йөгерде. 23Абыйлары белән сөйләшеп торган арада Гәттә яшәүче Пелешет баһадиры Галиат гаскәриләр сафыннан алгарак чыкты да әүвәлге сүзләрен кабатлады; Давыт аның нәрсәләр әйткәнен ишетеп алды. 24Галиатны күрүгә исраилиләр, котлары алынып, аңардан кача башладылар. 25Шулчак аларның кайберләре:

– Әлеге кешене күрәсезме? Ничәнче тапкыр инде ул әнә шулай чыга да Исраилне мәсхәрәли. Әгәр дә берәрсе шуның башына җитә калса, Шаул патшадан зур байлык алыр иде. Батыр чыккан ир-егеткә Шаул үзенең кызын да бирер, атасы гаиләсен дә Исраилдә бөтен салымнардан азат итәр иде, – диде.
26Янәшәсендә басып торган кешеләрдән Давыт:

– Әлеге пелештине үтереп, Исраилне шушы мәсхәрәдән коткарган кешене нәрсә көтә? – дип сорады. – Тере Зат булган Аллаһы гаскәрләрен шулай мыскыл итәргә бу сөннәтсез пелешти кем булган әле?!

27Кешеләр баягы сүзләрен кабатлап:

– Аны үтергән кешене менә нәрсәләр көтә, – дип өстәделәр.

28Давытның олы абыйсы Элиаб, энесенең сугышчылар белән сөйләшеп торуын күргәч, ачуланып аңа:

– Ник килдең син бирегә? Болай да аз сарыкларны чүлдә кемгә калдырып киттең? Синең тәкәббер һәм яман күңелле булуың миңа мәгълүм. Син бирегә ничек сугышканны карарга килгәнсең, – диде.

29 30– Нәрсә эшләдем соң мин?! Бары сөйләштем генә бит! – диде аңа Давыт һәм, икенче берәүгә таба борылып, шул ук сорауны бирде, һәм аңа әүвәлгечә җавап бирделәр.

31Давытның сүзләре Шаулга барып җитеп, Шаул аны үз янына чакырып алды. 32Патшасына Давыт болай диде:

– Шушы пелешти аркасында беркем дә төшенкелеккә бирелмәсен, синең колың аның белән алышырга әзер!

33– Әлеге пелешти белән алышырга чыга алмыйсың син! Чөнки син әле үсмер егет кенә, ә ул – кечкенәдән сугышып өйрәнгән гаскәри, – дип, Шаул аңа каршы төште.

34Давыт исә Шаулга:

– Синең колың – атасының сарыкларын көткән кешедер: кайвакыт арыслан яисә аю көтүдәге сарыкны алып китә калса,
35мин, әлеге ерткыч җанварны куып җитеп, аңа ташлана һәм авызыннан сарыкны тартып ала идем. Инде алар миңа һөҗүм итә калса, мин аларны ялларыннан эләктереп алып кыйнап үтерә идем. 36Синең колың – арыслан да, аю да үтергән кеше! Тере Зат булган Аллаһы гаскәрләрен шулай мәсхәрә иткән өчен, менә бу сөннәтсез пелештине шул ук язмыш көтә. 37Арыслан белән аюдан коткарган Раббы мине әлеге пелешти кулыннан да йолып алыр, – дип җавап кайтарды.

– Ярый, бар, Раббы юлдашың булсын, – диде аңа Шаул
38һәм Давытка үзенең хәрби киемен, көбәсен бирде, башына җиз очлымын кигертте. 39Киеме өстеннән Шаулның кылычын биленә тагып, Давыт әрле-бирле йөренеп карады, чөнки аның моның ише хәрби киемнән йөргәне юк иде. Аннары ул Шаулга:

– Мин боларны киеп йөри алмыйм, чөнки күнекмәгәнмен, – дип, хәрби киемнәрен салды;
40кулына юл таягын алды, елга буеннан биш шома таш сайлап үзенең көтүче биштәренә тутырды да, биштәрен асып, ташаткыч
Ташаткыч – таш ата торган озын-нәзек күн каеш.
тотып, пелешти Галиат каршына чыгып басты.

Давытның Галиатны җиңүе

41Пелешти Галиат та, алга чыгып, акрынлап Давытка таба якынлаша башлады, аның алдыннан корал йөртүчесе атлады. 42Яңаклары янып торган чибәр йөзле яшь егетне күреп, Галиат аңа кимсетүле карашын ташлады.

43 44– Нәрсә син миңа каршы таяк күтәреп чыгасың? Эт түгел бит мин сиңа! – диде Пелешет баһадиры һәм, үз илаһлары белән Давытны каһәрләп: – Якынрак кил әле, хәзер мин синең мәетеңне күктәге кошларга һәм басудагы җанварларга озатам, – дип өстәде.

45Давыт исә аңа:

– Син миңа каршы кылыч тотып, сөңге, кыска саплы сөңге белән коралланып киләсең, мин исә сиңа каршы син мәсхәрәләгән Исраил сугышчыларының Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы хакына киләм.
46Бүген сине Раббы минем кулга тапшыра; бүген мин, синең җаныңны кыеп, башыңны чабып төшерермен, Пелешет гаскәриләренең мәетләрен исә күк кошларына вә җир җанварларына бирермен. Исраил җирендә Аллаһының барлыгы бөтен дөньяга мәгълүм булыр. 47Бирегә җыелганнарның да һәммәсенә мәгълүм булыр: Раббы кылыч вә сөңге белән коткармый. Бу сугыш Раббыныкы, һәм Ул сезне безнең кулга тапшыра, – дип җавап бирде.

48Пелешет баһадиры, урыныннан кузгалып, Давытка таба якыная башлагач, Давыт пелештиләр сафына таба – Галиатка каршы йөгерде. 49Аннары кулын биштәренә тыгып бер таш алды да теге ташаткыч каеш ярдәмендә Галиатка томырды. Таш нәкъ аның маңгаена туры килеп яньчеп керде, һәм Галиат йөзе белән җиргә ауды. 50Шул рәвешле, Давыт, Пелешет баһадирын ташаткыч вә бер таш ярдәмендә җиңеп, аны теге дөньяга озатты; алышка чыкканда, Давытның кулында кылыч юк иде. 51Шуннан Давыт йөгереп килеп Галиат өстенә аягын куйды һәм, аның кынысыннан кылычын тартып чыгарып, башын чабып өзде. Баһадирларының җан бирүен күргәч, пелештиләр кача башлады. 52Исраил һәм Яһүдә сугышчылары орышка күтәрелеп кычкыра-кычкыра дошманга ташландылар да пелештиләрне Гәт
Гәт – борынгы грек телендәге тәрҗемәдә шулай; яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: үзән.
һәм Экрон капкасына кадәр куа бардылар. Шагараим юлы, Гәт белән Экронга кадәр, пелештиләрнең мәетләре белән капланды.
53Дошманнарын эзәрлекләп баручы исраилиләр, пелештиләр станына әйләнеп кайтып, аны тәмам талап бетерделәр. 54Давыт Пелешет баһадирының башын Иерусалимгә илтте, ә аның коралларын үзенең чатырында калдырды.

Давытны Шаул белән таныштыру

55Пелешет баһадиры белән алышырга чыккан Давытны күргәч, Шаул үзенең гаскәр башлыгы Әбнердән:

– Әбнер! Бу үсмер егет кем углы? – дип сорый. Әбнер аңа:

– Гомерең озын булсын, патшам, әйтә алмыйм, – дип җавап бирә.

56Моңа Шаул:

– Кем углы икәнен сорашып бел, алайса! – ди.

57Давыт Пелешет баһадирын җиңеп кайткан чакта, Әбнер, аны туктатып, Шаул янына алып килә, һәм бу вакытны Галиатның башы Давыт кулында була.

58– Кем углы син, егет? – дип сорый аңардан Шаул.

– Бәйт-Лехемдә яшәүче Ишай атлы колыңның углы мин, – дип җавап кайтара аңа Давыт.

Copyright information for TatIBT15